16+

Арт шәрифләре Биектау районындагы калкулыкларны, Азнакайдагы Чатыртауны хәтерләтә...

Җәмәгать, чү, тавышланмагыз! Телевизордан һава торышы әйтелә башлады. Ай, чибәр дә соң безнең татар кызлары.

Арт шәрифләре Биектау районындагы калкулыкларны, Азнакайдагы Чатыртауны хәтерләтә...

Җәмәгать, чү, тавышланмагыз! Телевизордан һава торышы әйтелә башлады. Ай, чибәр дә соң безнең татар кызлары.

Телевизор экранында Татарстан картасындагы Нурлат, Спас, Лениногорск районнары тарафына карап торганда гүзәлкәебезнең гәүдәсе Балтач, Кукмара төбәкләрендәге чыршылардай төз һәм туры. Чәчләре Мамадыш, Балык Бистәсе, Саба, Теләче урманнары шикелле куе. Ул кашлары Актаныш, Мөслим ягыннан атып килгән таң сызыгы диярсең. Керфекләре Алабуга урманнарындагы нарат ылысларыдай куе һәм озын. 

Һава торышы кызы берара шактый ябыккан иде. Авырган булдымы икән? Хәзер сөбханаллах, күз тимәсен. Әгерҗе, Менделеевск, Минзәлә, Тукай, Түбән Кама, Зәй, Ютазы тарафларына – сулга, ә Әтнә, Биектау, Яшел Үзән, Кайбыч, Апас, Әлки тарафларына уңга борылыш ясаганда, әнә, арт шәрифләре Биектау районындагы калкулыкларны, Азнакайдагы Чатыртауны хәтерләтә. Зифа тәненә кигән күлмәге хәрәкәт мизгелләрендә Алексеевск, Лаеш, Югары Ослан, Тәтеш районнары тирәләрендә Чулман белән Идел елгалары кебек дулкынлана. Нечкә билләреннән кочып, Чистай вальсына бөтерелеп китәсе килә.

Тавышы Яңа Чишмә районындагы челтерәп аккан чишмәләрдәй йомшак, Сарман көйләренә җырлап җибәрерсең, билләһи. Күзләре Чирмешән, Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә, Баулы җирлекләрендә чыккан нефть кебек кара. Күкрәкләре Чүпрәле районын искә төшереп, ипи камыры рәвешендә тулган-кабарган. Күлмәк изүләре Буа районыдай терәтеп тормаса, күкрәкләре тышка ургылыр иде, мәгәр. 

 Инде дә карашын Казанга юнәлткәндә күзләре Арча кичләренең аяз күгендәге йолдызлардай җемелди.
 Абау, тапшыру бетте дә куйды. Кара әле, иртәгә һава торышы нинди булачак, дип әйтте соң ул?

Фото: https://unsplash.com/

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Улаам адам баласына шушы хатле чагыштырууу

    Мөһим

    loading