16+

Авырлы ханымның үз матурлыгы

Өч хатын-кыз бергә җыелса, ни буласын беләсезме?.. - Юк-юк, базар түгел... Әгәр дә мәгәр дизайнер Эльвира Таҗетдинова, Ләйлә Сәлимова һәм «Нечкәбил» ательесы җитәкчесе Илзирә Вәлиәхмәтова (соңгы вакытта ул «Эллара» исеме астында эшли) кебек эшлекле ханымнар бергә очрашса, сүзнең «нечкә бил»ләр белән генә бетмәячәге аңлашыла булыр. Менә бу юлы да сүз...

Авырлы ханымның үз матурлыгы

Өч хатын-кыз бергә җыелса, ни буласын беләсезме?.. - Юк-юк, базар түгел... Әгәр дә мәгәр дизайнер Эльвира Таҗетдинова, Ләйлә Сәлимова һәм «Нечкәбил» ательесы җитәкчесе Илзирә Вәлиәхмәтова (соңгы вакытта ул «Эллара» исеме астында эшли) кебек эшлекле ханымнар бергә очрашса, сүзнең «нечкә бил»ләр белән генә бетмәячәге аңлашыла булыр. Менә бу юлы да сүз...

Өч хатын-кыз бергә җыелса, ни буласын беләсезме?..

- Юк-юк, базар түгел... Әгәр дә мәгәр дизайнер Эльвира Таҗетдинова, Ләйлә Сәлимова һәм «Нечкәбил» ательесы җитәкчесе Илзирә Вәлиәхмәтова (соңгы вакытта ул «Эллара» исеме астында эшли) кебек эшлекле ханымнар бергә очрашса, сүзнең «нечкә бил»ләр белән генә бетмәячәге аңлашыла булыр.

Менә бу юлы да сүз үзеннән-үзе йөкле ха­тын­нарга күчте. «Хатын-­кызның бөтен матур­лыгы - ­бөтен күр­­ке ана булуда». Ша­гыйрьнең бу сүз­ләрен шигарь итеп элмәле. Заманында «йөклелек»нең модада булуын да беләбез бит. Ханымнар күкрәк астына махсус тегелгән мендәрчекләр куеп йөргән. Шул рәвешле, хатын-кыз үзенең ир-ат тарафыннан яратылуын дәлилләгән. Чыннан да, табигать бала табарга җыенган хатын-кызга аеруча мәрхәмәтле - ул аны үзенә бер илаһи мохиттә яшәтеп, тагын да сөйкемле, тагын да мәхәббәтле итә. Өстендә зәвыклы, затлы кием дә булса, бигрәк тә. Юкса соңгы елларда авырлы хатыннарның да, ниндидер мода шаукымына ияреп, кендек күрсәтеп йөрүләре бик сәер тоела башлаган иде.

Әйтик, менә югарыда исемнәрен атаган иҗат төркеме көмәнле ханымнар өчен тәкъдим иткән, табигый тукымадан тегелгән күлмәкләрне киеп җибәрсә, ул үзен тагын да күркәмрәк хис итәчәк. Күптән түгел булып узган «islamic clothes fashion 2015» Халыкара милли мөселман киеме фестивалендә дә 12ләп модель тәкъдим итте алар. Модельләре төсе, өлгесе белән төрле булса да, аларны берләштерүче детальне - зәвык белән башкарылган чигешләрне күрми калу мөмкин түгел иде. Чыннан да, үтә дә нечкә, зәвык белән башкарылган эшләр (рәсемдә). Нәкъ әлеге чигешләр күлмәкләрне бизи, аларны тагын да купшы, затлы, бербөтен итә.

Авырлы ханым моңа кадәр ничек кенә зифа буйлы, нечкә билле булмасын, йөклелекнең соңгы айларында аңа барыбер махсус тегелгән иркен кием­салым кирәк булуы көн кебек ачык. Хатын-кызның гомерендә иң истә кала торган, көтеп ­алган, кабатланмас садә миз­гелләрен әнә ­шун­дый кабатланмас бизәкләргә төрә бу өчлек. Беренче генә тапкыр катнашулары­на карамастан, алар фестивальгә үз ­яңа­лык­лары белән килде. Шу­ңа күрә дә «Әниләр өчен иң яхшы тупланма» дип бәяләде аларны жюри.

- Бу чорда тукымаларның ачык төсләренә өстенлек бирсәк, тагын да яхшы. Кәефләр күтәренке, күңелләребез якты булыр. Трапеция сыман киңәеп киткән күлмәкләр, бер яктан, хәрәкәтләрне чикләми, икенчедән, ул авырлы ханымны барыбер зифа буйлы итеп күрсәтә.
Ачык төстәге күлмәк итәгенә, изү кырларына тоткан ефәк челтәр хисләрне тагын да нечкәртә, күңелләргә аклык өсти. Авырлы ханымнарга бер генә нәрсәне кисәтеп әйтә алабыз: начар уйлардан, күңелсез, төссез киемнәрдән ерак булыгыз! - ди кызлар.



Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading