Шәһри Казан

Яшьләр кайсын сайлар?

Уку йорты булсынмы ул, һөнәр булсынмы - сайлау бервакытта да җиңел генә бирелми. Киләчәкне сайлаганда киңәш-тәкъдим дә, тормыш тәҗрибәсе дә комачауламый. Бүген җиде юл чатында басып торган чыгарылыш сыйныф укучыларына да моның ише чаралар файдага гына.

Реклама

3-5 апрель көннәрендә Казанда узган XIII махсуслашкан «Белем бирү. Карьера» күргәзмәсенең төп максаты да яшьләргә юл күрсәтү, мөмкинлекләрен ачыкларга ярдәм итү иде. Исеменнән үк аңлашылганча, күргәзмә төп ике юнәлештә эшләде. Киләчәкне сайлауда беренче баскыч белем алу булса, икенчесе - һөнәр үзләштерү. Оештыручылар да моны исәпкә алганнар. Биредә республиканың югары һәм урта махсус белем бирү йортлары, эстетик тәрбия бирү үзәкләре, махсуслашкан һәм читтән торып уку мөмкинлеге булган курслар, шулай ук чит илдә белем алу юнәлешендә эшләүче агентлыклар турында мәгъ­лүмат бирелде. Һөнәр сайлаучылар исә мәшгульлек үзәкләре һәм төрле оешмаларның кадрлар бү­леге вәкилләренә кызыксындырган сорауларын би­рә алды. «Сәүдә, сервис һәм кунакчыллык», «Машина төзелеше», «Җиңел һәм азык-төлек сәнәгате», «Төзелеш», «Нефтехимия» һәм «Энергетика» юнәлешләрендә эшләүче оешмалар үзләренең презентацияләрен үткәрделәр. Шушында ук БДИ яки БРИ тапшырып карау, һөнәри ориентлаштыру буенча тест узу мөмкинлекләре дә тудырылган иде. Республика мәктәпләрендә һөнәри ориентлаштыру буенча тестлар даими уздырылып тора, күр­гәзмәгә килүчеләр исә үзләрен тагын бер кат сынап карый алды.
Күргәзмә ачылышында катнашкан Фәрит Мөхәм­мәтшин яшьләрнең күп килүенә сөенүен белдергән иде. Тик менә эш тәкъдим итүчеләрнең азрак булуы гына көендерде. Югыйсә, төрле оешмаларның үз­лә­рен күрс­әтү, яшьләрне җә­леп итү мөмкинлеге бар иде бит.
Оештыручылар белдерүенчә, өч көн эчендә күргәзмәгә шәһәр халкы да, студентлар да, укучы һәм укытучылар да килгән. Кайбер елларда икешәр тапкыр уздырылучы чарага ихтыяҗ бар икән. 78 нче мәктәптән күр­гәзмәгә 210 укучы барган. «8-10 нчы сыйныфларны җәлеп иттек. 11ләр инде кая укырга керәселәрен дә, киләчәкләрен нинди һөнәр белән бәй­ләячәкләрен дә беләләр, имтиханнарын да шуңа карап сайладылар. Бу күр­гәз­мәгә өч ел рәттән йөрделәр инде алар, быел дәрес­ләрдән бүлүне кирәк санамадык. Менә 8-10 нчы сыйныфларның әле уйланырга, сайланырга вакытлары җи­тәрлек. Балалар күр­гәзмәне бик ошаттылар. Уку йортлары турында брошюралар җыеп кайттылар, психологик-педагогик тестлар үтеп карадылар», - дип сөй­лә­деләр 78 нче мәктәп укытучылары.
Күргәзмә кысаларында, укучылар һәм укытучылар өчен тренинг-семинарлар, фәнни-гамәли конференцияләр һәм Россия күләмендә­ге WorldSkills Russia ярышларының төбәк этабы да узды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: