16+

«Явым-төшемнәр хәлне уңай якка үзгәртер дип өметләнәбез»

Татарстанда урып-җыю эшләре тулысынча төгәлләнде. Быел республика кырларыннан дүрт миллион тонна ашлык җыеп алынгын.

«Явым-төшемнәр хәлне уңай якка үзгәртер дип өметләнәбез»

Татарстанда урып-җыю эшләре тулысынча төгәлләнде. Быел республика кырларыннан дүрт миллион тонна ашлык җыеп алынгын.

Дөрес, уңай һава шартлары булган очракта, әлеге күрсәткечне тагын бер миллион тоннага кадәр арттырырга мөмкин булган булыр иде, дип белдерде журналистлар белән очрашуда Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов.

Хәзерге вакытта басуларда соң өлгерә торган культураларны җыеп алу эшләре гөрли. Кукуруз (96,3 мең га гомуми мәйданның 3,4 мең гектары җыеп алынган), шикәр чөгендере, рапс, көнбагыш, бәрәңге һәм яшелчәләр җыела. Әлегә шикәр чөгендере Зәй шикәр заводында эшкәртелә. Сезон башыннан биредә 133,6 мең тонна шикәр эшкәртелгән. Чөгендернең шикәрлелеге әлегә 16,6 процентны тәшкил итә. Бүген-иртәгә Буа һәм Норлат заводларында да эш тулы куатенә башланачак. Шикәр чөгендерен җыеп алу эшләре октябрь урталарына төгәлләнер дип планлаштыралар.

Быел кукуруз һәм көнбагыш өчен аеруча уңышлы ел булды. Республикада кукуруз беренче чиратта терлекчелектә файдалана. Юеш вакытта сугып алып, аны сытып, консервантлар ясап, терлекләрне азык белән тәэмин итәләр. Моннан тыш, кайбер хуҗалыклар аны киптереп сату өчен дә үстерәләр.
- Бүген республикада элеваторлар да җитәрлек, технологияләрне дөрес башкармаган очракта югалтулар булырга мөмкин анысы. Әмма барысы да үзебездән тора. Көнбагыш быел башка елларга караганда, иртәрәк җитеште. Аны сентябрь-октябярь айларында югалтуларсыз алырга тырышачакбыз, - ди җитәкче.

Быел һава температурасы утыз процентка эссерәк булган. 1 сентябрьга республикада уртача 136 мм явым-төшем яуган, бу күрсәткечләр узган ел белән чагыштырганда, 76 мм га азрак. Җитәкче сүзләре буенча, туфракның дымлылыгы аз булу сәбәпле, уҗым культураларын чәчү эшенә тотыныргамы, юкмы дигән сораулар туган. Киләсе елга яхшы уңыш алыйм дигәндә, дымлылык ким дигәндә 15-20 мм тирәнлектә булуы кирәк.

- Арыш чәчсәң, көлгә чәч, солы чәчсәң, сазга чәч, дип белми әйтмиләр шул. Бүген безнең өчен икеләтә бәйрәм булды. Аның беренчесе Белем көне булса, икенчесе, ниһаять, күптән көтелгән яңгырлар яву. Республиканың кайбер районнарында дымлылык 15 мм га кадәр җитте. Бу уҗым культураларына да, шикәр чөгендеренә дә бик яхшы тәэсир итәчәк. Тыгызланган җирне эшкәртү дә бик авыр, бу көннәрдәге явым-төшем әлеге хәлне дә уңай якка үзгертер дип өметләнәбез, - диде Илдус Габдрахманов.

Уҗым культураларын исә 600 мең гектар мәйданда чәчергә планлаштыралар.
Быел бәрәңге уңышы да мактанырлык түгел. Шунлыктан журналистларда, Татарстан үзен бәрәңге белән тәэмин итә алачакмы, дигән сораулар туды. "2010 нчы елдагы корылык вакытындагы хәл быел күзәтелмәячәк. Ул елны без беренче тапкыр читтән бәрәңге сатып алырга мәҗбүр булган идек. Хәзерге вакытта утыз мең гектар җирдә бәрәңге утыртылган. Шуңа күрә халыкта бәрәңгегә кытлык булмаячак", - дип ышандыра белгечләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading