16+

Елена Бурундуковская: «Тормышымның дәреслеген язам – язамын да ертам битләрен...»

Елена Бурундуковская - рус телендә иҗат итүче шагыйрәләребезнең берсе. Ул яшәеш өчен бик тә мөһим булган хакыйкать, күңел матурлыгы, изгелек кебек сыйфатларны алга куя. Аның әсәрләрендә без уйланучан, ярдәмчел, вөҗданлы кеше образын күрәбез. Шул ук вакытта табигатькә, ел фасылларына, музыка сәнгатенә мөнәсәбәтле миниатюралары да бик җылы тәэсир калдыра. Бүген газетабызда...

Елена Бурундуковская: «Тормышымның дәреслеген язам – язамын да ертам битләрен...»

Елена Бурундуковская - рус телендә иҗат итүче шагыйрәләребезнең берсе. Ул яшәеш өчен бик тә мөһим булган хакыйкать, күңел матурлыгы, изгелек кебек сыйфатларны алга куя. Аның әсәрләрендә без уйланучан, ярдәмчел, вөҗданлы кеше образын күрәбез. Шул ук вакытта табигатькә, ел фасылларына, музыка сәнгатенә мөнәсәбәтле миниатюралары да бик җылы тәэсир калдыра. Бүген газетабызда...


Елена Бурундуковская


Тормышымның дәреслеген язам.
Язамын да ертам битләрен.
Кабатлаулар монда кирәк түгел,
Өлгерәлми калсам нишләрмен.

Белмәк булам - кем мин, кая барам,
Бу дөньяда мине кем тота.
Ярый әле таныш йолдыз биргән
Өмет нуры мине җылыта.

Үткән белән киләчәкне уйлап
Баш катырмыйм, мәгънә юк анда.
Шушы көнем, бары шушы мизгел
Кирәк миңа бөтен җиһанда.

Бу мизгелдә дөнья хакиме мин,
Үз язмышым - минем кулымда.
Әрнү, сыкрау катыш үткән еллар
Әсир бүген минем учымда.

Тиздән, менә тиздән аңлармын күк
Бу тормышның тирән мәгънәсен.
Капламасын гына күзләремне
Гүзәл билгесезлек пәрдәсе.

* * *
Нарат исе килгән балачакта
Ял итәбез елга буенда.
Нәни канатларын җилпи-җилпи,
Бер күбәләк куна кулыма.

Елга тирәнлеген искәрмичә,
Йөзеп, чумып анда уйныйбыз.
Могҗизага әле ышанабыз,
Дөнья мәңгелек дип уйлыйбыз.

* * *
Үткәнем дә юк, киләчәгем дә,
Күкне күзәтеп торам тын гына.
Тәрәзә рамын чуарлап, бизәп,
Кыйгачлап ява бары кар гына...

Кабарган түшәк төсле ак болыт
Күккә эленгән бер рәсем булып...
Ялгызым тойган иркә мизгелем,
Тукта, ашыкма, көт бераз гына.

Үткәнем белән киләчәгемнең
Нәкъ уртасында торам түгелме?
Язмышмы соң бу, иркә мизгелме,
Җан әрнетүче хисләр генәме?

* * *
Уйланам: авыр күченү
Яңа көннәргә.
Үткәнемнән калган миңа
Бары күләгә.

Калган бары йөрәгемнең
Ярсуы гына.
Калган тагын учагымның
Ялкыны гына.

Шулчак нәрсәдер зеңгелди
Тәрәзгә тиеп.
Мәче мияулый икән бит,
Яз җитте, диеп.


Урал

Урал минем алда урала да
Болытларга кереп чуала.
Корыч тасма төсле бормалы юл
Тау итәкләренә чорнала.

Тоннельләре тулы эңгер-меңгер,
Кыяларның очы кырылган.
Урал тауның табигате төсле
Җәйрәп ята каты токымнар.

Безнең гомер, яшен уты кебек,
Тау сыртларын айкап юл ала.
Киңлекләргә чыгып тын ала да
Мәңгелеккә кереп югала.

* * *
Син, яратам, дигәч пышылдап,
Нурлар чәчә төнге тәрәзәм,
Ай бишеккә басып тирбәлә,
Аннан күккә аша тәгәрәп.

Син, яратам, дигәч пышылдап,
Кулларыңа синең кагылам,
Иркәләвең җанны эретә,
Күзләреңә карап табынам.

Син, яратам, дигәч пышылдап,
Мин дә шул ук сүзне
кабатлыйм.
Вакыт очып үтә сиздерми,
Киң галәмдә икәү калабыз.

Бер елмы бу, әллә мизгелме,
Илаһи бер көчкә ия без.
Шөбһәләнеп сөю аралаш,
Татлы бәхет эзли йөрәгем.

* * *
Тирә-ягым инде шәрә калган
Агачларым койгач яфрагын.
Ерак-ераклыклар якын сыман,
Аермачык күренә офыгым.

Табигатьнең кануннарын үтәп,
Дөнья йоклар иде тын гына,
Көзге җилнең әче сызгыруы
Яңгыр шаулавына кушыла.

Ә агачта калган соңгы яфрак,
Сары яфрак, ялгыз, бердәнбер.
Ул көрәшкә чыккан җилләргә дә,
Тормышка да каршы бергә-бер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading