16+

«Язарга да яратучы» кызга ачык хат

Язарга яраткач, үз язганыңны башта укып карарга яисә башкалардан укытып алырга да иренмә инде, зинһар өчен...

«Язарга да яратучы» кызга ачык хат

Язарга яраткач, үз язганыңны башта укып карарга яисә башкалардан укытып алырга да иренмә инде, зинһар өчен...

Интернетта татар теленә бик тә «якын килеп» язылган игъланга тап булып, озак вакыт үзалдыма елмаеп йөрдем әле мин. «КГУны бетергән яшь, чибәр, акыллы, энергияле, язарга да яратучы кыз тиз арада эш эзли». Нигәдер иң соңгы сыйфаты «язарга да яратучы» итеп түгел, «салырга да яратучы» булып яңгыраш ала да, хет көл, хет ела. Бу «язарга да яратучы» талант иясе кайсы факультетны тәмамлаган да, кулында нинди төстәге диплом икән, дигән уй кереп оялады аннан. Яшь, чибәр булуына шик белдермим анысы, әмма университетны тәмамламаган, ә «бетергән» бу акыллы кыз нинди темаларга язгаларга ярата икән - монысы инде журналист буларак кызыксыну уята башлады. Энергияле кеше озаклап эш эзләп тормый инде ул - тиз арада юлласа гына...
Чыктым аркылы күпер булган игъланнарга юк-юкта күз төшә шул ул. Казанда узган бер ярминкә вакытында эленгән «Мехлы хатын-кызларга бүрекләр» дигәнен хәзер дә мәзәк итеп сөйләп йөрерлек. Кайсы авыл мокыты язган, дияргә кирәкми ул вакытта - авылда, чиста татар телендә сөйләшеп, татар мохитендә үскән берәү дә алай дип язмаска тиеш бит. Шул «язарга да яратучы»лар сырласа гына.
Русларны татар теленә өйрәтмәкче булабыз тагын. Үз татарың татарча бер кәлимә җөмлә яза белмәсен дә, башка милләт вәкиле, чат ябышып, синең телеңне өйрәнсен, имеш! Университет тәмамлап, кулыңа югары белем алу турындагы дипломың булгач та, уку йорты «бетереп» йөрисең икән, «тиз арада эш эзләп» йөрүеңнең файдасы, ай-һай-һай. Язганыңның мәгънә-ишарәсен тотып ала белмисең икән, хет данлыклы университет студенты булуың турында сөйләнмә инде. Болай итеп язуың белән чынлап торып «КГУ»ны бетереп ташлавың бар.
Игъланда, ни кызганыч, телефон номеры күрсәтелмәгән иде. Юкса, мин монда язмас идем дә. Үзенә туры шалтыратып булмагач, «язарга да яратучы» талант иясенә дәшми калдыра алмадым. Үз ана телеңә дә, укыган данлы университетыңа да тап төшермә, чибәр кыз!..

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading