16+

Юлга чыкканчы укып чык

Мәгълүм булганча, Россиядә ел саен юл-транспорт һәлакәтләрендә 32-35 мең кешенең гомере өзелә. Моңа транспорт чарасы белән идарә итү хокукы алудагы кимчелекләр дә сәбәпче була. Аларны киметү максатында, «Юл хәрәкәте иминлеге турында»гы 92 нче Федераль законга (2013 ел, 7 май) кертелгән үзгәрешләрнең бер өлеше 5 ноябрьдән канун көче алды. Гамәлдәге «А»,...

Юлга чыкканчы укып чык

Мәгълүм булганча, Россиядә ел саен юл-транспорт һәлакәтләрендә 32-35 мең кешенең гомере өзелә. Моңа транспорт чарасы белән идарә итү хокукы алудагы кимчелекләр дә сәбәпче була. Аларны киметү максатында, «Юл хәрәкәте иминлеге турында»гы 92 нче Федераль законга (2013 ел, 7 май) кертелгән үзгәрешләрнең бер өлеше 5 ноябрьдән канун көче алды. Гамәлдәге «А»,...

Мопед һәм кече квадрицикллар
«М» категориясе транспорт чараларының мопед, скутер һәм кече квадрицикллар төрләренә карый. Таныклык 16 яшьтән соң гына бирелә. Россия Эчке эшләр министрлыгы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе баш идарәсенең матбугат хезмәте аңлатмасында язылганча, транспорт чарасын идарә итүгә теләсә кайсы категориядәге таныклыгы булган кешеләргә таныклыгында өстәмә рәвештә «М» категориясе ачу һәм имтихан бирү кирәкми. Аларга үз таныклыкларының вәкаләте дә җитә.
Аскатегорияләр
Россиядә транспорт чарасын идарә итү хокукы таныклыкларында яңа «А1», «В1», «С1», «Д1», «С1Е» һәм «Д1Е» тамгалары барлыкка киләчәк. «А1» аскатегориясе эчке янулы двигательнең эш күләме 125 куб сантиметрдан һәм максималь куәте 11 кВтдан артмаган кече куәттәге мотоциклларга ярый. «В1» - трицикллар һәм квадрицикллар өчен. «С1» максималь авырлыгы 3,5 тоннадан югары, әмма 7,5 тоннадан артмаган автомобильләрне йөртергә хокук бирә. «Д1» аскатегориясе, шофер урыныннан башка, 9-16 пассажир урынлы автомобильләргә кагыла. «С1Е» һәм «Д1Е» аскатегорияләре рөхсәт ителгән максималь авырлыгы 750 килограммнан артмаган тагылма арбалы (прицеп) «С1» һәм «Д1» аскатегориясендәге транспорт чараларын да идарә итү хокукы бирә.
Яшь чикләүләре
Кече куәтле мотоциклларны («А1») йөртергә таныклыкны 16 яшьтә дә алырга мөмкин. Әмма «А», «В», «С» категорияләренә, һәм «В1», «С1» аскатегорияләренә 18 яшь тулу зарур. Автобусны («Д1», «Д») 21 яшьтән иярләргә була, армиядә исә 19 яшьтән.
Автомат яки механика
Имтиханның гамәли (практика) өлешен автомат тизлек тапшыру тартмачыклы автомобильдә дә бирергә рөхсәт ителә. Ләкин таныклыкка «автомат» тамгасы сугыла. Син инде механик тизлек тапшыру тартмачыклы автомобильне йөртергә хокуклы түгел. Моның өчен, «механика»да гамәли имтихан тапшырырга тиешле буласың.
Чит таныклык ярамый
Россиягә читтән килеп, транспорт тармагында эшләүчеләргә хезмәткә урнашканда үз илләрендә алган таныклык та җитә иде. 2014 елның 9 маенда бу вәкаләт бетерелә. Россиядә транспорт тармагында эшләүче чит ил гражданының Россия үрнәгендәге таныклыгы булуы мәҗбүри. Таләп үтәлмәсә, 50 мең сум штраф.
Рөхсәт бар, мөмкинлек юк
Имтиханның гамәли бүлегендәге «мәйданчык» өлешен автомәктәптә дә бирергә була. Тик республикада бер генә автомәктәпнең дә канун таләпләренә туры килгән мәйданчыгы юк. Автоматлаштырылган «автодром»га фәкать Казан җир өсте һәм җир асты электр транспорты техникумы гына ия.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading