16+

Ренат яисә Ринат буласым килде (Уены-чыны бергә)

30 марта 2025, 15:33
527
0
0
Уку өчен 2 минут

Татарстан хөкүмәте, Фәннәр академиясе агымдагы елның 11 февралендә Гыйлем көнен югары кимәлдә, бөтен шартын китереп, зурлап уздырдылар.

Ренат яисә Ринат буласым килде (Уены-чыны бергә)

Татарстан хөкүмәте, Фәннәр академиясе агымдагы елның 11 февралендә Гыйлем көнен югары кимәлдә, бөтен шартын китереп, зурлап уздырдылар.

Дөрес, без галимнәр, бу бәйрәм яңа гына тантаналы рәвештә ишекләрен ачкан Татар театраның яңа бинасында уздырырбыз дип уйлаган идек тә, хыялыбыз “раска” килмәде. Бәйрәм Казанның бер читендәрәк урнашкан, Бәшир Рәмиев исемендәге паркта, ягъни Спартаковская 2 дигән бинада узды. Оештыруга ифрат зур әһәмият бирелгән иде. Кунакларны, җаваплы кешеләр белән бергә, “кәттә” киенгән кызлар, егетләр каршы алдылар.

Бик нык тикшерү, паспортны өйрәнү, теркәлү узгач, минем янга да бер чибәркәй йөгереп килде. Курткамны салырга ярдәм итеп, шарф белән баш киемемне алгач, бик җитди итеп, “Сез Ринат буласызмы? – дигән сөален бирде.
– Юк, сеңелем, мин Ринат түгел, мин Тәлгат абый булам, диюгә, кызның елмаюлы көләч йөзен кара болыт каплады.
–  Миңа Ринатны каршы алырга кушылган иде, диде һәм җәһәт кенә бөтен киемемне исән кулыма ташлады да, кискен борылып, үзенә кирәк кешене эзләп китте.

Менә шул мизгелдә, минем дусларымның берсе, йә Ренат Харис, йә Ринат Мөхәммәдиев “буласым” килеп китте.

Дөрес, шул “тамашаның” шаһиты, Язучылар Берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал киемнәремне алып, элдереп дә куйдырды. Бу гамәл аның вазифасына кермәсә дә, минем күңелем булды. Рәхмәт аңа. Кызга да үпкәләмим, димәк, аңа шулай кушылган булган.

Тәлгат Галиуллин
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading