16+

ЮХИДИ өлкәсендә реформа: камера инспекторны алыштырамы?

Россия буенча 10 мең юл хәрәкәте инспекторын эштән кыскартачаклар. Безнең республикадан бу исемлеккә 200гә якын хезмәткәр эләгәчәк. Инспекторларны кемнәр алыштырыр?

Россия буенча 10 мең юл хәрәкәте инспекторын эштән кыскартачаклар. Безнең республикадан бу исемлеккә 200гә якын хезмәткәр эләгәчәк. Инспекторларны кемнәр алыштырыр?

Камерага ышаныч юк

Эчке эшләр министрлыгында реформалар еш булып тора. 2011 елда «милиция»дән «полиция»гә күчешне күпләр хәтерлидер. Эчке эшләр структурасында эшләүчеләрнең ул чакта хезмәт хаклары да шактыйга артты, дөрес, эшләре дә күбәйде. Штат кыскартылды, хезмәткәрләрнең 22 проценты эш урыннарын алыштырырга мәҗбүр булды. 2016 елда да шундыйрак хәл булган иде. Гомумән, 2016 елдан бирле республикада 500дән артык хезмәткәр кыскартылган. Дөрес, Татарстанның эчке эшләр министры Артем Хохорин әйтүенчә, моңа карап кына эш начараймаган.
Чираттагы кыскартулар ЮХИДИ тармагына караячак. Ил күләмендә барлыгы 55 меңгә якын инспектор исәпләнә. Шуларның 10 меңе вазифасыннан алыначак. Татарстанда бу 190 штат берәмлегенә яный. Җитәкчеләр, Татарстанда бер хезмәткәр дә эшсез калмаячак, дип ышандыра, алар вазифаларын гына алыштырачак.

Артем Хохорин сүзләренчә, соңгы яңалыклар имтихан бирү, документлар теркәү, техник күзәтчелек, юл куркынычсызлыгын пропагандалау бүлекләрендә эшләүчеләргә кагылмаячак. Беренче чиратта, юл хәрәкәте иминлеге сагында торучы инспекторлар кимеячәк. Хәзер күп нәрсә электрон чыганаклар ярдәмендә башкарыла. ЮХИДИ өлкәсендә дә заманча технологияләр актив кулланыла. Инспекторларга эшләрендә пилотсыз очкычлар ярдәм итә. Татарстан эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, республикада узган ел теркәлгән 5,5 миллионнан артык юл кагыйдәсе бозу очрагының 4 миллионга якыны видео һәм фото камералар ярдәмендә ачыкланган. Бездә барлыгы 400гә якын камера исәпләнә. Юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау өчен, кайбер автобусларга камералар урнаштырыла. Видеотеркәү җайланмалары язмалары һәлакәт вакытында дәлил булып тора. Тик камералар тере инспекторларны алыштыра аламы соң?

Фоторадар комплекслы җайланмалар транспорт төренең тизлеген контрольдә тотарга ярдәм итә. Камералар теркәгән очракларның да күбесе тизлекне арттыруга карый. Шулай ук камералар светофорның кызыл утына чыгучыларны, стоп-линияне узып китүчеләрне, җәяүлегә юл бирмәүчеләрне, автобус юлыннан баручыларны ачыкларга ярдәм итә. Әмма язмада машинаның дәүләт номеры күренмәсә, автомобиль фрагменты гына кергән булса, мондый материаллар дөрес булып саналмый. Халык камераларны алдауның җаен да таба. Видео, фото төшерә алмасын өчен, машиналарның дәүләт номерларын кәгазь белән томалаучылар да очрый.
Камера машина йөртүченең айныкмы-юкмы икәнен аермый. Ә андыйлар җитәрлек. ЮХИДИның матбугат үзәге мәгълүматларына караганда, Татарстан юлларында көн саен эчкән килеш рульгә утырган якынча 20-30 кеше ачыклана. Көчле юл һәлакәтләре вакытында да инспекторларсыз булмый. Евроберкетмә юл һәлакәтләрен инспекторларсыз да хәл итәргә ярдәм итсә дә, бу авариядәге зыян суммасы 50 меңнән артык дип бәяләнмәгән очракта гына рөхсәт ителә. Транспорт хуҗасының икесенең дә гражданлык җаваплылыклары закон нигезендә иминиятләштерелгән булса, ике як та уртак фикергә килеп, үзара килешеп, бланкны тутырган очракта гына евроберкетмә тутырырга мөмкин. Әгәр дә автомобиль хуҗалары, һәлакәттә килгән зыян 50 мең сумнан артыграк дип шикләнәләр икән, гаеплене ачыклаганда үзара бәхәс чыкса, ЮХИДИ хезмәткәрен чакыртырга туры килә. Светофорлар эшләмәгәндә дә, көчле явым-төшемнәр, бураннар вакытында да инспекторлар – төп коткаручы.

Ярдәмгә – муниципаль милиция?

Эчке эшләр министрлыгының еллык коллегиясендә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, бу өлкә 165 муниципаль хезмәткәр белән тәэмин ителәчәк, дип белдерде. Бу яңалык түгел. Эчке эшләр системасындагы массакүләм реформа вакытында, 2011 елда барлыкка килде «муниципаль милицияләр». Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат бүлегендә аңлатуларынча, погонсыз хезмәткәрләр участок полицияләренә, балигъ булмаганнар белән эшләүче инспекторларга ярдәм итә. Араларында яшьләр, пенсиягә чыккан полиция хезмәткәрләре дә бар. Алар махсус формадан йөри, төп максатлары – гражданнарның куркынычсызлыгын саклау. Эчке эшләр системасында эшләсәләр дә, муниципаль хезмәткәрләр һәрчак «гражданский» булып калачаклар. ЮХИДИгә килгәндә, алар һәлакәтләр вакытында машина йөртүчегә, юл хәрәкәте инспекторына ияреп чыгачак. Медицина хезмәткәрләрен чакыртырга, авария вакытында үлчәмнәр ясарга, башка эшләрдә ярдәм итәрләр дип көтелә. Тик менә муниципаль хезмәткәрләр юл хәрәкәте инспекторлары кебек үк эш башкарсалар да, аларга таләпләр, хезмәт хаклары сизелерлек аерыла.

Автомобиль йөртүчеләр исә, юл хәрәкәте инспекторлары кимегәннән соң, һәлакәтләр саны артыр, дип борчылалар. Бездә машина йөртү культурасы түбән, шуңа күрә юлларны инспекторлардан башка күз алдына да китереп булмый. Бу яңалыктан соң авыл районнарында инспекторлар калырмы? Хәзер дә үз ЮХИДИ бүлеге булмаган районнар бар лабаса. Мәсәлән, Кама Тамагы районы белән Югары Ослан бүлекләрен 2011 елда ук берләштергәннәр иде.
Әлегә кыскартылачак инспекторларның нинди эшкә күчереләчәге төгәл генә билгеле түгел. Кыскартулар февраль аеннан башлана, диләр Эчке эшләр министрлыгында.


Сүзен-сүзгә

Рафил Ногманов, Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары:

– Камералар кеше белән күзгә-күз карап аралашуны алыштыра алмый. Халык белән кисәтү чаралары, аңлату эшләре алып бару өчен юл хәрәкәте инспекторлары кирәк. Камералар юл һәлакәтләренең өч-дүрт төрен генә терки бит, барысын да күреп бетерә алмый. Аларга ышаныч юк, ярдәм көтеп булмый. Көчле аварияләр вакытында камера нишли алсын? Президентка рәхмәт, кыскартуларны 165 муниципаль берәмлек белән тулыландырырга вәгъдә итте. Күпме кыскартырга була?

Юрий Кулагин, Бөтенроссия автомобилистлар җәмгыятенең Татарстан оешмасы рәисе:

– Мин күптәннән әйтеп киләм: машина йөртү таныклыгын алу өчен имтихан тапшыру, транспортны теркәү кебек эшләрне шәхси кулларга тапшырып, ЮХИДИ хезмәткәрләрен юл хәрәкәте иминлеген сакларга чыгарырга кирәк. Әйе, таныклык алганда, кагыйдәләр бәлки кырысланыр, имтиханнар тапшыру да кыенлашыр, әмма һәр шәхси оешма үз дәрәҗәсен сакларга тырышачак. Бу, үз чиратында, ришвәтчелекне булдырмый калу, сыйфатлы хезмәт күрсәтүне дә җайга салыр кебек. Юлларда инспекторларсыз булмый. Һәр җиргә камера куеп бетерү мөмкин түгел, аннары фото, видеофиксаторлар бөтен кагыйдә бозу очракларын теркәми. Шул исәптән исерек килеш машина йөртүчеләрне дә танымый. Аннары, юлларда инспекторның дәрәҗәсе бар, аны күрүгә, автомобиль йөртүче үзен башкача тота, шүрли, кагыйдәләрне үти.


Язманы әзерләгәндә, Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының еллык коллегиясендә Президент Рөстәм Миңнехановның бу мәсьәлә буенча Россия транспорт министры Максим Соколовка мөрәҗәгать иткәне билгеле булды.

– Юлларда болай да хәл катлаулы. Былтыр Татарстанда 4 657 юл һәлакәтендә 425 кешенең гомере өзелгән. Безнең борчылуыбызны җиткерсәгез иде. Без дә хат язарбыз. Бер яктан, Россия хөкүмәте 2030 елга транспорт юл һәлакәтләрен киметү бурычын куйды. Икенче яктан, без юл сагында торган үз составыбызны кыскартабыз. Юл һәлакәтләре еш очрый торган урыннарны ачыкларга кирәк. Тизлекне теркәү камералары, күзәтчелек уңай нәтиҗәләр бирә, әмма кешедән башка берни барып чыкмаячак. Әлегә андый роботлар юк, башка эш формалары уйланылмаган. Шуңа да безнең үтенеч: бу мәсьәләгә игътибар бирелсен иде, – дигән Президент министрга.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading