ЗАГС мәйданчыгы төнлә түләүле булачак
Башкаладагы «Казан» гаилә үзәгенең матур территориясе күңелсез хәлләр мәйданына әверелгән иде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВРЎР‚

Башкаладагы «Казан» гаилә үзәгенең матур территориясе күңелсез хәлләр мәйданына әверелгән иде.
«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин: «Казансу ярындагы «Казан» гаилә үзәге - казанлыларның һәм туристларның яраткан урыны. Кызганыч, төнлә белән бирегә җыелышкан яшьләр артык шаулашалар. Нәтиҗәдә, янәшәдәге йортларда яшәүчеләрнең тынычлыгын алалар. Моның өстенә, территорияне чүп-чарга батырып калдыралар», - диде. Шунлыктан, бирегә видеокүзәтү камералары урнаштырылачак. Кичке 21.00 яки 22.00 сәгатьтән соң, автомобильләргә түләү кертеләчәк. «Төнлә «Казан» гаилә үзәге автомәйданчыгына туктаган транспорт чаралары хуҗаларыннан җыелган акча территорияне җыештыру өчен тотылачак», - диде шәһәр башлыгы.
Моннан тыш, мэр «Казан» гаилә үзәге территориясе белән Ленин дамбасы арасындагы буш җирлекне яшелләндерү һәм төзекләндерү бурычын да куйды. Анда җәяүлеләр өчен сукмаклар ясалачак, эскәмияләр урнаштырылачак, ә көзге якта агачлар утыртылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Күченү турында хәбәр итмәсәң, штраф түлиячәксең
-
#Кыскача яңалыклар
Арча районында көрәшче егет Нәсим Габидуллинны соңга юлга озаттылар
-
#Кыскача яңалыклар
Миңнеханов Казан сәнгать мәктәбенә укучысының уңышлары өчен рояль бүләк итте
-
#Кыскача яңалыклар
22 елга хөкем ителгән
-
#Төрлесе
«Докерларны хәтта чит илгә дә алып киттеләр»
Комментарийлар