16+

Янгын чыга калса, ничек исән калырга?

Кемеровода булган фаҗигадән соң күпләр яшәеш мәгънәсе турында уйлана, ваемсызлыктан арынып, тормышы иминлеге турында кайгырта башлады. Безнең өчен бу бер гыйбрәт булды.

Янгын чыга калса, ничек исән калырга?

Кемеровода булган фаҗигадән соң күпләр яшәеш мәгънәсе турында уйлана, ваемсызлыктан арынып, тормышы иминлеге турында кайгырта башлады. Безнең өчен бу бер гыйбрәт булды.

Сәүдә үзәкләрендә булучылар запас ишекләр белән кызыксына, ишекләре ачыкмы-юкмы икәнлеген тикшерә, аларны видеога төшереп, социаль челтәрләргә элә. Элек исә болар турында уйлап та караганыбыз булмады. Ул-бу була калса, үзеңне ничек тотарга, нинди саклык чараларын күрергә? Әлеге сорауларга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат үзәге хезмәткәре Эльвира Сөнгатуллина җавап бирә.

– Кеше күп була торган объектларга кергәч тә, керү һәм чыгу юлларын өйрәнегез. Эвакуация юлларын, әлбәттә, бөтен кеше дә карап-тикшереп йөрми. Әмма кергәндә, нинди бүлекләр яныннан үткәнегезне истә калдырыгыз. Әйтик, телефоннар яки чәчәкләр сата торган бүлек булырга яки үзенчәлекле бер стенд торырга мөмкин, бәлки кечкенә генә фонтан бардыр анда. Өске катларга лифт белән дә, эскалатор белән дә күтәрелергә була. Тик янгын чыккан вакытта алар эшләми башлый. Шуның өчен баскычларның кайсы якта урнашуын карагыз. Сез аны сәүдә үзәгенә барган саен карап йөрмәячәксез. Бер генә карап та истә калдыра аласыз бит. Коридорда эвакуация юллары күрсәтелгән табличкалар эленеп тора. Аларны да барлап чыгыгыз, – дип киңәшләрен бирә ул.

– Әгәр дә бер дә уйламаганда «Янгын! Янабыз!» дигән тавышлар ишетелсә, иң беренче чиратта нәрсә эшләргә?
– Янабыз дигәнне ишетү генә түгел, автоматлаштырылган хәбәр итү системалары эшли башласа, төтен исен сизсәгез, ялкынны күрсәгез, булдыра алганча паникага бирелмичә, бинадан чыгу хәстәрен күрегез. Урамга чыккач, янгын сүндерүчеләрне чакырыгыз.

– Тиз генә чыгып җитеп булмаса?
– Төтенле участоктан барганда, яулыгыгыз, шарфыгыз, шапкагыз, галстук яки инде өс киемегезне салып, сулыш органнарын капларга кирәк. Үзегез белән су яки чәй, сок алган булырга мөмкинсез. Шулар белән шарфыгызны чылатыгыз да борыныгызга куегыз. Ким дигәндә, тын юлларын төтеннән 15-20 минутка саклый аласыз. Хәзер күп кеше үзе белән дымлы салфеткалар йөртә, аларны да кулланырга була. Агулы төтенне ике тапкыр сулап та кеше аңын югалтырга мөмкин. Сумкагызга кечкенә генә шешәдә су йөртү дә комачауламый. Хәрәкәт иткәндә, иелеп яки шуышып барырга тырышыгыз, чөнки астагы һава чистарак. Янгын турында ишеткән халык, гадәттә, ияләнгән чыгу юлына таба йөгерә. Анда чират хасил була. Шуңа да алдан карап куйган запас эвакуация ишекләренә таба йөгерегез. Ә алар ачык булырга тиеш. Кемероводагы янгын вакытында да ишекләр бикле булган, кешеләр чыга алмаган. Кибетләрнең пыяла витриналары һәм колонналардан читтәрәк хәрәкәт итегез, югыйсә ишелеп төшсәләр, алар астында калачаксыз.

– Ә иң куркынычсыз урын кайда?
– Төп стеналар буйлап барыгыз. Анда мин әйткән эвакуация юллары бар.

– Бинада бикләнеп калганда нишләргә?
– Иннек яки маркер булса, тәрәзәгә «SOS» дип языгыз. Тәрәзәләр булмаса, үзегезнең анда икәнегезне белгертеп, кычкырып ярдәм сорагыз. Коткару хезмәтенә шалтыратып, кайда икәнлегегезне әйтегез.

– Янгын вакытында тәрәзәләрне ачарга ярамый, диләр...
– Ярамый. Ни өчен дигәндә, алардан кислород керә һәм ялкын тагын да көчәя. Ишек кырыйларын, төтен кермәсен өчен, дымлы чүпрәкләр белән капларга кирәк.

– Янгын вакытында синең яныңда бала булганда, нәрсәләрне истә тотарга кирәк?
– Әгәр дә бала арбасында булса, аны кулыгызга алып, күкрәгегезгә кысыгыз. Тәпи йөри торган баланы җитәкләгез, кулыгыздан ычкындырмагыз. Чыгу юлына таба барганда, баланы алдагы кешеләр төркеме аша күтәреп тапшырсагыз да була. Балалар уен мәйданчыгында булса, аларны бер-бер артлы тезеп бастырып, лабиринттан чыккан кебек алып чыгыгыз.

– Өйдә янгын чыгудан саклану өчен нәрсәләр киңәш итәсез?
– Янгын сигнализациясе датчиклары куелмаган булса, шуларны куегыз. Күпләр аларны, булган очракта да, түшәмемне ямьсезләп тора дип алып ташлый. Бу – үзеңне куркыныч астына кую дигән сүз. Кибеттә 250-300 сум тора алар. Соңгы вакытта безнең исемнән халыкка датчиклар сатып йөрүчеләр дә булган. Бәясе 3 мең сум, сез пенсионер булгач, 1 500 сумга гына куябыз дип кергәннәр бер районда яшәүчегә. Әлеге ханымның туганы коткаручы булып эшли икән, шуңа шалтыратып, датчик сатып йөрүченең алдакчы булуын белеп алган. Фатирыгызга бер ут сүндергеч һәм өйдәгеләрнең һәрберсенә сулыш органнарын саклый торган маскалар яки сары төстә саклагыч капюшоннар алып куегыз. Бу бигрәк тә югары катларда яшәүчеләр өчен актуаль. Кемеровода булган фаҗигадән соң аларны сатып алып бетергәннәр дип тә ишеттем. Телефоннарны төнгә зарядкага калдырырга ярамый. Ул кыска ялганыш китереп чыгарырга мөмкин. Wi-Fiны да төнгә сүндереп куегыз. Розеткада электр чәйнеге, микродулкынлы мичне, кер юу машинасын калдырмагыз. Өйдән чыгып китәр алдыннан һәр розетканы, нәрсә дә булса эшләп калмадымы икән дип, карап чыгыгыз. Розетка дигәннән, алар һәрвакыт төзек булырга тиеш.

Беренче ярдәм

Буарга мөмкин булган әйберләрне: шарф, галстук, иңегезгә асып куелган сумканы, үкчәле аяк киемегезне салыгыз. Берәр кыйммәтле әйберегез төшеп китсә, аны эзләп вакыт үткәрмәгез. Тормышыгыз кадерлерәк. Беренче ярдәм күрсәтүгә килгәндә, әгәр дә кеше ис тиеп агуланган икән, аны тиз генә урамга алып чыгыгыз. Аркасына түгел, яны белән яткырыгыз, югыйсә коса башларга мөмкин. Кысып торган киемнәрен чишеп җибәрегез, су яки кар белән битен чылатыгыз. Пешкән урын булса, су белән суытыгыз. Ә менә ул урынга кар кую дөрес түгел. Аны иң элек кулда эретегез. Сәгать, йөзек, беләзек, алка, муенсаларын салдырыгыз. Төрле крем-мазьлар куллана күрмәгез. Авырткан урынны җиңелчә генә итеп дымлы чүпрәк белән бәйләргә мөмкин. Моны пешкән урын артык зур булмаганда гына ярый. Әгәр дә пешкән урын уч төбе кадәр өч тапкыр зурлыкта булса, тиз арада «ашыгыч ярдәм» чакыртыгыз. Кием тәнгә ябышкан икән, салдырмагыз, тукыманы яра кырыйлары буйлап кисеп алырга гына ярый.
Янгын сүндерү хезмәте телефоны: 101 һәм 112

Фото: Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X