16+

Дөнья дилбегәсе ычкына бугай

Бөекбританиядә финанс элитасының 47 процентын хатын-кызлар тәшкил итә. Польшада 2025 елда өч миллионерның икесе хатын-кыз булачак. Бу феминисткаларның фаразлары түгел, ә абруйлы оешмаларның фикере. Алга киткән илләрдә студентлар арасында хатын-кызлар саны ир-атларныкыннан күпкә артып киткән. Европа союзында пәйда булган 8 миллион яңа эш урынының 6 миллионын хатын-кызлар били. Соңгы кыскартылу...

Дөнья дилбегәсе ычкына бугай

Бөекбританиядә финанс элитасының 47 процентын хатын-кызлар тәшкил итә. Польшада 2025 елда өч миллионерның икесе хатын-кыз булачак. Бу феминисткаларның фаразлары түгел, ә абруйлы оешмаларның фикере. Алга киткән илләрдә студентлар арасында хатын-кызлар саны ир-атларныкыннан күпкә артып киткән. Европа союзында пәйда булган 8 миллион яңа эш урынының 6 миллионын хатын-кызлар били. Соңгы кыскартылу...

Норвегия хакимияте карары буенча, эре компанияләрдә күзәтү советларында һәм җитәкче постларның 40 процентын хатын-кызлар биләргә тиеш. Норвегия мисалы башка илләргә ияргән - алардан соң испанлылар 2007 елда шундый ук системаны кабул иткән. 2011 елда Франция, Бельгия һәм Голландия дә аларга кушылган. 2014 елда исә бөтен Европа союзы территориясендә 40 процент хатын-кызлар квотасы кабул ителгән. Кайберәүләр моны матриархат чоры яңадан кайту белән бәйли. Бер гасыр элек кенә хатын-кызлар бары тик эшләү хокукы, бераз соңрак җитәкчелек итү өчен көрәшкән булса, хәзер исә җитәкчелектә квоталар бүлешә. Алга таба шулай дәвам итсә, алар кабинеттан соңгы ир-ат директорны бәреп чыгаргач кына тынычланыр, ахры.

Австралия архитекторы Сьюзан Уолш моның шулай буласына бер дә шикләнми. Берничә ел элек ул бары тик хатын-кызлар гына эшли торган фирма ачып җибәрә. Монда гаҗәпләнерлек берни дә юк кебек, әмма бу фирма төзелеш эшләрен башкара. Бухгалтериядә йә булмаса проектлар ясау бюросында хатын-кызларның эшләве гадәти күренеш, әмма биредә хатын-кызлар бөтен эшне үзләре эшли: алар ташчы, су үткәрүче, эретеп ябыштыручы һ.б. һөнәр ияләре.
Уппсаль университеты тикшеренүләре күрсәткәнчә, җитәкчелектә хатын-кызлар булган оешмалар, ир-атлар гына җитәкчелек иткәннәргә караганда, табышны 56 процентка күбрәк ала. Goldman Sachs банкы аналитиклары тагын да ераккарак киткән, алар исәпләвенчә, эре берләшмәләрдә җитәкчелеккә хатын-кызларны алган очракта алга киткән илләрнең эчке вал продукты 9 процентка арта ала. Кыскасы, хатын-кызга дилбегәне тоттырсаң, бернинди дә кризис булмаячак икән, менә хикмәт нәрсәдә.
Әмма моның белән килешмәүчеләр дә җитәрлек. Алар фикеренчә, уңышның сере хатын-кызда түгел, ә дөрес карарлар кабул итүдә.

Хатын-кызлар гына җитәкчелек иткән берләшмәләрдә башка төрле мәшәкатьләр булачак. Мэриленд университеты эксперты Томас Стэнли сүзләренчә, ир-атлар ярышырга ярата һәм аларга нәтиҗә бик тиз кирәк. Хатын-кызлар исә бер-берсе белән хезмәттәшлек итүне һәм озакка барачак уңышны күпкә кулайрак күрә. Алар ешрак үгетләү, ышандыру алымын куллана һәм, сүзен раслар өчен, бик күп дәлилләр китерә. Нәтиҗәдә хатын-кызлар саграк һәм озаграк эшли. Кризис чорында хатын-кызның акрынлыгы начар нәтиҗәгә китерә, ә икенче яктан, хезмәткәрләр үз эшләрен белеп башкара һәм һәрдаим контроль астында тормый. Ир-ат җитәкчеләргә буйсындыру хас - боерык бирә һәм аның үтәлешен таләп итә. Бу алым кризис чорына бик кулай, әмма эшнең нәтиҗәсе булсын өчен, хезмәткәрләрне контрольдә тотарга кирәк. Варшава университеты профессоры Кшиштоф Опольский әйтүенчә, хатын-кызда сиземләү көчле булу сәбәпле, алар ялганны тиз ачыклый, кешеләрнең рухи халәтен яхшырак тоя һәм йомшаграк мөнәсәбәттә җавап бирә.

Бер генә хатын-кыз булганда, хәтта иң югары постны биләсә дә, Маргарет Тэтчер синдромы барлыкка киләчәк. Күп очракта үз көче белән югарыга үрмәләгән хатын-кыз башкаларны үзе артыннан ияртергә тырышмый, ул үзе бар нәрсәгә ирешкән икән, башкалар да моны булдыра ала дип уйлый. Шунлыктан, идарә итү формасы җитәкчелектә кимендә өч хатын-кыз булганда гына үзгәрә икән.
Бүгенге көндә Швейцария, Литва, Коста-Рика, Косово белән хатын-кыз президентлар идарә итә, шулай ук хатын-кызлар Австрия, Дания, Таиланд, Исландиядә премьер-министр постын били, төрле илләрдә парламентлар актив эш алып бара.

«Ирлегемне итсәм итәм, чыкмыйм сәке астыннан!» - дип, мәгълүм бер мәзәкне сөйләп, капка төбендәге бүрәнә өстендә үзең кебекләрне көлдереп утырабыз утыруын да, һәр мәзәкнең бик аз өлеше генә мәзәк. Мондый хәл матриархат чәчәк аткан вакытларда да булмаган, безгә - ир-атларга, бәлки уйланырга вакыттыр, соңга калып куймыйк дим, сәке астына бәреп керткәнче.


Фото: ann29.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading