16+

«Бу остановкага билет сатылмаган» (уены-чыны бергә)

Карале син бу алтын көзләрен, ул әбиләр чуакларын. Мондый җылы, коры көзләр булдымыни ул узган гасырда.

«Бу остановкага билет сатылмаган» (уены-чыны бергә)

Карале син бу алтын көзләрен, ул әбиләр чуакларын. Мондый җылы, коры көзләр булдымыни ул узган гасырда.

Узган гасырның көзләре туктауны белмәгән салкын яңгырлары, аяк атлап булмаслык пычраклары белән истә калган.

Һәм шуңа өстәп юлсызлык, җәмәгать. Безнең авылның бигрәкләр дә йөрәгенә төшкән юлсызлык иде инде ул заманда. Район үзәге Кукмарага юл юк, без Кукмарага, әйләнгечтән юл яхшы дигән кебек, Киров өлкәсенең Вятские Поляны, безнеңчә әйтсәк, Пүләнкә шәһәре аркылы йөри идек. Менә шул, машиналарга утырып, җәяү кайттым ат белән дигән кебек, Кукмарадан Пүләнкәләрне әйләнеп кайтканымны искә алдым әле быелгы яңгырсыз коры җылы көз көнендә.

...Ул көнне яңгыр иртәдән үк елады да елады, иртәдән үк түгел, кичтән үк түгә башлаган күз яшен дәвам итте. Ә миңа ул елның пычрак октябрендә яңгырсыз коры көн кирәк иде, чөнки Кукмарага барып кайтасым бар.

Аның Яңгул чатына кадәр биш чакрымын бабай мотоцикл белән чыгарып куйды, аннан Малмыждан килә торган Пүләнкә автобусының иң түбәнге баскычына аягым эләкте, шофёр ишекне япкач, ИншәәәАллаһ төшеп калмам, әле ярый басып барырга булса да урын булды дип сөенеп як-якка да күз төшереп алдым. Кешеләрнең дә йөзләре нәкъ бүгенге көн кебек боек, болытлы. Туксанынчы еллар бу, артта да, алда да бер яктылык та шәйләнми. Әллә күкләр дә халык белән бергә борчу-кайгыда иде микән ул заманда.

Минем бит әле Пүләнкәдән Кукмарага менәсем бар, аннан тагын шул юл белән кирегә авылга кайтасым. Җыелышка барам, ә җыелыш сәгать тугызга, ә октябрьнең көне кыска. Булды, җыелышта утырып, эшләнәсе-үтәләсе бурычларны язып ярты дәфтәрне тутырып, тагын шул маршрут белән, хәзер инде Кукмарадан Пүләнкәнең шыплап тулган Пазик автобусына "тылкышып", Пүләнкәгә төшеп җиттек. Әле бит бу Пүләнкә генә. Авылга кадәр юллар, нәнә әйтмешли, "Далёкодан да ерак".

Әле Малмыж автобусына билет аласы бар, белгән догаларыңны укый-укый, дилбегә буе чиратның иң ахырына килеп басасың. Ул урынлы билет турында уйлыйсы да юк инде, анысын Малмыжга кадәр кайтучыларга бирәләр инде, ә без Яңгул чатында төшеп калабыз. Шул бер аяк белән басып кайтырлык урын булса, шуңа да риза.

Һәм менә чират торганда берәү исемем белән эндәште дә, уйларым бүленде. И, рәхмәтләр яугыры, Нурания булды бу. Аның чираты минекеннән алдарак икән, шулай итеп, күңелнең бер чите күбәләк булып канат какты, юлыма юлдаш булды. Нурания - үткен хатын, ул әйтте, мин тыңладым дигәндәй, билетны Күкшелгә кадәр генә алдык. Ягъни мәсәлән, бер остановкага кесәгә файда ясадык. Күкшелдән соң Яңгул чатына кадәр бер остановка, исән-сау анда кадәр кайтып җитә алсак, авылга кадәрлек биш чакрымны да җәяү тәпилисе түгел, Малмыжның сәгать икедәге автобусына мотоцикл белән каршы алырга дип малайга приказ бирелгән.

Күкшелне уздык, инде әкрен генә автобустан төшәргә әзерләнәбез, Яңгул чатына борылыр юлда кызыл мотоцикл да шәйләнә. Тик... Нәкъ Шәргыяттә әйткәнчә, "Ат та кулда иде, бәхет булмады". Кызыл мотоцикл безне каршы алырга чыккан да бит, тик автобус кына тизлеген бер секундка да әкренәйтмичә Яңгул чатын узып Кече Китәккә юл алды. Әйтеп карадык шофёрга, кычкырып карадык, ә ул колагына да элми, автобусын кууын белә. Юк, бер тапкыр җавап бирде, күп кычкыра торгач: "Бу остановкага билет сатылмаган". Имәндә икән чикләвек, без үзебез гаепле икән, билетны Күкшелгә кадәр генә алып, экономия ясап.

Киттек шулай итеп Кече Китәк тарафларына, "Улым, әкрен генә автобус артыннан кузгал инде син, без Кече Китәк тарафына юл тотабыз" дип әйтергә телефон заманы түгел бит. Калды малай Яңгул чатында. Чыланыр инде балакай дип бер йөрәк борчыла, Кече Китәктән ни хәлләр кайтып җитәрбез дип икенче борчыла. Ә яңгыр ява, автобус түбәсенә бәрә-бәрә елый көзнең елак яңгыры. Ярар, бара торгач Кече Китәккә дә килеп җиттек, анда кемнәрдер төшеп калып җылы өенә ашыкты, ә без Нурания белән икәүләп, өченчегә иптәшкә көзге елак яңгырны да кушып, автобус белән үткән юлны җәяүләп кенә, үзебезнең еракларда калган җылы почмакларыбызга юл алдык. Кече Китәк - Яңгул чаты арасы әллә биш, әллә җиде чакрым, ә аннан соң үзебезнең авылга хәтлесе -туп-туч биш чакрым. Ә яңгырның туктар исәбе-хисабы юк.

Кайтып җиттек, Аллага шөкер, кайтып җитмәгән булсак, бүген мин сезгә шушы гыйбрәтне язып утыра алмас идем бит, дуслар. Яңгул чатында кызыл мотоцикл да көтеп тормый, малаем инде күптән кайтып киткән. Үзем яңгыр астында чылана-чылана ун чакрымны җәяү атласам атладым, үзем, Садрый Әсмасы әйтмешли, әмма дә ләкин улымның шушы елак яңгыр астында инәсеннән җебенә кадәр чыланып басып тормавына сөендем. Бу инде, әни әйтмешли, чын төбенә барганда, ана күңеле дип атала. Үзебез пешсәк пешәбез, көйсәк көябез, чылансак чыланабыз... бала өчен ут йотабыз. Бала...ничә яшьтә генә булса да бала инде ул.

...Ун чакрымны Нурания белән сөйләшә-сөйләшә, яңгыр белән әңгәмә кора-кора кайта торгач, башка әллә нинди гениаль фикерләр килә. Ә яңгыр туктамады ул, күрәсең, бездән аерыласы килмәде, безнең белән ияреп авылга кадәр үк кайтты.

Рәйсә Галимуллина
Кукмара, Мәмәшир

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading