16+

Әйдәгез, 1 миллион сумлык балык тотарга барабыз!

Лаеш районында Орловка авылы янәшәсендәге «Бережок» ял базасында 9-11 августларда «Тотальный спиннинг Казань-2018» бәйгесе була.

Әйдәгез, 1 миллион сумлык балык тотарга барабыз!

Лаеш районында Орловка авылы янәшәсендәге «Бережок» ял базасында 9-11 августларда «Тотальный спиннинг Казань-2018» бәйгесе була.

– Турнир өченче елын гына үткәрелсә дә, зур танылу алды, – диде бәйгене оештыру комитеты рәисе Роман Маслов матбугат конференциясендә. – Норвегия спортчысы да катнашты хәтта. Быел Россия төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән 224 кеше балык тоту ярышында катнашырга киләчәген хәбәр итте инде.

Экипажлар ике көндә 7.00-15.00 сәгатьләрдә Чулман елгасында су төбеннән үзенең бәхетен сөйрәп чыгарырга тырышачак. Бер зур балык кына түгел, ә турнир таләбе буенча чуртан, судак, берешь, окунь һәм жерех каптырырга кирәк.

– Бу балыкларның берсе дә һәлак ителми. Ярда тиз генә үлчәү алына да, кире суга җибәреләләр. Бәйге кысаларында сом балыгын тоту гомумән каралмаган, – дип искәртте Роман Маслов.

– Спортчы-балыкчыларның шигаре: «Балык тот та кире суга җибәр!» – дип сүзгә кушылды «Татарстанның балыкчылык спорты федерациясе» төбәк җәмәгать оешмасы президенты Олег Гарипов. – Республикабызда сулыклар да, балык та күп. Ләкин табигатькә зыян салмаска кирәк.

Елгаларда балык тотуга түләү тәртибе кертү турында федераль закон кабул итү ниятләнелгән иде. Форсаттан файдаланып, Олег Гариповтан шушы мәсьәләгә аңлатма бирүен сорадык.

– Россия төбәкләрендә, шулай ук Татарстанда да җәмәгатьчелек бу закон проектына кискен каршы чыкты. Закон кабул ителмәде. Татарстандагы зур елгаларда һәвәскәр балыкчылык бушлай. Россиядә Татарстанда гына мондый мөмкинлек. Россиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгының быелның 3 июлендә махсус карары чыкты. Анда кайсы балыкларны һәм нинди зурлыктагыларны тотарга рөхсәт ителүе язылган. Тора-бара аерым төрдәге балыкларны тотуга түләү тәртибе барыбер дә кертелер дип уйлыйм, – дип җавап кайтарды Олег Гарипов.

– Ятьмә белән лицензиясез балык тотучыларга карата административ чараларны көчәйтәсе иде. Алар зур зыян китерә, – дип, мөнәсәбәтен белдерде балыкчы-спортчы Александр Хегай.

– «Тотальный спиннинг Казань» бәйгесе сәламәт яшәү рәвешен, спортны пропагандалый, экологияне саклауга өнди. Шунлыктан безнең компания бу чарага өченче ел рәттән иганә ярдәме күрсәтә, – диде «Эгида+» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең коммерция директоры Разил Шәвәлиев.

Турнирның приз фонды – 2,5 миллион сум. Беренче урынны яулаган экипажга 1 миллион сум бирелә – чын мәгънәсендә «алтын балык» тотуга тиң. Уңышка ирешкән спортчы-балыкчыларга 20 номинациядә бүләкләр тапшырыла. Узган елгы бәйгедә җиңгән Николай Ильин: «Быел да бәхетемне сынап карарга җыенам», – диде. Без – журналистлар, әлбәттә инде, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьминга җан атарбыз. Ул да балык тоту бәйгесендә катнашачак.

Фотолар: total-spinning.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading