16+

Журналистлар кирәк. Каян алыйк?

Без сезнең белән кызыксынабыз! Әлеге тезисны «D-Dline» («Дед-лайн») белем бирү платформасына җыелучылар каршында Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов берничә тапкыр кабатлады.

Без сезнең белән кызыксынабыз! Әлеге тезисны «D-Dline» («Дед-лайн») белем бирү платформасына җыелучылар каршында Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов берничә тапкыр кабатлады.

Республиканың медиа өлкәсендә квалификацияле, яшь, энергияле һәм замана белән бергә атлый торган кадрлар кытлыгы барлыгы көн кебек ачык.
Рус телле журналистлар әле азмы-күпме булса, бар нәрсәдән дә хәбәрдар булган татар телле яшьләрне табуы кыен. Мисалга, безнең төркемдә 18 кеше белем алды. Әмма шуларның өчесе генә үз һөнәре буенча эшли.

Әлеге проектта 1700ләп кеше катнашырга теләк белдергән. Шуларның 150се сайлап алынып, беренче лекцияләргә чакырылган иде.
Проектка килүчеләр Тимур Сөләйманов белән очрашу барышында үзләрен борчыган мәсьәләләргә дә тукталды.

Баксаң, республикада кадрларга кытлык кына түгел, ә сыйфатлы продукт кулланырга әзер булган укучылар да җитми икән бит. Күбесенә 15-20 секундлык видеолар да җитә. Ә мөһим мәгъ­лүматны кайчагында мондый кыс­ка вакыт аралыгында биреп бетерергә мөмкин түгел. Әмма заманадан артта калып булмый. Укучың юк икән, димәк, синең эшең берәүгә дә кирәкми. Эшең юк икән – акча да юк, дигән сүз. Иҗат кешесен рухи азык яшәтә дисәләр дә, акчасыз да булмый. Бәлки шуңадыр да проектка килүчеләрнең шактые Татарстаннан читтә яшәргә һәм эшләргә тели.
Хезмәт хакы дигәннән, республикада журналистларның уртача хезмәт хакы 25 мең сумнан аз гына артыграк. Төбәк буенча уртача хезмәт хакы исә 36,5 мең сум санала. Журналистның эше авыр түгел, шул акча да җиткән диючеләр булыр бәлки. Әмма бер материал язу өчен дә кайвакытта икешәр көн сарыф ителүен, өч минутлык телевизион сюжетны эшләү атна буена сузылуын, иртәнге өчтә торып комадировкаларга китүләр, шимбә-якшәмбедә дә, бәйрәмнәр һәм ялларда да 7/24 режимында эшләргә сирәкләр генә алына.
Куркынычсызлык турында әйтмим дә инде, «артык» сүз ычкындырдыңмы, эшсез калуың да ихтимал. Кайчагында исә респондентлар да хәтта, үзләренә куркыныч яный дип санап, исемнәрен атамауны атый.
– Безнең җәмгыять тәнкыйть­не кабул итәр дәрәҗәдә өлгереп җитмәгәндер. Әмма бу мәсьәлә Татарстанга гына түгел, бөтен илгә дә кагыла, – ди Тимур Сөләйманов.

Икенче проблема — инде журналистикада стажы булган журналистларның белемнәрен яңарту. Бөтен нәрсә интернетта бар бит – өйрәнергә була, диючеләр ялгыша. Үзара аралашу, тәҗрибә уртаклашу бернинди «Ютуб» каналлардагы дәресләрне, лекцияләрне, мастер-класс­ларны алыштыра алмаячак.
Кыскача әйткәндә, милли журналистика, барлык тере организмнар кебек үк, яши, үсә, кайчагында «авырый» һәм үләр дәрәҗәгә җиткәндә дә «уянып» китә. Ә аның яшәве бары укучыларыбыз – сездән, сезнең булуыгыздан тора!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading