Шәһри Казан

Яшенле яңгырлар көтелә!

Алдагы көннәрдә, ниһаять, яңгырлар яварга тиеш. Синоптиклар бүген дә, иртәгә дә урыны белән яшенле яңгырлар явачагын фаразлый.

Реклама

Шул рәвешле, бүген республикабызда аязучан болытлы һава булачак, кайбер урыннарда кыска вакытлы яңгыр явып узачак. Термометрлар көндезге якта +20, +25, ә көньякта исә +28 градусны күрсәтәчәк. 28 майда да яшенле яңгыр яву ихтималы юк түгел. Төнлә белән +8, +13, көндез исә +21, +26 градус булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: