16+

Юл читенә куйма һәйкәлләр

Юл-транспорт һәлакәтләрендә дөньядан киткән кешеләр истәлегенә юл читләренә истәлек билгеләре куюны тиздән тыярга мөмкиннәр. Дәүләт Думасы депутатлары юл читләреннән андый һәйкәлләрне алырга өнди һәм аларны куйган өчен 1500 сум күләмендә штраф салырга тәкъдим итә.

Юл читенә куйма һәйкәлләр

Юл-транспорт һәлакәтләрендә дөньядан киткән кешеләр истәлегенә юл читләренә истәлек билгеләре куюны тиздән тыярга мөмкиннәр. Дәүләт Думасы депутатлары юл читләреннән андый һәйкәлләрне алырга өнди һәм аларны куйган өчен 1500 сум күләмендә штраф салырга тәкъдим итә.

Закон проекты авторлары фикеренчә, юл читендәге «каберлекләр» - истәлек билгеләре, транспорт белән идарә итүчеләрнең игътибарларын җәлеп итеп, яңа юл һәлакәтләре китереп чыгарырга мөмкиннәр, дип белдерә «Вести Татарстана». Ә менә машина хуҗаларының федераль хезмәтендәгеләр моның белән килешмиләр. «Андый истәлек билгеләре кеше психологиясенә нык тәэсир ясый. Аларны күргәннән соң, машина йөртүче тизлеген барыбер бераз акрынайтып хәрәкәт итә башлый. Әле безгә федераль юллар читләренә «Уйлан!» дип язып, венокларны махсус та элеп чыгарга тәкъдим иткәннәр иде», - ди Машина хуҗалары федерациясенең ТР буенча вәкиле Рамил Хәйруллин.
Машина йөртүчеләрнең исә булачак закон проектына карашлары төрле. Берләре, истәлек билгеләрен алмаска кирәк, торсыннар, дисәләр, икенчеләре, чыннан да алар игътибарны юлдан читкә юнәлтә, дип белдерә. Дин әһелләре дә үлгән кеше истәлегенә юл читенә мемориал бастырып кую ягында түгел. Әрвахларны башкача искә алырга кирәк, дигән фикердә алар. ЮХИДИ хезмәткәрләре дә, мәсьәләнең этик ягы да булуын аңлауларына карамастан, юл читләренә истәлек билгеләрен куймау ягында. «Ул кешеләр якыннары хәтерендә юл читенә һәйкәл куйсаң да, куймасаң да сакланачаклар. Машина юллары читенә хәтер объектлары урнаштыру артык нәрсә, алар, руль артындагыларның игътибарын башкага юнәлтеп, куркыныч очраклар тудыралар», - ди ЮХИДИнең Казан бүлеге башлыгы Рөстәм Ибраһимов. Депутатлар бу турыдагы төп карарны көз көне кабул итәчәкләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading