Иң беренче истәлекләр мине балачакка, үзебезнең капка төбенә алып кайта.
Андагы утыргычта әти, әтинең энесе һәм берничә авыл карты. Алар, сугыш елларын искә алып, күргән-белгәннәрен сөйли. Әтинең энесе Садыйк апыйның (апый – олы кешегә зурлап, хөрмәт күрсәтү сүзе): “Апый, мин ике тапкыр контужен булдым, – дип әйтүе истә. Ул чакта контузия сүзе без малайлар өчен бик серле, үзенә җәлеп итә, үтерепләр дә кызыктыра торган сүз иде. Әле дә хәтеремдә: үзебезнең оч малайлары белән: “Үскәч мин ике,” – дип, ә ул малай: “Мин өч тапкыр контужен булам”, – дип бәхәсләшә башлыйбыз һәм эш көрмәкләшүгә үк барып җитә иде.
Җәй айларында җир җиләге өлгергәч, аларны: “Чыпчык башы зурлыгында, җәннәт бакчасындагы җимешләр сымак, тач бал”, – дип сөйләшмәгән малай, җиләк җыючы кыз булмагандыр. Ә бит авылда, җәннәт бакчаларын күреп, андагы җимешләрне ашап кайткан кешеләр юк иде.
Әгәр инде балыкка барып, кармакка эләккән ун-унбиш ташбаш балыгы арасында ике чәнти бармагы зурлыгындагы кызылканат булса: “Беләк буе”, – иде дип сөйлисең. Ялганчы балыкчыны, ялгышмасам, Нотфулла абыйның кулларын, як-якка җәеп, метр ярымлы җәен тоттым дип әйттермәс өчен бәйләп куялар. Ул сөйли: “Менә, егетләр, унбишле кармакка тавык бүтәкәсе киертеп, Мәрҗәмтиләр бакча башындагы таллар астын актарган Мишә суына ыргыттым. Ярты сәгать узды, яңадан 30 минут. Инде бүген балык эләкми торган көн икән дип, почта Мәрфуганың буш чиләк белән очравын искә төшереп, кайтып китәргә булдым. Шул чак егетләр, тәләкә шалт, су астына төшеп китте. Тәртә юанлыгы кармак сабы менә сынам, менә сынам дип, сыгылып тора. Озак кына азаплана торгач, тартып чыгардым мин моны. “Озынлыгы” дип кулларын җәймәкче була, ә алар бәйле. Шуннан бу бәйләп куелган ике кулын йодрыклап: “Менә егетләр, бер-бер күзе шушының хәтле иде”, – дип күрсәтә. Ул төштә минем дә балык тотканым булды. Дөрес, мин тотканы әллә ни зур күзле түгел, ә менә озынлыгы шактый иде. Үзем тоткан чуртанның койрыгы тал тамырларына чорналып, метр ярымы өзелеп калды. Башы әллә ни итле булмады. Әмма әти, баш сөягенә шомырт агачыннан сап куеп, мунча чүмече ясады.
Ә хатыннар үзләренең ак оннан пешергән паштетларын: “Булса да булыр икән, малай, күбек шикелле күпереп уңган”, – дип сөйләп, бар авыл кешесе тел шартлатыр иде. Алар аны сүзләрен тәгәлләгәндә: “Цок, цак”, – итебрәк шартлата. Ярар, монысы белән мактан да, ди. Әле бик күпләр үзләренең кимчелекле яклары белән дә мактана. Аеруча, шифаханәләрдә дәваланып чыгучылар, үзләренең сукыр эчәгеләрен кистерүне: “Миңа наркоз бирделәр. Шуннан соң, малай җаным, ике көн система астында яттым”, – дип сөйлиләр. Шул чакларда аларның күзләре сөенечтән ялтырый, тыннары кысылып, сүзләре өзек-өзек чыга. Әйтерсең лә, гүя бу кешеләр бәхет кошын күргән, аның канатларының җиле астында иркәләнеп ятканнардыр шикелле.
Менә шушы мактану хисе татар кешесен башка халыклардан бер-ике башка югарырак күтәрә. Татар авыллары элек-электән үзенең төзеклеге, буяулы койма-рәшәткә, капкалары, челтәрләп ясалган тәрәзә яңаклары белән атаклы. Шул капка төпләрендәге эскәмияләрдә утыручы ак яулык яки чуклы шәл ябынган карчыклары – татар авылларының күрке. Алар сабыр гына, каядыр алга – киләчәккә, бәлкем, инде артта калган яшьлек елларынамы, карап утыралар. Шул чакларда урамнар яктырып, гүя бер изгелек авыл өстенә иңәдер сымак. Күп еллар узды. Өлкән яшьтәгеләр бакыйлыкка күчте һәм авыл урамнары ятим калды.
Һәр ятим бала сымак, авыл эчләре күңелсез һәм боек. Шуңа күрә минем авылга бик еш кайтасым килми. Юк андагы сазлык, тузанлы юл, капка төпләрендә көтү кайтканын көтеп, кулларына ипи кыерчыгы тоткан әти-әни, түти. Бары тик авыл зираты сине сабыр гына, йомшаклык һәм тынычлыгы белән каршы ала. Авыл чишмәләре дә картая төшкән, сулары теләр-теләмәс ага. Куш учлап эчәсең, әмма балачактагы сыман сусауны басмый һәм кул-аякладагы көч тә артмый. Киртә буендагы кычытканнарына чаклы сине чагарга теләп сузылмый. Киртәләренә елышканнар да, утыралар шунда ни исән, ни үле...
Без чаңгы шуган тауларга кадәр тәбәнәкләнеп, чүмәшеп калган. Алардан әллә үпкәләү, әллә сагыну хисләре сирпеләме шунда?..
Габдулла Исмәгыйлев
Комментарийлар