16+

Юлларда – БАЛАЛАР!

Казанда бүген «Игътибар - балалар!» Бөтенроссия профилактика операциясенең I этабы башланып китте. Ел саен 15 майдан 15 июньгә кадәр дәвам итә ул. Бу вакыт аралыгында Казанның Дәүләт автоинспекциясе, гадәттәгечә, балаларның юлларда имгәнү алуларын һәм башка бәхетсезлек очракларын кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар комплексын тормышка ашырачак.

Мәктәпләрдә 23 майга кадәр балаларга, җәйге каникуллардан исән- имин әйләнеп килсеннәр өчен, «Куркынычсызлык дәресләре» үткәреләчәк. 16 майга «Юлларда яшь җәяүле!» дип аталган гомумшәһәр рейдлары планлаштырылган. 1 июнь - балаларны яклау көнендә «черек күл»дә оештырылачак барлык чаралар, 5 июньдә «Яшь пассажирларның гомерләрен саклыйк!» махсус рейды, 11 июньдә булачак «Зебра» рейды да юлларда балалар гомеренә куркыныч янамасын дигән нияттән чыгып үткәреләчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading