Шәһри Казан

Үзәккә үтте бу озынборын!

Нинди хәлдер инде бу быел: озынборыннар һич кенә дә тынгылык бирми. Бөтен халык шуннан зарлана. Кич белән урамга чыгар хәл юк: шундук сырып алалар. Өстәвенә өй эченә кереп тулалар һәм төнозын тәмле төшләр күрәсе урынга озынборыннарның «серенадасын» тыңлап ятасың, берничәсе «укол салып» китсә, йокың бөтенләй дә кача. Башка елларны болай...

Моның сәбәбен ТР буенча Роспотребнадзорның территорияне санитар саклау бүлеге белгеч-эксперты Елена КОЗЛОВАдан белештек. Аның әйтүе буенча, озынборыннарның бу хәтле күп таралуы һава торышы белән бәйле: «Яз быел бик иртә килде, кар да күз ачып йомганчы эреде дә бетте. Шуның нәтиҗәсендә сулыклар, күлләвекләр хасил булды. Көннәр дә бик җылы тора, дымлылык та югары. Боларның барысы да озынборыннарның үрчүе өчен менә дигән шартлар. Аннан соң кешенең үзеннән дә күп нәрсә тора. Тирә-якның чисталыгына күбрәк игътибар бирсәк, озынборыннар да бермә-бер азаер иде».
- Елена Геннадьевна, озынборыннар белән берәр төрле көрәш алып барыламы соң?
- Билгеле инде, сулыкларны, озынборыннар күпләп җыела торган урыннарны, биналарны эшкәртәбез. Әмма моның белән генә аларны бетереп булмый шул, чөнки озынборынның кайда качып ятуын кем белеп бетерсен: ул бит чирәм астында да, агач кайрысында да качып ята ала.
- Ни өчен авылларда озынборыннар аеруча күп?
- Чыннан да, авыллар белән эш авыррак шул. Беренчедән, анда сулыклар, күлләвекләр дә күбрәк, икенчедән, яшеллек, табигать. Аннан соң, авылдагы һәр йортны агулап йөреп тә булмый. Үзләренә сакланырга кирәк инде. Бакчада су мичкәләрен ачык калдырмагыз, краннан да су агып ятарлык булмасын, чөнки озынборыннар күбрәк су янына җыела һәм шунда үрчи. Аннан соң төрле чүп-чар, калдык-постык янына җыела инде алар.
- Озынборыннар төрле авыруларны таратучылар да бит әле.
Россиядә генә дә озынборыннарның 30га якын төре исәпләнә. Алардан күптөрле авырулар күчә ала. Иң киң таралганы - малярия. Аны таратучылар да малярия озынборыннары. Кешеләр саклану чараларын күрсен иде. Алар бик күп бүген: төрле кремнар, мазьлар, аэрозольләр, лосьоннар, махсус челтәрләр һ.б. Өйгә кермәсен өчен, эссе булса да, ишек-тәрәзәләрне ябып йөрегез яки махсус челтәрләр куегыз. Аннары урманга баруларны, табигатькә чыгуларны кичектереп торуыгыз яхшы. Түзик инде: озынборыннар сезоны тиздән, берничә атнадан бетәчәк, Алла боерса!

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: