Бу язылу кампаниясендә «Шәһри Казан» үзенең укучылары өчен гадәти булмаган бүләк әзерләде - акциянең таләпләрен төгәл үтәп, редакциягә анкета юллаучылар арасында алмагачлар уйнатабыз. Инде ул агачларны ничек итеп утыртырга, дөрес тәрбияләргә кирәклеге турында сөйләшергә дә чират җиткәндер. Югары Ослан районының Янбулат авылындагы «Заря» хуҗалыгында агроном булып эшләүче Гөлчәчәк Әхмәтҗанова үз...
Бу язылу кампаниясендә «Шәһри Казан» үзенең укучылары өчен гадәти булмаган бүләк әзерләде - акциянең таләпләрен төгәл үтәп, редакциягә анкета юллаучылар арасында алмагачлар уйнатабыз. Инде ул агачларны ничек итеп утыртырга, дөрес тәрбияләргә кирәклеге турында сөйләшергә дә чират җиткәндер. Югары Ослан районының Янбулат авылындагы «Заря» хуҗалыгында агроном булып эшләүче Гөлчәчәк Әхмәтҗанова үз киңәшләрен бирде.
Гөлчәчәк алмагачлары
«Заря» агрофирмасы - Татарстанда алма җитештерү белән шөгыльләнгән сирәк хуҗалыкларның берсе. Биредә уҗым культуралары да үстерәләр, терлекчелек белән дә шөгыльләнәләр анысы. Тик менә бакчачылык аерым урын алып тора. Без килгәндә, агроном Гөлчәчәк Әхмәтҗанова теплицада көндәлек эшләре белән мәшгуль иде.
Биш теплицада ниләр генә үстермиләр: чәчәктән алып декоратив куакларга кадәр бар. Аеруча зелпе агачын еш сорыйлар икән. Витаминга бай җимешләрен халык сәламәтлекне ныгыту өчен файдалана. Карлыган, җиләк, крыжовник та бар теплицада. Иң түрдә - алмагачлар.
- Алмагачны үстерү турында тулы бер энциклопедия белемен сөйли алам мин сезгә, - дип көлә Гөлчәчәк.
Ул һәр килгән сатып алучыга киңәшләрен бирә, агач сайларга булыша. Гөлчәчәкнең кулы җиңел, диләр, үсенте алырга килгән кешеләр дә ул сайлап биргәнне көтәләр икән. Хәтта «Гөлчәчәк алмагачлары» дип исем дә биргәннәр.
- Безнең үсентеләр сыйфатлы санала. Беркайчан да алдамыйбыз. Шуңа ерак районнардан кадәр бирегә киләләр, - ди агроном.
«Гөлчәчәк алмагачлары» барлык Татарстан буенча таралган. Арча, Апас, Кайбыч, Кама Тамагы, Югары Ослан районыннан, Казаннан килүчеләр күп.
Бакчачының эше кыш көне дә бетми. Өч кеше кыш буена 3 мең төп алмагач әзерләгән. Бу үсентеләрнең кечкенә генә орлыктан үсеп чыкканына ышанып та булмый. «Заря» хуҗалыгының питомнигында инде алма биргән алмагачлар бар. Бакчачылар теле белән әйтсәк - «маточник»лар. Алардан кисеп алынган ботакларны орлыктан үсеп чыккан үсентеләргә ялгыйлар. Бу үсентеләр теплицада бер-ике ел дәвамында үсә, ныгый. Мондый алмагач үсентеләре бакчага күчереп утырту өчен яхшы санала, бәяләре 400-500 сум тора.
Теплицада - 20 сорттан артык алмагач. Халык арасында иң популярлары: баллы, тәмле «Конфетное», үтә күренмәле булып өлгерә торган саргылт «Медуница». Көзге сортлардан шәм белән капланган кебек ялтырап торган «Жигулевский» төре яхшы, ул кышка да әйбәт саклана. Укучыларыбызга - акция җиңүчеләренә - «заря»лылар иң тәмле, сусыл алма бирә торган «Кутузовец» һәм «Грушовка» сортларын сайлап бирделәр.
Алмагачлар чәчәк ата майның унбишләрендә
Алмагачтан тыш биредә Әстерхан карбызы, кавын, помидор кебек яшелчә, җиләк-җимеш үсентеләрен дә сатып алырга була. Быел Гөлчәчәк 10 мең төп чәчәк утырткан. Тузан бөртеге кебек орлыкларны һәр чиләккә берәмләп утырта ул. Махсус машинасы юк. Барысын да кул белән эшли. Иренми дә, зарланмый да.
- Ялкау кеше бакчачы була алмый. Эшне иртәнге сәгать биштә дә башларга, кичке сигезләргә кадәр теплицада булырга да туры килә. Ничек кенә булмасын, бу эш миңа рәхәтлек бирә. Үзем Гөлчәчәк булгангамы икән, чәчәкләр бик яратам, - ди үзе.
Теплицаларда күп эшне үзенә эшләргә туры килә. Авылда эшкә килүчеләр сирәк. Эшче көчләрне күрше Чуашия ягыннан вахта белән алып килергә туры килә. Эшчеләр тулай торакта яшиләр. Аларга барлык шартлар да тудырылган. Сәгатенә 70 сум хезмәт хакы түлиләр. Тик үсентеләрне сирәкләү, күчереп утырту кебек эшләрне бөтен кешегә ышанып тапшырмый Гөлчәчәк.
Баксаң, алмагач бакчасына фотога төшәр өчен килүчеләр дә бар. Алмагачлар чәчәк аткан вакыт - туй фотосессияләре ясар өчен матур. 465 гектарга сузылган мәйданда ап-ак чәчәкләр арасында үзеңне әкияттә кебек хис итәсең.
«Алмагачлар чәчәк ата
Майның унбишләрендә»,
- дип җырланса да, быел май салкын килү сәбәпле, чәчәк ату чоры да соңлаган. Аның каравы, тәҗрибәле бакчачылар яфрак буенча карап билгеләгәннәр - быел алма ишелеп уңарга тиеш. «Заря» хуҗалыгында 20 мең тоннага исәпләнелгән җиләк-җимеш саклана торган урын ясаганнар. Суыткычлар гына аласы калган. Татарстан халкын елына меңләгән тонна алма белән тәэмин иткән хуҗалык өчен бу бик мөһим. Быел «Заря» алмаларын кышын да, язын да ашарбыз әле, иншалла.
Агроном Гөлчәчәк Әхмәтҗановадан алмагач утырту буенча киңәшләр:
- Алмагачны язын, көзен утыртсаң да ярый. Утыртыр өчен бер еллык алмагачларны сайласагыз отышлырак. Алмагачның зурлыгына карап, 60 сантиметрга 60 сантиметр зурлыкта чокыр казыйсың, анда черемә салып калдырасың. Үсентене ялганган ягын өстә калдырып утыртасың. Нәзек кәүсәле алмагач җилдә сыгылып бөгелмәсен өчен, аны берәр таякка беркетеп бәйләргә киңәш ителә.
Алмагач ныгып киткәнче суны даими сибеп торырга кирәк. Язын төрле бөҗәкләрдән саклау өчен, агач төбен акшар белән агартсаң яхшы. Акшар шулай ук кәүсә кояшта артык кызып ярылмасын өчен дә кирәк. Гадәттә, үсентеләргә телә төшеп азаплый. Мондый очракта яз көне бөҗәкләрдән саклый торган махсус препарат сиптерергә кирәк. Кайбер кешеләр, теләне кайнар су үтерә икән дип, март аенда су сибә. Әмма бу зур хата. Телә суда үлми, яз көне барыбер чыга. Ә менә салкында сибелгән су үсентегә зыян китерергә мөмкин. Күп кеше, алмагачым биек үсә, дип зарлана. Монысы һәркемнең үзеннән тора. Алмагачның иң биек очын кисәргә кирәк. Бу очракта ботаклар ян-якка чыга башлый. Шул рәвешле, алмагач матурланып китә. Алмагачның гомере - 25-30 ел. Аннан соң җимешләре вагая, тәме үзгәрә. Ботаклары гөмбә белән каплана. Карт алмагачны алыштырырга кирәк.
Комментарийлар