16+

«Болгар» Болгарга юл тота

Иртәгә, 26 август көнне, «Болгар» радиосы хезмәткәрләре, иртәнге алтыда Казан Кремленнән, велосипедларга утырып, Болгарга юл тотачак. «Болгар» радиосы алып баручылары юлга барысы бергә кузгалмаячак, әлеге чара велоэстафета дип атала, ягъни һәркем билгеле бер араны үтеп, велосипедын башка кешегә тапшыра. Маршрутның озынлыгы - 190 чакрым. Бар да уйланылганча үтсә, эстафета кичке...

Иртәгә, 26 август көнне, «Болгар» радиосы хезмәткәрләре, иртәнге алтыда Казан Кремленнән, велосипедларга утырып, Болгарга юл тотачак.

«Болгар» радиосы алып баручылары юлга барысы бергә кузгалмаячак, әлеге чара велоэстафета дип атала, ягъни һәркем билгеле бер араны үтеп, велосипедын башка кешегә тапшыра. Маршрутның озынлыгы - 190 чакрым. Бар да уйланылганча үтсә, эстафета кичке дүрттә Болгар каласының Ак мәчетендә тәмамланырга тиеш. Кичке алтыда татар эстрадасы йолдызлары (Мирсәет Сөнгатуллин, Айгөл Бариева, Рәсим Низамов, «Болгар» кызлары, Азат-Алсу Фазлыевлар, Илгәрәй, Илгиз Шәйхразиев, Гөлнара Габидуллина һ.б.) концерт күрсәтәчәк. Велосипед эстафетасы «Яңа Гасыр» телерадио­компаниясенә - 13 ел, Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелек тарихына 25 ел тулу ­уңаеннан үткәрелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading