16+

Дарья Минһаҗетдинова: «Татар киносында чәкчәк хакына да төшәр идем»

Кичә кич Камал театры сәхнәсендә - Малый театрның Островский буенча куелган "Не все коту масленица" спектаклендә әлеге театр артисты, татар кызы Дарья Минһаҗетдинова уйнады. Ул анда Агния ролен башкарды.

"Татар-информ" хәбәрчесе спектакль алдыннан актриса белән очрашып, аның кино һәм театрдагы уңышлары, татар тамырлары турында сорашкан. Дарья гаиләсенең ничек Магаданга барып чыгуы, "Околофутбола" фильмына әбисе белән бабасының мөнәсәбәте һәм үзенең кинодагы яңа роле турында сөйләгән.

Мәгълүмат өчен: Дарья Минһаҗетдинова Магаданда туган, Мәскәүдә үскән. Щепкин югары театр училищесында Юрий Соломин курсын тәмамлаган. Малый театрда 2011 елдан бирле эшли, театрның яшь примасы. Футбол фанатлары турында "Околофутбола" фильмындагы Таисия роленнән соң аның үз фанатлары һәм фанатлар төркемнәре барлыкка килә.

Дарья катнаш гаиләдә тәрбияләнсә дә, үзенең мөселман гаиләсендә үсүен ассызыклый. "Кинога төшергә киткәндә дә, театрга барганда да әби белән бабам дога укып кала", - ди ул. Дарья Минһаҗетдинова Казанга татар киносында төшәргә чакырсалар, зур гонорар булмаса да, төшәргә ризалыгын әйтте. "Хәтта чәкчәк хакына да", - диде популяр киноактриса.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading