16+

Чаллыда яшәүче 90 яшьлек “батарейка-бабай”: “Биегәндә картлык чигенә”, - ди

Габделәхат Хикмәтуллин һәм Назима Закированы Чаллыда белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Алар башкалабыз Казанда да төрле чараларда актив катнашалар.

Чаллыда яшәүче 90 яшьлек “батарейка-бабай”: “Биегәндә картлык чигенә”, - ди

Габделәхат Хикмәтуллин һәм Назима Закированы Чаллыда белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Алар башкалабыз Казанда да төрле чараларда актив катнашалар.

Бәйрәмнәдә ап-ак затлы киемнәрдә мәйдан түрендә биюче матур пар булып танылдылар. Баксаң, алар бию белән генә шөгыльләнмиләр икән. Ак бабай белән ак әби җырлый да, курай һәм гармунда уйныйлар, рәсем ясау, агач буенча сәнгатьчә кисү осталыгына да ия, хәтта, компьютерда да эшли беләләр. Әле күптән түгел генә Чаллыда "батарейка-бабай"- Габделәхат Хикмәтуллинны 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләделәр. Туган көнен исә юбиляр "Чишмә" халыклар дуслыгы йортында "Биегәндә картлык чигенә" дип аталган иҗат кичәсе белән үткәрде.
Габделәхат Солтангәрәй улы Хикмәтуллин тумышы белән Азнакай районы хәзерге Бүләк авылыннан. 1927 елның 1 гыйнварында дөньяга килгән. Әтисе фин сугышында канашкан кеше. Аннан кайткач, гаиләсен алып Ленинград якларына таба күченеп китә. Бөек Ватан сугышы башлангач ул фронтка китә. Татарстанга, туган авылларына Габделәхат Хикмәтуллин бары тик 1943 елда кайта. Тормыш авырлыкларын күреп үскән егет кечкенә чагыннан ук эшли башлый. Гомер буена аңа илебезнең күп кенә төбәкләрендә эшләргә туры килә. Кайда гына яшәмәсен, кайда гына эшләмәсен бар җирдә дә Габделәхат Хикмәтуллинны мактап искә алалар. Утыз еллап ул Татарстан Республикасының иң яхшы монтажник исемен дә йөртә. Җиде төрле хезмәт батырлыгы медальләре белән бүләкләнә. Назима Закирова белән Габделәхат Хикмәтуллин Бөгелмә шифаханәсендә таныша. Назима ханым тумышы белән Зәй районныннан. Сәнгать җитәкчесе, укытучы, тәрбияче булып эшли.ТАССР атказаган укытучысы, СССР Мәгариф отличнигы була.
Бөгелмәдә танышканда икесе дә ул вакытка тол була. Аралаша башлашагач шактый гына уртак яклары ачыклана. Шуларның иң зурысы - ул биюгә мәхәббәт. Шул очрашудан башлап инде унөч еллап алар тормыш юлы буенча бергә атлап баралар, дөресрәге бииләр. Бүгенге көндә Яр Чаллыда яшиләр, "Җәүһәр", "Ретро" ансамбльләрендә катнашалар. 3 мәртәбә "Балкыш" бәйгесенең лауреатлары, 5 мәртәбә халыкара "Большой вальс" конкурсның дипломантлары һәм кубок ияләре булдылар. Юбилей кичәсен дә алар бергә сәхнәдә биеп-җырлап үткәрделәр.
Габделәхат Хикмәтуллинны гомер бәйрәме белән котларга шактый гына халык җыелган иде. Алар арасында иҗатташ дуслары да, туганнары, оныклары һәм шәһәр хакимияте әгъзалары да бар иде. Алар арасында җырчы Сәрия Нәбиуллина, Ринат Котлыбаев, "Чишмә" халыклар дуслыгы йортының директоры Ландыш Ишалина, Яр Чаллы ветераннар советы рәисе урынбасары Мөслимә Миргалимова, "Җәүһәр" һәм "Ретро" ансамбльләре һәм башка шәһәребезнең иҗат әһелләре. Бәйрәмдә бик күп матур теләкләр яңгырады, хәтта, Россия президенты Владимир Путинның котлау хаты да тапшырылды. Иҗат кичәсе барышында, юбиляр тын да алмыйча тормыш таянычы Назима ханым белән матур бию көйләре астында биеде, җырлады, гармунда уйнады. 90 яшьне биеп каршылауның серләре белән уртаклашуны сорагач, Габделәхат Хикмәтуллин елмаеп шулай диде:
- Гомеремдә бер тапкыр да эчмәдем дә, тартмадым да. Сәламәт яшәү рәвешен алып бардым. Йөрәгемдә дә сүнмәс дәрт саклап, һәрвакыт хәрәкәттә булырга тырыштым. Шуңа өйдә дә бер урында озак кына утыра алмыйм. Халык та бит, юкка гына хәрәкәттә - бәрәкәт дип әйтмәгән. Назима ханым кебек тормыш терәгем булу да картаймыйча биеп яшәргә ярдәм итә, - дип бүлеште юбиляр.

http://shahrichalli.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading