16+

Балык тоту бик борынгы һәм файдалы шөгыль, тик аның ахыры гына аяныч бетәгә мөмкин (КИҢӘШЛӘР)

Һич кенә дә акыл җитәрлек түгел бу хәлгә. Нәрсә соң бу? Кешенең балык ашыйсы килү теләге шундый көчлеме, әллә инде ходай биргән гомеренең кадерен белмәвеме?

Балык тоту бик борынгы һәм файдалы шөгыль, тик аның ахыры гына аяныч бетәгә мөмкин (КИҢӘШЛӘР)

Һич кенә дә акыл җитәрлек түгел бу хәлгә. Нәрсә соң бу? Кешенең балык ашыйсы килү теләге шундый көчлеме, әллә инде ходай биргән гомеренең кадерен белмәвеме?

Соңгы вакытта Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми мәгълүматларында балыкчылар үлеме белән бәйле фаҗигаләр зур урын алып тора башлады.

Балык тоту бик борынгы һәм файдалы шөгыль: беренчедән, нервларны тынычландыра, икенчедән, эләгә калса, табынга сый кайта. Ләкин соңгы вакытларда балык тоту хәвефлегә әйләнеп бара. Бигрәк тә көз белән кыш «тартышкан» чорда боз өстендә балык тоту фаҗигагә китерергә мөмкин. Татарстанда 19 ноябрьдә бер тәүлек эчендә генә дә 10 балыкчының гомере куркыныч астында кала. Лаеш районында Каманың Зәңгәр култыгында өч балыкчы һава мендәрле көймәдә боз өстенә чыкканнар. Ләкин боз чатнау сәбәпле, тормышларына куркыныч яный. Ярый әле коткаручылар вакытында күреп, ярдәмгә килә. Орел бистәсе янындагы бозлыктан алынган җиде балыкчы да (сәбәбе шул ук боз чатнау) исән калулары өчен коткаручыларга рәхмәт укырга тиеш. Ә менә юка боздан җәяүләп баручы 1937 елгы абзыйны коткарып кала алмыйлар.

Мондый фаҗигаләр ай башында да шактый булган иде инде. Барлык матбугат чаралары да Минзәлә елгасындагы фаҗига турында язган иде югыйсә. Анда 1938 һәм 1987 елгы ике ир-атның гомере өзелде. Аңа кадәр Әгерҗе районындагы Иж елгасында өч балыкчының батып үлүе турында ишетеп борчылган идек. Сөйләп-күрсәтеп, кисәтеп торалар. Тик, нишләптер, адәм баласы сабак ала белми, ахрысы.
Хәзер, көздән кышка күчкәндә, балык шәп каба, диләр. Шуны белгәннәр, гомерләрен куркыныч астына куеп булса да, файда алып калырга тырыша. Ләкин үзең турында уйламасаң да, гаиләң, балаларың турында да онытмаска кирәк. Боз саксызлыкны яратмый.

Коткару хезмәткәрләреннән балыкчыларга берничә киңәш

Балыкка барганда иң беренче эш итеп, коткару жилеты кияргә кирәк.
Таяк, бау кебек әйберләрне үзең белән алу зыян итмәс.
Иң әһәмиятлесе - игътибарлы булу. Бозның төсенә карап та аның нинди калынлыкта, куркынычмы-юкмы икәнен чамалап була.
Бозның иң ышанычлысы - зәңгәрсу төстәгесе. Андый боз калын һәм нык була. Ак боз юка һәм уалучан. Иң куркынычы, иң мәкерлесе - саргылт боз. Аның хәтта чатнап ватылганы да ишетелми.

Ике атна дәвамында 15 градус­ка кадәр салкын торса, елгада боз ныклап ката. Шуннан соң инде балык тоту куркыныч булмый башлаячак.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading