16+

«Яшьләр катнаш никахны гадәти әйбер дип саный, әмма өлкәннәрне бу бик борчый»

Милләтара һәм динара татулык затлы бина яки һәйкәл кебек күзгә күренеп тормый. Ләкин шушы татулык һәм дуслык җәмгыятьнең нигез ныклыгын тәшкил итә.

Милләтара һәм динара татулык затлы бина яки һәйкәл кебек күзгә күренеп тормый. Ләкин шушы татулык һәм дуслык җәмгыятьнең нигез ныклыгын тәшкил итә.

Казан шәһәрендә милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча координация советының, Казан муниципаль берәмлегендә чит ил гражданнары тарафыннан эшләнә торган хокук бозуларны чикләү буенча эшче төркеменең һәм Казан шәһәрендә Татарстан Республикасының телләр турындагы законын гамәлгә ашыру буенча муниципаль комиссиянең уртак утырышы булды.
– Казанда 22-27 августларда WorldSkills Эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионаты үткәрелә. Аңа төрле илләрдән киләчәкләр. Казан – күп милләтле шәһәр, без үзебезне дөньяга лаеклы күрсәтергә тиеш, – дип ачып җибәрде утырышны шәһәр башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Евгений Варакин.
Татарстанның «Халыклар дуслыгы йорты» директоры Ирек Шәрипов әйткәнчә, республикада – 173, ә Казанда 120 милләт вәкиле яши. «Башкалада 38 милли-мәдәни мөхтәрият актив эшчәнлек алып бара. Аллага шөкер, республикада төрле милләтләр һәм чит ил гражданнары дус-тату яши», – диде ул.

Катнаш никах

Казанның ЗАГС идарәсе җитәкчесе урынбасары Фәридә Гыйлемханова сөйләгәнчә, башкалада теркәлгән гражданлык актларының 30 проценты – катнаш никах. Аларның күпчелеге рус белән татар милләте арасында төзелә.
– Казанда ел саен чит ил гражданнары белән 500-700 никах теркәлә. Әзәрбайҗан, Үзбәкстан, Төркия, Кыргызстан, Болгария, Греция, Камерун, Әрмәнстан, Украина һәм башка илләр гражданнары белән гаилә корыла. Яшьләр катнаш никахны гадәти әйбер саный, әмма өлкәннәр катнаш никахның тел һәм дин югалуына китерүенә борчыла, – диде Фәридә Гыйлемханова.

Коткы таратучылар

Казанда быелның биш аенда чит ил гражданнары тарафыннан эшләнгән хокук бозулар, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 32 процентка азрак.
– Тикшерү-профилактика эшләре эзлекле рәвештә алып барыла. Урта Азия республикаларыннан килеп, террорчылык оешмаларына үгетләп-өндәп йөргән 17 «вербовчик» ачыкланды, алар үз илләренә мәҗбүри кайтарып җибәрелде, – дип әйтеп үтте Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының экстремизмга каршы тору үзәгенең Казан зонасы бүлеге җитәкчесе Тимур Мәхмүтов.

Такта – башка, тел – башка

Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм башка телләрне үстерү буенча 2014-2021 елларга исәпләнелгән дәүләт программасы гамәлгә ашырыла.

Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты директоры урынбасары Олег Хисамов институт галимнәренең дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр исемнәрен лингвистик тәрҗемә итүдә катнашулары турында сөйләде. Теманы дәвам итеп, Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы урынбасары вазифаларын башкаручы – балалар һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Илдар Самерханов Казанның Бауман урамында игълан такталарының ике дәүләт телендә дә язылганлыгын әйтте. Шушы нисбәттән, Евгений Варакин: «Бауман урамы белән генә чикләнмәскә, башка урамнардагы игълан такталарындагы язуларның ике телдә булуын һәм дөрес язылышын тәэмин итәргә кирәк», – диде. Евгений Варакин координация советы утырышында чыгышларны рус һәм татар телләрендә ясау зарурлыгын искәртте. Бу яктан Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы урынбасары Алия Заһидуллина үрнәк күрсәтте, ул үзләренең районнарында 9 мәктәп белән 16 балалар бакчасының татарча эшчәнлек алып баруы турында ике телдә рәхәтләндереп сөйләде.
Татарстан Президенты Аппаратының милли сәясәтне гамәлгә ашыру буенча идарәсе җитәкчесе Данил Мостафин, үзенең фикерләре белән уртаклашып, республикада милләтара һәм динара дуслыкны саклауга нык әһәмият бирергә чакырды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading