16+

Экстрасенс Алсу Газыймҗанова: «2017 ел җиңелрәк булачак»

«Экстрасенслар көрәше» проекты аша күпләргә таныш Алсу Газыймҗанова былтыр, «Шәһри Казан» редакция­сенә килеп, 2016 елга фаразларын әйткән иде. Ни хикмәт, сөйләгәннәрнең шактые чынга ашты. Алсу әйткәннәрне бергәләп искә төшерик әле.

Экстрасенс Алсу Газыймҗанова: «2017 ел җиңелрәк булачак»

«Экстрасенслар көрәше» проекты аша күпләргә таныш Алсу Газыймҗанова былтыр, «Шәһри Казан» редакция­сенә килеп, 2016 елга фаразларын әйткән иде. Ни хикмәт, сөйләгәннәрнең шактые чынга ашты. Алсу әйткәннәрне бергәләп искә төшерик әле.

«2016 елда Көнбатышта җир тетрәүләр, бик күп су күрәм. Табигать бәла-казалары кичергән илләр Россия турында онытып торачак».

Шөкер, быел безнең илдә җәй гарасатларсыз узып китте. Яз көне кар күп булу сәбәпле, халык су басулар булыр дип сагайса да, Алланың рәхмәте, бар да тыныч узды. Ә менә Көнбатыш илләрендә табигать бәла-казалары аркасында шактый зыян күрүчеләр чынлап та булды.

Март аенда Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә узган көчле штормны күпләр хәтерлидер. «Дубай су астына китте» дип тә язды бу куркыныч вакыйга турында матбугат чаралары. Социаль челтәрләрдәге, телевизор экраннарындагы кадрларны күреп, чынлап та куркырлык иде шул: машиналар - су астында, көчле җил агачларны тамыры белән каерып ата, һавада реклама элмә такталары оча.

Май аенда Шри-Ланканы су басты. Бәла-каза нәтиҗәсендә 100дән артык кеше һәлак булган, йортлар җимерелгән, илнең икътисадына 2 миллиард доллар зыян килгән, дип сөйләделәр.

Чилида, Мексиканың көнбатыш яры буенда җир тетрәде, Италиядә 6 баллы җир тетрәү 14 кешенең гомерен өзде.

«Никтер күз алдына Германия килеп баса. Аның безгә нинди катнашы бардыр, мөгаен, безнең яклы булыр».

Алсуның фаразларын без быел ачылган Казан - Франкфурт-на-Майне - Казан рейсы, Татарстан Президентының Германиягә барып уртак бизнес турында сөйләшүләре белән бәйләп карадык. Аралар чынлап та якынайды бит. Казаннан Франкфуртка 4 сәгатьтә барып җитеп була.

Икътисад өлкәсендә дә Германия белән Татарстан арасында элемтәләр ныгый бара. Респуб­ликабызда Германия инвестиция­ләре катнашында 80 предприятие эшли. Рөстәм Миңнеханов үзе дә быел Дрезден шәһәрендә инновацияле сәнәгать компанияләре эшчәнлеге белән танышып кайтты. Герма­ниядәге татарлар белән дә очрашты.

«Ә менә Россиянең Белоруссия белән аралары суына».

Белоруссия Республикасы Президенты Александр Лукашен­ко­ның «Белоруссия һәм Россия мө­нәсәбәтләрендә проблемалар шактый» диюен шуңа юраргамы икән? Газ буенча бәяләрне килешү­дә, нефть җибәрү мәсьә­ләсендә каршылыклар, илләр арасындагы товар әйләнешенең кимүен исәпкә алсаң, чынлап та, ике республика арасында аралар артык җылы түгел кебек.

«Татарстанда һава торышының тотрыксыз килүе көтелә» дигән фаразын соңгы берничә елга карата да әйтергә булыр иде.

Табигать күренешләре, соңгы арада популярлаша барган сүз белән әйтсәк, аномальгә әйләнә бара. Ә шулай да экстрасенсның, «өлешчә корылык көтелә, ә кайбер районнарда, киресенчә, яңгыр ишеп явачак», дигән сүзләре белән килешми мөмкин түгел. Коры һава торышы аркасында, бодай, арпа уңышы көткән нәтиҗәләрне акламады, бөртекләр бөрешкән районнар да булды. Кайбер якларда дым артык күп булу нәтиҗәсендә, урып-җыю эшләренә керешә алмый тордылар. Шөкер, авыл хуҗалыгы тотрыксыз һава торышыннан әллә ни зыян күрмәде. Икмәк, ши­кәр чөгендере уңышы да мулдан булды.

Республика медицинасында зур ачышлар ясалачагына аерым басым ясаган иде экстрасенс.

Әлмәттә ачылган югары технологияләр буенча операцияләр ясарга мөмкинлек биргән Идел буе федераль округында бердәнбер гибрид операция бүлеге, Республика клиник хастаханәсе каршында ачылган киң профильле перинаталь үзәк, авыруларны тиз арада тиешле урынга китереп җиткерү өчен кулланыла торган беренче медицина модульле «Ансат» вертолетлары җитештерү... Кыскасы, саный китсәң, медицина өлкәсендә уңышлар җитәрлек. Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин әйтүенчә, рактан үлүчеләр санын да быел азга гына булса да киметә алганнар.

Алсу Газыймҗанова Яңа ел алдыннан, бәйрәм вакытларында һәркемгә юлларда сак, игътибарлы булырга кирәклеген дә искәртте. «Сизәсездер, буран, бозлавык, томаннар булып тора, шуңа да бик кирәк булмаса, юлга чыкмагыз. Чынлап та куркыныч көннәр. Мандариннар белән дә саграк булыгыз, юмыйча ашый күрмәгез», - диде ул.

Киләсе елга фаразлар

Укучыларыбыз үтенечен искә алып, Алсудан 2017 елга фаразларын сорадык.

- Интригаларга бай, конфликт­лы, авыр ел артта калып бара. Киләсе ел тыныч була дип вәгъдә итмим, әмма, узганы белән чагыштырганда, гаделрәк, чагыштырмача уңышлы ел килә, - ди Алсу. - 2017 ел - Әтәч елы. Әтәч - үзсүзле, лидер, гадел, башлаган эшен ахырына кадәр җиткерүче. Россия, Татарстан өчен дә бу ел уңышлы булачак. Фәнни яктан яңа ачышлар, медицина өлкәсендә сөенечле яңалыклар көтелә, мәдәнияттә, спортта яңа исемнәр билгеле булачак. Татарстанда яңа спорт объектлары төзелергә мөмкин. ­

Россия белән Төркия арасында конфликтлар булып торса да, кеше анда ял итәргә барудан туктамас. Ә менә Америка Кушма Штатлары белән безнең ил арасындагы дуслыкка шикләнеп карыйм. Мәгариф өлкәсендә дә реформалар күрәм, алар укырга керү, имтихан бирү процессларын гадиләштерүгә корылган булсын иде дип телисе килә. Халыкның яшәү сыйфаты яхшырачак. Беренче яртыеллыкта авыррак тоелса да, соңыннан икътисадта да тотрыклылык сизелер, кешенең киләсе көнгә ышанычы артыр. Фатир сатып алырга теләүчеләргә исә ашыгырга киңәш итмим. Киләсе елда торак базарында бәяләрнең азга булса да очсызлануын сизәм. Гомумән, өй туйларына бай булачак киләсе ел.

Һава торышына килгәндә, кыш салкын киләчәк. Яз көне күп су күрәм. Җәй эссе, урыны белән корылык көтелә. Вакыты белән гарасатлар, янгыннар чыгуы да ихтимал. Әмма бу бәла-казаларны гадәттән тыш дип кабул итәргә кирәкми, ел да була торган хәлләр. 2017 елда авыл хуҗалыгында яхшы уңыш җыеп алыначак. Фермерларга зур игътибар биреләчәк.

Шунысын да онытмаска кирәк, кешенең киләчәге үзеннән тора. Тормышны үзгәртүне үзеңнән башларга кирәк. Шөкер итеп, һәр аткан таңга сөенеп, исән булуыңа Ходайга рәхмәт әйтеп яшәргә кирәк. Күп нәрсәне тиешенчә бәяләмибез, кадерен белмибез. Әйтик, балалары булган кешеләр моның нинди зур бәхет икәнен аңлап бетерми. Һәр нәрсәне башкаларныкы белән чагыштырып карарга кирәк. Кемдер гомер буе бала көтә бит. Сүз уңаеннан, быел гаиләләрдә балалар күп туачак, дип күрәм. Кешеләрдә бәйлелек көчле, кемдер компьютер уеннарына береккән, кайсы эчкечелектән арына алмый. Бу елда халыкны туганлык җепләрен ныгытырга өндәр идем. Әти-әниләргә хөрмәт белән карау, тарихыңны белү, үткәннәреңне барлау мөһим. Барысы да - бүгенгебез, киләчәгебез дә тамырларыбызга, гореф-гадәтләребезгә бәйле бит. Һәр кеше үзен кайгыртып яшәсен иде!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading