16+

Аның өе дә әллә каян нур бөркеп тора

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигән мәкаль нәкъ менә авылдашыбыз Мәсхүт абый Кыямов турында әйтелгән диярсең.

Аның өе дә әллә каян нур бөркеп тора

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигән мәкаль нәкъ менә авылдашыбыз Мәсхүт абый Кыямов турында әйтелгән диярсең.

Кулыннан килмәгән бер эше дә юк бугай: өйдәге бар җиһазны Мәсхүт абый үз куллары белән ясаган: өстәл-урындыклар, сандык, теннис өстәле, ишекләр... Агачтан ясалган әйберләр кәефне күтәрә, җанга рәхәтлек бирә, өйгә ямь өсти.

...Ә бизәкләре... Әйтерсең лә табигатьтәге иң матур төс-бизәкләр Мәсхүт абыйлар өенә күчкән. Алай гына да түгел, әллә каян нур бөркеп торган өйләрен дә Мәсхүт абый хатыны Розалия апа белән бергәләп салып чыкты. Йөзем тәлгәшләре белән бизәлгән капка да авылдашыбыз Мәсхүт абыйларда гына. Чәчкәләрнең бар гүзәллеге диварларда чагылыш тапкан. Искиткеч матур бизәкле көзгеләр дә хәйран калырлык.

Гөлшат ГАЯЗОВА,
Спас, Чәчәкле.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading