16+

Артур Фәләхов эшкә велосипедта йөри

«Болгар» радиосының «Яңалыклар» хәбәрчесе Артур Фәләхов соңгы арада велосипед белән дуслашкан.

Артур Фәләхов эшкә велосипедта йөри

«Болгар» радиосының «Яңалыклар» хәбәрчесе Артур Фәләхов соңгы арада велосипед белән дуслашкан.

- Балачакта спорт белән әллә ни дуслыгым булмаса да, соңгы елларда организм аны үзе таләп итә башлады. Ел фасылына карап тормастан, Зәңгәр күлдә коена башладым. Җәй башында дусларым туган көнгә велосипед бүләк итте. Хәзер көн дә, төн дә шуңарда чабам. Эшкә дә велосипедта йөрим. Төрле велоузышларда катнашам. «Велотөн- 2» дигән чарада 30-35 чакрым ара үттек. «Болгар» радиосы оештырган веломарафонда да катнашып, 40 чакрым араны «эх» тә итмичә уздым. Ике тәгәрмәчле дустыма шулкадәр ияләштем, менә кыш көне нишләрмен икән дип борчылам. Чаңгыга басмыйча булмастыр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading