16+

Амебага “ник кочакладым?” дип үкенергә калмасын (юмореска)

Җәмәгать, хатын-кызның ир-ат кабыргасыннан яралтылганлыгын беләбез. Ир заты ничек барлыкка килгән икән соң?

Амебага “ник кочакладым?” дип үкенергә калмасын (юмореска)

Җәмәгать, хатын-кызның ир-ат кабыргасыннан яралтылганлыгын беләбез. Ир заты ничек барлыкка килгән икән соң?

Уйлап-уйлап йөрдем дә, җавабын таптым мин моның. Кодрәт иясе ир кешенең сынын ясарга үзенең яшь ярдәмчеләренә кушкан булырга тиеш. Яшь-җилкенчәк эшне җиренә җиткереп башкармый бит инде ул. Болар, шаяра-көлә дигәндәй, елга ярындагы кызыл балчыктан ир затының сынын ясаганнар. Баш эченә ми салып калдырыр вакыт җиткәч, җиде кат күкләрдәге складтан баш мие алып төшәргә иренгәннәр. Елга төбендә яткан 1 тиен зурлыгындагы амебаны күргәннәр дә, шуны дөньялыкта ир заты булачак сынның баш эченә тыгып калдырганнар. Игътибар итсәгез, ир-ат бөтен холык-фигыле белән амебаны кабатлый. Мәгълүм булганча, амеба бер күзәнәкле, шулкадәр дә ялкау һәм битараф организм. Ул 1 минутка көчкә-көчкә 0,2 миллиметр ара уза.

Ир заты да артыннан тибеп җибәрмәсәң, кузгала алмый, бер эш рәтен дә белми. Ләкин, бер эшне яхшы белә, “ашарга кайчан әзер була?” дип кычкырырга оста. Ашый да йоклый. Йоклаган чагында инфузория килеп төрткәли моны. Инфузориясе дә бер күзәнәкле миңгерәү шул. Амеба әкрен генә уратып-кочаклап ала инфузорияне. Кочаклашкач үрчеп китәләрдер, дип ялгыш нәтиҗә чыгара күрмәгез. Амеба үрчү турында уйламый да, әйтәм бит, йоклый.

Кытайда, Һиндстанда, Урта Азиядәге башка илләрдә “Демография” дигән программа, гомумән дә, юк. Ана капиталын хатын-кызларга түгел, ир-атларга бирә башларга кирәк, дип уйлап торам әле. Безнең ир-ат амебалар бераз селкенә башламас идеме икән, дим. Тик, шикләнеп тә куйдым, чөнки амебаның акчаны эчеп бетерүе ихтимал.

Кайбер амебалар дулкынга эләгеп яки инфузориясе булышлыгында югарыга күтәрелү бәхетенә ирешә. Югарыга күтәрелгән амеба үзенең бер күзәнәкле организм икәнлеген оныта, мин-минлек чиреннән саташа башлый. Елга төбендә калган кардәшләре аңа инде микроблар булып кына тоела. 

Хәрәкәтчәнрәк инфузориянең амеба кочагыннан чыгып китүе өчен әллә ни кадәр вакыты бар. Ләкин ул чыкмый, амебаны котыртып-хисләндереп һаман төртенә. Гаилә корган кешеләр белә инде төртешүнең ни белән тәмамланасын. Иң мөһиме – амебага “ник кочакладым?”, ә инфузориягә “ник төртендем?” дип үкенергә калмасын. Кавышып яратышып кочаклашулары гомерлек булсын.

Кайбер инфузорияләр төртенгәләп йөрүне генә хуп күрә, амеба кочагында яшәүне кирәк санамый. Хәер, еллар узгач, ялгышканлыкларын аңлыйлар, ләкин соң була инде. Инфузория матур башмакчаларын киеп, очрашуларга бик барыр иде дә, тик инде чакыручы, күз кысучы юк. Кечкенә инфузорочкалар үсеп җиткән. Инфузория бикәләр, гафу итегез, извините, амсорри!

Амебаның акрын кыймылдаганын әйттем бит. Моның өстенә тәвәккәлсез дә бит әле ул. Инфузорияләре акыл биреп, үсендереп яки камчылап тормаса, амебалар зур эшләргә дә тотынмый, авырып китсә, даруын да эчә белми, хәтта. Баш миебез бер күзәнәкле амеба булса да, инфузорияләрне кадерләп һәм хөрмәтләп яшәргә тырышыйк. Чөнки, инфузорияләрдән башка безнең эш харап.
 

                                           

Язмага реакция белдерегез

1

1

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading