16+

Дамир Бәдриев: "Шакшука" (юмореска)

Туганыбыз бик тә үтенеп кунакка чакыргач, хатыным белән шәһәргә кузгалдык. Үзебез белән күчтәнәчкә, эченә җимешләр, алмалар, лимоннар тутырып пешерелгән каз һәм бер чиләк күкәй алдык.

Дамир Бәдриев: "Шакшука" (юмореска)

Туганыбыз бик тә үтенеп кунакка чакыргач, хатыным белән шәһәргә кузгалдык. Үзебез белән күчтәнәчкә, эченә җимешләр, алмалар, лимоннар тутырып пешерелгән каз һәм бер чиләк күкәй алдык.

Казаныбыз матур инде, әй! Урамнарны, кибетләрне карап йөргәндә туганыбыз кәрәзле телефоннан шалтыратты.
—Анда ашханәләргә кереп , акча туздырмагыз. Төшке ашка пашот әзерләп куям,-ди.

Ишеткән нәрсә түгел, хатыным белән икебезнең дә авызлардан сулар китте. Кайтып, өстәл артына утырсак, “пашот” дигәннәре сытылган күкәйне полиэтилен пакетка салып, кайнар суда пешерү икән. Икенче көнне музейларны карап йөргәндә янә туганыбыз шалтыратты.
 —Анда ашханәләргә кереп акча туздырмагыз. Төшке ашка скрэмбл әзерләп куям,-ди.
 Ишеткән нәрсә түгел, хатын белән икебезнең дә авыздан сулар китте. Кайтып, өстәл артына утырсак, “скрэмбл” дигәннәре табада өстен каплап пешерелгән күкәй тәбәсе икән.
 

Өченче көнне театрга бардык. 
 —Анда ашханәләргә кереп акча туздырмагыз. Кичкә шакшука әзерләп куям,-дип әйтеп калды туганыбыз.
 Ишеткән нәрсә түгел, хатыным белән икебезнең дә авыздан сулар китте. Ниһаять, шашлык белән шулпа була икән, мин әйтәм. Кайтып, өстәл артына утырсак, “шакшука” дигәннәре помидор яки борыч турап, табада кыздырылган күкүәй икән.
 Әй, кыстый туганыбыз, әй, кыстый.
 —Абау, өстәлгә мангольд чыгарырга онытканмын икән,-дип, аш-су бүлмәсенә йөгерде.

 Ишеткән нәрсә түгел, хатыным белән икебезнең дә авыздан сулар китте. Шашлыкларны мангалдан алып керә бугай, дип уйладык. “Мангольд” дигәннәре чөгендер яфрагы туралган салат икән. Бу салатта сыр кисәкләренә караганда яшел яфраклар күбрәк.
 —Кибетләрдә итләр, колбасалар юкмы әллә соң?-дип әйтеп куйдым, телемне тыймыйча.
 Туганыбыз шул ялгыш ычкынган сүземнән соң, итнең организмга зыяны турында бер сәгать лекция укыды. Аерым бүлмәгә кереп йокларга яттык.

 —Шакшукаларын штукатурить итим. Монда иртән дә, кичен дә күкәй ашап, тавык кебек кытаклый башлыйбыз хәзер. Таң беленүгә өйгә кайтып китәбез,-дип, хатынымның колагына пышылдадым.

 —Нәкъ, авызымнан алып әйттең. Баскан токмачлы ашларыбыз, итле бәлешләребез сагындырды,-дип, кочагыма сыенды хәләл җефетем.
 Авылга кайткач, күрше-күлән:”Ничек кунак булдыгыз?”-дип кызыксына.
 —Байлар гына ашый торган пашот, скрэмбл, шакшука, мангольд, балоньеза һәм карбонара пасталары белән сыйландык,-дибез.

 Ишеткән-күргән нәрсәләре түгел бит, авызларын чәпелдәтеп тыңлый күршеләребез хатын белән икәүләшеп мактанганны. Кеше көлдереп өч көн буе күкәй белән макарон ашаганны әйтеп булмый бит инде.

 Фото: https://www.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бездэ шэхэрдэ торабыз, итсез ашамыйбыз, саран икэн туганнарыгыз, башка барыпта йормэгез, узе ашасын шак шогын.

    Мөһим

    loading
    2
    X