16+

«О-о! “Шәһри Казан”ны укыйлар монда!.. Үзебезнекеләр икән!»

08 апреля 2025, 13:24
470
0
2
Уку өчен 3 минут

“Шәһри Казан” газетасын башта ук халык яратып кабул итте. Бу сүзләремне берничә мисал белән дәлилли алам.

«О-о!  “Шәһри Казан”ны укыйлар монда!.. Үзебезнекеләр икән!»

“Шәһри Казан” газетасын башта ук халык яратып кабул итте. Бу сүзләремне берничә мисал белән дәлилли алам.

35 ел элек булган бу хәлләр турыдан-туры үзем белән бәйле. Ул чакта мин Казан моторлар җитештерү берләшмәсенең Яшел Үзәндә төзелгән филиалында хезмәт итә идем. Билгеле, берләшмәгә еш йөрергә туры килә иде. Шул сәфәрләремдә “Шәһри Казан” газетасы белән таныштым дисәм дә ярый. Автобустан төшүгә беренче итеп, завод каршындагы киосктан “Шәһри ...”не сатып алып букчама тыгып куя идем. Халык аны шулай кыскартып атап йөртте. Кире кайтканда электр поезды вагонына кереп утыруга чыгарам мин газетаны һәм, әлбәттә, соңгы битеннән укый башлыйм. 

Берсендә шулай кайтырга чыккач, гөнаһ шомлыгына каршы, кассада билет алырга җитешмәдем. Алай да, чабып килеп вагонга  кереп өлгердем. Һәм  иртән үк алып куйган газетамны чыгарып ләззәтләнеп укырга керештем. Әмма бераздан:
- О-о!  “Шәһри Казан”ны укыйлар монда!.. Үзебезнекеләр икән! – дигән хатын-кыз тавышы газетамнан аерды.
Минем янда контролер хатын басып тора иде. Әгәр беләгендә кызыл тасма бәйләнгән булмаса, мөгаен, мин аны контролер дип әйтә дә алмаган  булыр идем.  Чөнки аның тавышында хезмәтенә хас  рәсми корылык тамчы да беленмәде. Ничектер, үз итеп эндәште ул миңа. Җитмәсә әле: “Минеке дә “Шәһри...” не укый!” – дип газета турында сөйләргә кереште.

Нәтиҗәдә, ул миңа билет сату белән чикләнде. Билетсыз утырганым өчен кызарырга да һәм штраф төйләргә дә туры килмәде фәкыйрегезгә.   

... Икенче мисал итеп, “Шәһри Казан”ның ничек хаста кешегә җан кертүен бәян итим. Безнең бабайның  ( минем хатынның әтисе) авырган чагы бу. Катлаулы операциядән соң хастахандән өенә кайткан гына иде әле. Билгеле, ул тышка чыгып йөри алмый, өйдә генә утырырга мәҗбүр.  Бернәрсә дә эшли алмавы эчен пошыра аның. 
– Бер тәрәзәдән икенче тәрәзәгә төртелеп, нишләргә белми үрсәләнә инде, – ди әби аның өчен борчылып. 

Гомер буе заводта кеше арасында эшләп өйрәнгәнгә, болай бикләнеп утыруы кыен иде аңа. Шуңа күрә күңелен күрергә тырышып, мин еш керә идем аларга. Шулай берсендә, Казаннан кайтышлый кергәч, ул минем букчамдагы газетаны күреп кызыксынып сорады. Мин аңа Казаннан алып кайткан “Шәһри...”не суздым. Ул аны, укыйм әле, дип алып калды. Икенче тапкыр килгәндә бабай инде газетаның яңа санын көтеп утыра иде. Анысын бирүгә ул өстәл янына утырып басманы укырга да кереште... Гаҗәп, газета-журналларга исе китми иде дип белә идем мин аны. Әби әйтүенчә, гел менә мавыгып китеп укый икән яңа чыга башлаган газетаны.
- Кая барып бәрелергә белмичә ямансулап интегүләре дә юкка чыкты, - ди әби шатланып. Һәм мин шулай Казанга барган саен “Шәһри...”не алып кайта башладым аңа. Күп тә үтмәде, әби почтага барып ошаткан газеталарына  язылып та кайтты. 
- “Шәһри Казан”ың өйгә ямь кертте! – диде ул.

Менә шулай, милли телдә чыга башлаган яңа басмабыз моңа чаклы газеталарга исе китмәгән кешеләрне дә үзенә мөкиббән итте дә куйды.

Ильяс  САЛИХҖАН

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading