16+

Әйдәгез шугалакка!

Шәһәрдә ачык һавада шугалаклар ачыла. Соңгы елларда бик күпләр актив тормышка игътибар итә башлады. Ял көннәрендә шугалакка бару күп кенә гаиләләрнең традициясенә әверелде.

Әйдәгез шугалакка!

Шәһәрдә ачык һавада шугалаклар ачыла. Соңгы елларда бик күпләр актив тормышка игътибар итә башлады. Ял көннәрендә шугалакка бару күп кенә гаиләләрнең традициясенә әверелде.

Яңа ел каникулларында исә шугалакларга меңгә якын кеше җыела. Кремль яр буенда урнашкан иң заманча шугалак шәһәр халкының гына түгел, туристларның да яраткан урынына әйләнде. Европада иң озын дип саналган 1 чакрым озынлыктагы шугалак узган атнада ачылды.


Быел шугалакта ретро атмосфера хөкем сөрәчәк һәм бирегә килүчеләр узган еллар ритмына чумачак. Бу сезон яхшы совет фильмнарыннан һәм 80нче еллар хитларыннан якты хатирәләр һәм музыка белән бизәлә.

Шугалак эшендә яңалыклар да бар. Пенсионерлар өчен бушлай керү каралган. Теләге булганнарны тренер бушлай шуарга өйрәтәчәк. Ул һәр пәнҗешәмбе, җомга һәм шимбә көннәрендә 19.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр эшли. Шугалакка үзеңнең тимераягың белән дә килергә була, юк икән, прокатка аласың. Алар быел ике урында эшләр дип көтелә.

Ял көннәрендә 18.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр ретро-аниматорлар катнашында анимация программасы үткәрелә, алар шугалак кунакларының күңелләрен ачачак, ретро-дискотекалар, уеннар һәм башка бик күп нәрсәләр оештырыла.

Шугалак эш көннәрендә – 16.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә 12.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр эшли. 16.00-18.00 сәгатьтә – техник тәнәфес, аның алдыннан 14.45 сәгатьтә тимераяклар бирү туктатыла, дип хәбәр итә Кремль яр буеның маркетинг бүлеге. Тимераякны прокатка алу – бер сәгатькә 150 сум. Үз тимераякларың белән килсәң, керү 50 сумга төшә, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты.

«Черек күл» паркындагы шугалакны исә ачарга әзерлиләр генә. Аның рәсми ачылышы 14 декабрьдә була. Техник режимда боз мәйданчыгы 8 декабрьдә эшли башлый.
Бәйрәм көнне кунаклар өчен күңел ачу программасы һәм массалы бию флешмобы әзерләгәннәр. Бу кичтә шугалакта дресс-код эшләячәк – кунакларга ачык төсле шарф һәм шапка кияргә кирәк.
Шугалак ике атна дәвамында катламлап тутырылган. Аның тирәсендә агач киртәләр урнаштырылган, ә баскычта резин өслек җәелгән. Кунаклар туңмасын өчен, прокат бинасында кабымлыклар, кайнар чәй, кофе һәм алкогольсез глинтвейн белән кафе эшләячәк.

Шугалак көн саен 13.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр эш көннәрендә һәм ял көннәрендә 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр эшләр дип көтелә. Шугалакта чисталык саклау өчен техник тәнәфес каралган: 15.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр. 8 декабрьдән башлап паркта прокат пункты ачыла. Үз тимераяклары белән, узган елдагы кебек үк, шугалакка керү бушлай. Прокатка алу – 150 сум, 7 яшькә кадәрге балаларга – 100 сум.

Әле бозда йөри алмаган сабыйлар 14 декабрьдән «фигурист ярдәмчеләре» ярдәмендә шуа ала.
Горький исемендәге паркта урнашкан «Хезмәт резервы» шугалагын ясалма боз һәм махсус җиһазлар ярдәмендә түбән минуслы температураларда да эшли ала. Шуңа да әлеге шугалак беренчеләрдән булып ноябрь уртасында ук ачылды. Анда үз тимераягың белән шуу 50 сумга (балаларга бушка) төшә. Прокатка алсаң, сәгатенә 120 сум түлисең була. 7 яшькә кадәрге балаларга – 60 сум.

Шимбә көнне Кремль яр буенда Әкияти шәһәрчекнең дә ачылуы көтелә. Шәһәрчектә быел Кыш бабайның серле хезмәте эшләячәк. Монда, аңа юлланган хатларны карап, бүләкләр исемлеге төзелә. Яңа ел почтасы да эшли башлый. Кыш бабай янына барганда, җыр яки шигырь өйрәнеп килергә онытмагыз. Бүләкләр дә алырсыз.

Шунда ук метеостанция дә барлыкка киләчәк. Җилнең юнәлешенә карап, анда Яңа ел бүләкләрен тарату өчен уңайлы көнне ачыклап була. Музыкаль инструментлар куелган мәйданчык та кызык булыр төсле. Биредә эльфалар уен коралларында уйнарга өйрәтәчәк.

Кремль яр буенда тимераякларда гына түгел, тюбингта да шуып була. Аларны прокатка бирәчәкләр. «Мичкәләр» дигән яңа карусельне балалар үз итәчәк.

Татар әкиятләре белән танышасы килүчеләрне кечкенә генә әкияти йортларда көтәләр. Анда сез танылган татар әкиятләрен ишетә һәм карый аласыз. Һәр көнне «Корпорация Нового года» спектакле дә куелачак.

Әкияти шәһәрчек эш көннәрендә 16.00 сәгатьтән 22.00гә кадәр, ялларда 12.00дән 23.00гә чаклы эшли. Анда керү бәясе – 300 сум.

Фото: twitter.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading