16+

Журналистларга халык ышанычын кайтарырга кирәк

Ил күләмендә Татарстан иң күп укучы төбәк булып кала бирә. Республикада 1 мең кешегә 273 данә вакытлы матбугат туры килә. Россия буенча бу күрсәткеч 110 данәне тәшкил итә.

Журналистларга халык ышанычын кайтарырга кирәк

Ил күләмендә Татарстан иң күп укучы төбәк булып кала бирә. Республикада 1 мең кешегә 273 данә вакытлы матбугат туры килә. Россия буенча бу күрсәткеч 110 данәне тәшкил итә.

Быелның беренче ярты еллыгына газета-журналларның гомуми тиражы 1 млн нан узып китә, үткән елгы белән чагыштырганда, 8 процентка кимү күзәтелә. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәте китергән саннарга караганда, бүгенге көндә Татарстан территориясендә 929 массакүләм мәгълүмат чарасы теркәлгән.

Рус, татар, чуваш һәм удмурт телләрендә 524 газета бастырыла. “Татмедиа” республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгының йомгаклау коллегиясендә агентлык җитәкчесе Айрат Зарипов шундый саннарны китерде.

"Мәгълүмат дөрес һәм сыйфатлы булсын"

Шунысы сөенечле: уңышлы эшләп килгән редакцияләр арасында "Шәһри Казан" газетасы күп тапкырлар телгә алынды.
– Республика газеталары арасында “Казанские ведомости” газетасының тиражы үскән, "Шәһри Казан" газетасының тотрыклы рәвештә артуы күзәтелә, "Татарстан" журналының да язылучылары арткан. Балалар өчен чыга торган "Көмеш кыңгырау" газетасының тиражы 41 процентка күтәрелгән. Ютазы, Чирмешән, Зәй районнары газеталары да укучыларының санын арттыруга ирешкән. Татарстанда чыга торган 26 төрле газета, 120 мең тираж белән, республикадан читтә тарала, – диде Айрат Зарипов.


 
Почта хезмәтләренә бәяләр артып барган вакытта газеталар альтернатив язылуга күчә башлады. Бу ысул редакцияләргә акчаны азрак сарыф итү мөмкинлеген бирә. Шул рәвешле "Татмедиа"га караган газета-журналларның 35 мең данәсе шул юл белән таратыла, ә бу гомуми тиражының 16 проценты дигән сүз.

Заманы шундый, хәзер бөтен кеше дә диярлек социаль челтәрләрдә утыра, басма матбугатны алдыручыларның саны кими, димәк, газета-журналларга да шунда үтеп керергә кирәк. Бүгенге көндә интернетта утыручының игътибарын юнәлтү өчен зур көндәшлек барлыкка килде, кеше мәгълүмат артыннан түгел, киресенчә мәгълүмат кеше "аулый" башлады. Мәгълүмати агым эчендә югалып калмас өчен, интернет-сайтларга шактый тырышырга туры килә. Шул рәвешле алар үзләренең бөтен мөмкинлекләрен шуңа юнәлтә. “Яндекс.Метрика” сервисы мәгълүматлары буенча, “Челнинские известия” газетасы аудиториясен 4 тапкырга, “Казанские ведомости” газетасы 3 тапкырга арттырган.

– „Татмедиа“ агентлыгына караган 81 сайтның гомуми аудиториясе тәүлегенә 196 мең кешене тәшкил итә. 45 төбәк һәм район газетасы сайты яңа платформада эшли башлагач, аларга керүчеләрнең саны 46 процентка артты. Татар интернет сегменты да актив үсә. Татар телле сайтлар арасында лидер булып "Шәһри Казан" газетасы тора. Газета сайтына аена 66 мең кеше керә. «Татмедиа» агентлыгына кергән редакцияләрнең социаль челтәрләрдәге төркемнәренә бүген 1,5 млн кеше язылган. Социаль челтәрләрдә балалар һәм яшьләр газета-журналлары да актив эшли башлады. "Сабантуй" журналына, әйтик, 17 мең кеше язылган, – диде ул.

Айрат Зарипов Татарстан Президентының Дәүләт Советына еллык юлламасында каршылыклы мәгълүматларның күп булуы кешеләргә илдә барган вакыйгаларны аңларга комачаулый, дигән сүзләрен искә алып, журналистларны дөреслекә туры килгән мәгълүматны яктыртуларын сорады.

– Матбугат чараларының төп өстенлеге – дөрес һәм сыйфатлы мәгълүмат. Заман технологияләренә журналистлар сыйфат белән җавап бирергә тиеш, – диде ул.
Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров та журналистларга халык ышанычын кайтару кирәклеген дә билгеләп үтте.

– Төгәл-дөрес мәгълүмат бирүгә караганда, сенсация артыннан куу мөһимрәк була башлады. Бөтен дөнья буенча тикшеренүләрдән күренгәнчә, матбугат чараларына ышаныч кими. Сораштыруда катнашучыларның яртысы дөрес мәгълүматны табу авырлаша дип белдергән. Татарстан да мондый күренешләрдән читтә калмый. Шуңа да сезне аудиториянең ышанычын кайтарырга чакырам, – диде ул.
Ул шулай ук республиканың позитив образын яктыртырга кирәклегенә басым ясады.
Коллегия утырышында катнашкан Россиянең цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы урынбасары Алексей Волин үзенең чыгышында Татарстанда милли матбугатның күп басылуын билгеләп үтте.

 – Без Татарстанның милил телләрне үстерүдәге тәҗрибәсен күреп торабыз. Бу өлкәдә сез лидер булып торасыз. Россия буенча алганда, 2566 матбугат чарасы милли телдә басыла, шуларның 574е, ягъни 22 проценты Татарстанда нәшер ителә, – диде министр урынбасары.

"Шаян ТВ"ны чит илләрдә дә карыйлар

Узган елның ноябрендә республикада балалар өчен күптән көтелгән "Шаяен ТВ" телеканалы эшли башлады. Нәни тамашачылар хәзер көн саен 30 минут татар теленә тәрҗемә ителгән мультфильмнар һәм мавыктыргыч тапшырулар карый. “Татарстан Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов сүзләренчә, яңа телеканалның туган телне, милли мәдәниятебезне һәм мәгарифебезне саклап калуда роле зур.

 – Яңа телеканалны республикада гына түгел, күрше төбәкләрдә һәм чит илләрдә дә карыйлар. Безнең төп максатыбыз да татар мохитен тудыру, мультфильмнар аша туган телгә мәхәббәт уяту. Моннан кала сәламәт яшәү рәвешене пропагандалау, сәләтле балаларны табу һәм аларны үстерү бурычы да тора безнең алда. Бүгенге көндә каналда унбиш төрле программа, уен-шоу һәм викториналар чыга. Фәнни-популяр, документаль, мультипликацион фильмнарны һәм тапшыруларны татар теленә тәрҗемә итәбез, – дип сөйләде ул.
12 ноябрьдән 30 гыйнварга кадәр "Шаян ТВ" сайтына 20 мең кеше кергән, тапшыруларны 120 мең кеше караган. Сайтның төп аудиториясе – балалар һәм яшүсмер. Сайтка Германия, Америка, Әзәрбайҗан, Төркия һәм Гарәп Әмирлекләрендә яшәүчеләр дә керә. Якын арада сайтның мобиль кушымтасын да эшләтә башлаячаклар.
– "Шаян ТВ” балаларга кызыклы һәм файдалы булсын дип тырышачакбыз, туган телебезне сакласак, милләтне дә сакларбыз, – дип тәмамлады сүзен Илшат Әминов.

Китапны укучыга якынайтабыз

Узган елныы Татарстан китап нәшрияты татар телендә аудиокитаплар чыгара башлады. Нәшриятның генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин сүзләренчә, www.tatkniga.ru сайтында шундый 45 аудиокитап эленгән.

– Китапны укучыларга тагын да якынайту максатыннан, Татарстан президенты ярдәме белән, аудиокитаплар чыгара башладык. Бүгенге көндә 162 сәгать күләмендә аудиокитаплар яздырылды. Быел 580 сәгать яздырырга җыенабыз. Аудиокитаплар җитештерү социаль проект та булып тора. Аларны тыңлау һәм үз компьютерыңа күчереп алу бушлай. Әсәрләр китап нәшриятында басылган социаль әһәмияткә ия китаплар арасыннан сайлап алына. Аларны танылган театр артистлары, радио һәм телевидение дикторлары укый. Сайтыбызга 45 аудиокитап эленгән. Алар арасында бер генә әсәрдән торганнары да, үз эченә иберничә әсәрне алганнары да бар. Әйтик, татар халык әкиятләрен берләштергән 22 сәгатьлек аудиокитапка 97 әкият керде. Бу эш быел да дәвам итәчәк. Әлеге проект бик кирәк һәм вакытлы булып чыкты, Укучыларыбызның нәшриятка килгән мөрәҗәгате дә шуны дәлилли. Аудиокитаплар эшли башлаганнан бирле, рәхмәт сүзләрен ишетәбез. Тәнкыйть тә юк түгел, анысы өчен дә рәхмәт, ул безгә үсәргә ярдәм итә. Аудиокитаплар татар әдәбиятын пропагандалауның яңа ысулы, шулау ук тел мохитен арттырырга да булыша, – диде ул.

Сүз уңаеннан: "Татмедиа" агентлыгы утырышы ахырында котлаулар да булды. Тәбрикләнүчеләр арасында “Шәһри Казан” газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм илебезнең массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүдә керткән өлеше өчен Федераль агентлыкның мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Анна Арахамия фотолары

ТУЛЫ ФОТОРЕПОРТАЖ

 

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading