16+

Март мәчесе (Шаян монолог)

29 марта 2025, 15:31
311
0
0
Уку өчен 3 минут

Ата мәчегез мияулый башладымы әле, җәмәгать? Минеке инде февраль азагыннан бирле мияулый.

Март мәчесе (Шаян монолог)

Ата мәчегез мияулый башладымы әле, җәмәгать? Минеке инде февраль азагыннан бирле мияулый.

Йокы бирми, дип гаепләргә ашыкмагыз, алар шулай үзләренә ана мәчеләрне караталар икән. Нинди тавышлар гына чыгармый ата мәчеләр, хәтта бала елаган тавышларга кадәр. Жәлләтәселәре килә, күрәсең. Гүзәл җенес жәлләргә ярата бит ул, психолог димә инде ата мәчеләрне… Төне буе йөреп, ябыгып бетәләр бахырлар, чыкмаган җаннары белән дәртләре генә кала…

Бала вакытыннан алып үстерсәк тә баштагы елларны бик ачу килә иде мәчегә. Соң, иң тәмле йокы вакытында иртә таңнан уята бит! Аңа нәрсә, тамагын туйдыргач, аяк очына ятып йоклый. Ачудан: «Кит, госелсез!» – дип, аяк белән төртеп төшерәм. Аның өчен генә мунча ягып, юындырып кайтып булмый бит инде! Әнә, һич югы карга ятып аунасын, бакчада ул аунарлык кына чиста кар бар.

Ата мәчегездән үрнәк ала күрмәгез берүк, бигрәк тә ураза аенда…Үз хатыныгызга гына мияулагыз. Гафу, колагына назлы сузләр пышылдагыз.
«Нинди сүзләр?» – дисезме?! Егет чагыгызны искә төшерегез: үзегезгә каратыр өчен, кызларга нинди ярату сүзләре әйтә идегез? Оныткан булсагыз, интернеттан карап, гүзәл затларга әйтеләсе сүзләрне туплап, компьютерда аерым папкага салып куегыз, сезгә, йоклар алдыннан, шул сузләрне карап чыгасы гына кала. Хәтерегез яхшы булса, ятласагыз да ярый. Ихласрак булсын өчен, йокы бүлмәсенә кереп, алдан репитиция ясарга да мөмкин. Гашыйк күз карашы, ягымлы йомшак тавыш булырга тиеш! Үзегез белән бергә олыгайса да, хатыныгыз карамаслык түгелдер бит инде, матур кеше матур картая ул!
Ярар, читкәрәк киттем, сүзем март мәчесе турында иде бит. Ир җенесеннән булганга, мәченең хәленә кереп, шигырь дә язган идем хәтта:

«Мәчекәемә

Язлар килде җиргә, кабат язлар,
Бар табигать аңа сөенә.
Арып-талып кайтып килә мәчем,
Мияулап сөю көенә.

Рәхәт булмагандыр, төне буе,
Җырлап чык син сөю романсын.
Ул хәлләргә йөрәгең түзсен дә
Тамаккаең гына чыдасын.

Менеп басты тәрәз төбенә:
«Хуҗакаем, ишек ач инде?!
Сөю белән генә тамак туймый,
Тәннәремә хәлсезлек иңде».

Ничек кермисең ди хәлләренә,
Яшь чагымда мин дә яраткан.
Татлы сүзләр әйтеп колагына, 
Гүзәлкәйне үземә караткан.

«Кер, мәчекәй, ашарыңа бирәм,
Тамак туйгач, ятып йокларсың.
Кич җиткәчтен тагын чыгып китеп,
Чибәркәйне, сөеп, котларсың».
«Нәрсә белән котлый?» – дисезме?!

Яз, яңарыш, мәхәббәт белән билгеле! Так ышту сез дә сынатмагыз…

Фирдәвес Зариф 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading