16+
#Төрлесе 25 мая 2025, 12:22 Уку өчен 2 минут
1049
0
0

Җиде ел гомер көлгә әйләнде

25 мая 2025, 12:22
1049
0
0
Уку өчен 2 минут

Еллар буе тырышып корылган тормыш бер көн эчендә җимерелде.

Җиде ел гомер көлгә әйләнде

Еллар буе тырышып корылган тормыш бер көн эчендә җимерелде.

“Киемнәреңне җый да, минем фатирдан чыгып кит. Мин башканы очраттым”, - диде ул. 
Бергә гомер иткән җиде ел, улыбыз, “мин сине яратам” диюләр көлгә әйләнде сыман. Бер ел элек аның кушуы буенча эштән киттем, чөнки улыбызны бакчадан алырга, өйне карарга, ашарга пешерергә, идеаль хатын булырга өлгерми идем. Хәзер өем дә, эшем дә юк. Аның яшь хатыны булачак, аны баласыз, проблемасыз рәхәт тормыш көтә. 

Ә мин – кеше фатирында бала белән ялгызы утырып калган, телгәләнгән йөрәкле мескен бер хатын. Бу фатирга түләргә акчам бар әлегә, әмма тиздән акчам бетәчәк. Аннары нишләргә? Ирем алиментны закон буенча иң минималь күләмдә түләячәген әйтте. Хәзер каян эш табарга? Ичмасам, балам еш авырый.
Йоклап яткан балама карыйм да: “Сиңа яхшы әти бирә алмавым өчен гафу ит мине, улым”, - дим. Аннары юыну бүлмәсенә кереп арганчы елыйм. Куркам. Иртәгә йокларга урыныбыз булмас дип куркып яшим. Алга таба ничек яшәргә? Каян көч табарга?

Гөлшат Х.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

1

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading