16+
#Төрлесе 12 мая 2025, 13:34 Уку өчен 2 минут
954
0
0

Өмет бирергәме, китәргәме?

12 мая 2025, 13:34
954
0
0
Уку өчен 2 минут

Биш ай элек концертта бер егет белән таныштым. Безнең уртак кызыксынуларыбыз күп булып чыкты – музыка, альпинизм, велоспорт.

Өмет бирергәме, китәргәме?

Биш ай элек концертта бер егет белән таныштым. Безнең уртак кызыксынуларыбыз күп булып чыкты – музыка, альпинизм, велоспорт.

Телефоннан көн дә сәгатьләр буе сөйләшә идек, ешрак очраша башладык. Мин аның дуслары белән таныштым, ул минекеләр белән дуслашты. Без кемнеңдер туган көненә яки пикникка чыкканда, һәрвакыт исерткеч эчемлекләр эчмәскә тырыша, һәрвакыт машинада килә иде. Бу мине бу ягы белән җәлеп итте, өстәвенә, һәрвакыт, ул мине өйгә алып кайтып куя иде.

Моннан берничә көн элек ул минем белән җитди сөйләшергә теләвен әйтте. Мин курыктым, бәлки, ул без аерылышырга тиеш дип әйтергә телидер, яки өйләнгән кешедер. Әллә ниләр уйлап бетердем. Аның белән сөйләшү ике сәгатькә якын барды, мин аны бүлмичә тыңлап утырдым. Ул ун ел дәвамында бик каты эчүен сөйләде, хәтта наркология хастаханәсендә дәваланган, кодировкаларга барган. Хәтта ни эшләргә белмичә, үз-үзенә кул салырга теләгән вакытлары да булган. Беренче тапкыр аноним алкоголиклар белән очрашуга барырга карар кылган, терапия узган, инде ике ел бер грамм да аракы эчкәне юк. Миңа карата шактый җитди мөнәсәбәттә булуын, шуңа күрә миннән берни яшерергә теләмәвен әйтте.

Мин аны яратам, ләкин хәзер шигем бар. Бик куркам, яңадан эчә башламасмы? Әлегә без очрашабыз гына, ләкин әгәр дә өйләнешеп, балаларыбыз туса, киләчәктә аның алкоголизм белән бәйле чире кире кайтса? Хәзер нишләргә дә белмим. Аңа өмет бирергәме. Әллә китәргәме?

Исемемне язмагыз

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading