Республикада быел 241,6 миллион сум үзара салым акчасы җыелган. 2013 елда бу сумма 3,7 миллион сум булган. Алты ел эчендә халыктан 238 миллионга артыграк акча җыелган дигән сүз.
Соңгы алты елда – 2013-2019 елларда, Татарстанда үзара салым программасын финанслау өчен республика бюджетыннан 4 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Шул исәптән, 2019 елда – 1 миллиард сумнан артык акча бүленгән.
Үзсалым акчаларын иң күп җыючылар исемлегендә – Кукмара (16 миллион), Мөслим (14 миллион), Арча, Буа (11әр миллион), Актаныш (9 миллион) һәм Тәтеш (4,2 миллион) районнарын күрергә мөмкин.
Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин сүзләренчә, артта калган районнар юк, барлык җирлекләрдә дә бу юнәлештә актив эшчәнлек алып барыла. Акча күләме, беренче чиратта, суммадан түгел, ә җирлектә яшәүче халык санына бәйле, ди ул.
Үзсалым суммасына килгәндә, аның күләмен җирле халык үзе хәл итә. Мисал өчен, Түбән Кама районының Афанасовское җирлегендә кеше башыннан 150 сум, Яңа Чишмәдә – 250 сум, Әтнәдә – 500 сум, ә Чирмешән һәм Тукай, Мөслим районнарында 1000 сум җыялар.
- Дәүләтнең бурычы — халыкның матди ягын яхшырту, Татарстан халкының яшәү дәрәҗәсен арттыру. Федераль һәм республика програмалары ярдәмендә, бу юнәлештә күп эшләр башкарыла. Белүегезчә, дәүләт әлеге программаларны тормышка ашыру өчен күп акча бүлеп бирә. Әмма җирле мәсьәләләрне хәл итәргә муниципаль берәмлекләрнең генә бюджеты җитми. Үзара салым программасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән безнең республикада 2013 елда эшли башлады. Әгәр башта үзара салым программасыннан 93 авыл җирлеге генә файдаланган булса, 2018 елда республиканың барлык 856 авыл җирлеге дә диярлек катнашты, - ди Әгъзәм Гобәйдуллин.
Аның фикеренчә, үзсалым акчасына булдырылган объектларга карата мөнәсәбәт башкача. Халык аларга күпкә саграк карый. Шулай ук территорияләрдә яшәүчеләр өчен уңайлы шартлар барлыкка килә.
- Кайбер авылларда 1 миллион сумга кадәр акча җыялар. Дәүләт аларга тагын 4 миллион сум бирә. Күз алдыгызга китерегез, җирлек белән бәйле проблемаларны хәл итү өчен өстәмә күпме керем дигән сүз. Халык үзе нинди мәсьәләне хәл итәсе, аның өчен күпме акча тотылачагын хәл итә. Бу суммаларны һәм башкарган эшләрне дә җирле халык үзе контрольдә тота, - ди Әгъзам Гобәйдуллин.
Татарстанда үзсалым акчаларының 47 проценты диярлек юлларны төзекләндерүгә тотыла. 19 проценты – җирлекне тәртипкә китерүгә, 10 проценты – су белән тәэмин итүгә, 4 проценты спорт һәм балалар мәйданчыкларын төзүгә, төзекләндерүгә юнәлдерелә.
- Кайбер авылларда кышын юлларны кардан чистарттыру өчен үзсалым акчалары тотыла. Шулай ук авылларда ташландык, иске йортларны очратырга мөмкин. Аларның территориясен тәртипкә китерү, саланың йөзен матурайту өчен дә халыктан җыелган акчаны файдаланырга була. Зират тирәсен төзекләндерүчеләр дә күп. Үзсалым системасы Совет заманында да бар иде, ул хакта сөйләмәдек кенә. Әмма ул вакытта дәүләттән ярдәм дә юк иде, - ди Әгъзам Гобәйдуллин.
Үзсалым системасында катнашу өчен шул җирлектә теркәлгән булу шарт. Кайбер авылларда исә, тумышы белән шул саладан булып, шәһәргә яшәргә күчкәннәр дә туган җирлекләренә ярдәм итәргә тели. Әмма канун нигезендә, андый матди ярдәм үзсалым буларак саналмый. Бу мәьәләне хәл итү өчен Әгъзам Гобәйдуллин депуталарга мөрәҗәгать итәргә ниятләүләрен белдерде.
Үзсалым өлкәсендә тагын бер яңалык бар. Җыела торган акча күләменә, аны кая тотылачагына бәйле сорауларны гражданнар җыеннарында хәл итәләр. Хәзер җирлектә яшәүче сайлаучыларның яртысыннан артыгы җыелырга һәм тавыш бирергә тиеш була.
Сүз уңаеннан, үзсалым системасы Россиянең тагын 34 төбәгендә гамәлдә. Алар арасында Киров, Калуга, Омск, Амур өлкәләре бар.
Лилия ЛОКМАНОВА
Анна Арахамия фотосы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар