Шәһри Казан

Яз нинди авырулар «букетын» әзерли?

Ямьле язлар кайчан килеп җитәр икән, көннәр бераз җылытыр иде дә, калын туннарны салып ташлап, рәхәтләнеп йөрер идек, дип көннәрне саный да башладык менә. Язның җылы кояшы астында иркәләнеп йөрер вакытларга да санаулы көннәр калып бара. Ләкин һәр медальнең икенче ягы да бар: нәкъ менә яз айлары күпчелек өчен сәламәтлек...

Ашказанын кайгыртып
Ашказаны җәрәхәте һәм унике илле эчәк авырулары яз айларында иң киң таралганнардан санала, ди табиблар. Алар моның сәбәпләрен төгәл генә күрсәтә алмаса да, кышкы сезоннан чыгу ашказаны белән проблемалары булганнарга бер дә җиңел бирелми. Монысы - бәхәссез. Әлеге хәлгә күп вакытта үзебез үк гаепле. Кыш көне аз хәрәкәтләнәбез, күп ашыйбыз. Ашаганыбыз да, нигездә, майлы, тозлы ризыклардан гыйбарәт. Ә табигатькә яз исе керүгә, җиңелрәк ризыкларга өстенлек бирәбез. Гүзәл затлар гомумән бу вакытта диетага утыра - җәйгә хәтле артык килограммнарны киметергә кирәк бит инде. Ә кисәк кенә барлыкка килгән мондый үзгәрешләргә нинди организм чыдасын ди?! Боларның барысы өчен дә ашказанына түләргә туры килә. Шуңа күрә туклануга бик нык әһәмият бирергә кирәк: язгы чорда ачы, борычлы һәм ысланган ризыкларны, каһвә һәм, әлбәттә инде, спиртлы эчемлекләр белән тәмәкене үз рационыгызда бөтенләй дә кулланмавыгыз хәерле. Икенчедән, табиблар менә нәрсәгә игътибарны юнәлткән: күпләр язның беренче айларында үзләрен кулда тота белми торганга әйләнә, еш кына кычкырыша, юктан гына да кызып китә. Ә гастроэнтерологлар: «Тискәре эмоцияләр - ашказаны-эчәклек тракты авыруларын китереп чыгаруга туры юл», - дип кисәтә. Һәрдаим стресс кичерү авыруның көчәеп китүенә китерә дә инде, шуңа күрә бары тынычлык кына авыруны кисәтә ала.

Аякларны саклагыз!
Тизрәк шулай дип кисәтәсе килә, чөнки нәкъ менә яз кояшы бераз гына елмая башлауга, хатын-кызларыбыз капрон оекларга, җиңел аяк-киемнәренә күчә дә бетә, гәрчә язның алдаучан булуын барыбыз да белә. Шуның нәтиҗәсендә, цистит (сидек куыгының ялкынсынуы), пиелонефрит (бөерләрнең ялкынсынуы) кебек авырулар пәйда була да инде. Әлеге авыруларның беренче билгеләре күзәтелүгә үк, табибка мөрәҗәгать итү зарур. Беренче урында матурлык түгел, ә сәламәтлек!

ОРЗ «эләктермәсен»
Салкын тию, томау барлыкка килү - һәр язның аерылмас юлдашлары. Болар барысы да, язгы кояшның җылысына алданып, җиңелчә генә киенеп йөрүебез аркасында барлыкка килә. Шуңа күрә кыш үтте, салкын тиюләр бетте дип тынычланып йөрергә әле иртәрәк, аннан соң, грипп белән дә һаман куркытып торалар. Дөрес туклану, витаминнар, вирусларга каршы препаратлар кабул итү - болар барысы да вирусларны җиңәргә һәм иммунитетны ныгытырга ярдәм итә.

Йөзең алсу, күзләрең ник моңсу...

Дерматологик авыруларның кискенләшеп китүе - яз килүне хәбәр итүнең тагын бер билгесе. Сәбәбе исә кыш буена какшап беткән иммунитет. Язын яшьләрне генә түгел, ә өлкән яшьтәге хатын-кызларның да битләрен бетчә баса, чөнки бу вакытта май бизләре үзләренең вазифаларын үти алмый башлый. Өстәвенә ашказаны белән бәйле авырулар, стресс бу күренешне тагын да катлауландырып җибәрә. Аннан соң язгы чорда тирегә начар тәэсир итә торган микроорганизмнар да активлашып китә: сүз демодекоз дип аталган талпан турында бара. Ул йорт тузанында, мендәр мамыгында тереклек итә. Организмның каршы торучанлыгы нык икән, аның әллә ни зыяны юк, әмма организм нәзберек булса, бит тиресендә вак-вак бетчәләр, кызарулар барлыкка килә башлый. Мондый күңелсез хәлгә юлыкмас өчен, табиблар витаминнар эчәргә, иммунитетны ныгытырга куша.

«Кәефсезлек чоры»
Депрессиягә бирелүчәнлек язга якынлашкан саен көчәя, шуңа елдан-ел инана барасың. Кызганычка, соңгы вакытта депрессияләр проблемасы гомумән бик кискенләшә бара. Бөтендөнья сәламәтлекне саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, 2015 елларга сезонлы кәефсезлек йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан соң икенче урында булачак. Депрессиягә тиз бирелә торган кешеләргә табиблар ял белән эшне чиратлаштырырга онытмаска, дөрес тукланырга, спорт белән даими рәвештә шөгыльләнергә куша, шулай ук иҗат белән мавыгу бик файдалы. Боларга өстәп, кәефсезлекне җиңүнең яхшы чаралары булып йорттагы интерьерны үзгәртү, шәһәр читенә ял итәргә чыгу һ.б. тора. Яз айларында моңа аеруча игътибар итәргә кирәк.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: