16+

“1001 ләззәт” кичерәсең киләме?

Республиканың туризм комитеты моңа кадәр Татарстанның сигез районына ике көнлек тур пакетлар тәкъдим иткән иде инде. Хәзер исә бу исемлеккә Арча һәм Әлмәт–Лениногорск маршрутлары да өстәлде.

“1001 ләззәт” кичерәсең киләме?

Республиканың туризм комитеты моңа кадәр Татарстанның сигез районына ике көнлек тур пакетлар тәкъдим иткән иде инде. Хәзер исә бу исемлеккә Арча һәм Әлмәт–Лениногорск маршрутлары да өстәлде.

Республикадагы төрле программалар кысаларында, Татарстанның район җирлекләре танымаслык итеп, яхшы якка үзгәрде. Пандемия исә безне чит илләргә чыгармыйча, үз туган ягыбызны күзәтергә, өйрәнергә этәргеч бирде.
Хәзер безнең районнарыбызда сәяхәтләр өчен кызыклы, матур урыннар бар.    
–  Максатыбыз – үзебездә яшәүчеләр өчен туган ягыбызны ачу, – ди Татарстанның туризм комитеты рәисе Сергей Иванов.

Әлеге тур пакет, алдан әйтелгәнчә үк, 2200 сум тора. Мондый сәяхәт итү ысулын Татарстанда 500ләп кеше инде файдаланып караган. Кайберләре хәтта берничә юнәлештә Татарстан белән танышырга өлгергән. Әгәр дә пакетка кертелгән барлык хезмәтләрне дә аерым-аерым карасаң, әлбәттә инде сумма шактый зуррак булачак. Әмма район җирлекләре үзләре  әлеге программа белән кызыксынганга, туристларга арзанлы һәм сыйфатлы ял тәкъдим итә, ди комитет җитәкчесе.
Маршрут ике көн һәм бер төнгә исәпләнгән. Моның өчен маршрут башына  мөстәкыйль рәвештә килү сорала. Ягъни ял итәсе районга үз машинагызда яисә автобуста барырга кирәк.  Килгәч тә кунакларны ашаталар. Шулай ук икенче көнгә иртәнге аш һәм төшке аш каралган. Моннан тыш, өстәмә түләү белән башка төрле матур урыннарны да карарга була.

Турист кайсы районга барса да, бәя үзгәрми. Балалар өчен исә ташламалар каралган.
Әйткәнемчә, әлеге маршрутлар исемлегендә хәзер Арча да булачак. Бу юнәлештә маршрут булдыруны туристлар инде күптән сораган. Республиканың борынгы районнарының берсе аларны әдәби шәхесләрнең туган ягы  сыйфатында  гына түгел, матур табигате белән дә җәлеп итә.
Арча Габдулла Тукайның туган ягы буларак билгеле. Шуңа да маршрут төзүчеләр аның музеена сәяхәтне дә кертми калдыра алмаган. Биредә 1886 елда Габдулла Тукай туганнан соң аны теркәгән документ (китап) та саклана. Шулай ук Тукайның әтисе Мөхәммәтгарифның үлеме теркәлгән документны да музей фондында күрергә мөмкин.

Экскурсиянең икенче көнендә “Могҗизалар урманы” интерактив программасы каралган. Бу бигрәк тә балаларга кызыклы булачак, ди оештыручылар.
Өстәмә хезмәтләрдән көймәдә йөрү, мунча тәкъдим ителә. Шулай ук Хәтнә авылына сәяхәт кылу мөмкинлеге бар.
Тагын бер маршрут Татарстан башкаласыннан шактый ерак урнашкан. Машинада бирегә якынча дүрт сәгатьлек юл узасы. Әмма Әлмәт-Лениногорск маршрутын төзүчеләр туристлар өчен үкенмәслек ял оештырырга вәгъдә итә.

Әлмәт, Лениногорск яклары нефтькә бай икәнен барыбыз да яхшы белә. Маршртутта шуңа басым ясала да инде. Моннан тыш нефтьчеләрне ничек әзерлиләр, ничек укыталар икәнен белергә теләүчеләр дә экскурсия кысаларында җавап таба алачак.

Икенче көнне кунаклар Лениногорск районына юл тота. Анда аларга чып-чын шахтаны күрсәтәчәкләр һәм ни рәвешле нефть чыгарулары хакында мәгълүмат биреләчәк. Шулай ук биредә нефть тармагына багышланган бик бай, заманча музей да урнашкан. Квест-уенда да катнашырга мөмкин.
Кышын Әлмәт якларында өстәмә түләүгә чаңгы коплексында тау шуарга, планетрийда йолдызлар белән танышырга була.

Шуны да онытмаска кирәк: һәр районда авыл хуҗалгы киң колач ала. Димәк, анда булган туристлар натураль продукция белән тукланып, үзләре белән дә алып китә алачак, ди “1001 ләззәт”не тәкъдим итүчеләр.

Лилия ЛОКМАНОВА.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading