16+

Финанс кризиста Адәм баласы малын, ә рухи кризиста күңел тынычлыгын югалта

Бүген дөнья яңалыкларын карасак, дөнья икътисады кризисы хакында бик күп ишетергә туры килә. Кыйммәтле акцияләр, доллар-евро, нефть, азык-төлек бәяләре, йорт җиһазлары товарлары бәясе кисәк артып, күпләрне куркуга салды. 

Финанс кризиста Адәм баласы малын, ә рухи кризиста күңел тынычлыгын югалта

Бүген дөнья яңалыкларын карасак, дөнья икътисады кризисы хакында бик күп ишетергә туры килә. Кыйммәтле акцияләр, доллар-евро, нефть, азык-төлек бәяләре, йорт җиһазлары товарлары бәясе кисәк артып, күпләрне куркуга салды. 

Әмма бүтән өлкәдә кризис башланганын без сизмәдек... Рухи кризис финансныкына караганда, бик күп тапкырга авыррак. Чөнки депрессия, мораль чикләр бозылып, җан тынычлыгы югалудан да авыры юк. Ислам дине күзлегеннән генә түгел, ә дөньяви күзлектән карасак та, кешелек дөньясының соңгы 30-40 елда никадәр үзгәргәне күренә. 30-40 ел элек, кая инде, 20-25 ел элек кешеләр бөтенләй башка иде. 

Без элегрәк бер-беребезгә ярдәмләшә идек. Өмә уздырулар бик еш була иде. Авылда печән алып кайтылса, аны бөтен авыл белән җыелып урнаштыра иде.

Мунча керү сирәк күренеш булып, хуҗалар күршеләрне, туганнарны юынырга чакыра торган булганнар. Үзара аралашу гына түгел, гаилә мөнәсәбәтләре дә дини нигезләрдә төзелгән. Төпчек ул төп йортта калып, ата-ананы карап, тәрбияләп, аларны соңгы юлга озаткан. Ятим калган туганнарын асрамага, уллыкка, кызлыкка алу язылмаган кагыйдә булган. Гаилә, дуслык, рухият, милләт һәм дин кыйммәтләре кадерләп буыннан-буынга тапшырылган. Бу мирас йөз еллар буена халыкта яшәгән, бәрәкәт шушы кыйммәтләрне саклаган өчен иңгән. Аллаһы Тәгалә Корьәндә дә безгә шушы хакта искәртә. Мөхәммәд пәйгәмбәр гәләйһис сәламнең хәдисләрендә дә җиткерелә.

Шушы кыйммәтләр югалуга, кешелек арасында татулык та, бердәмлек тә, бәрәкәт тә, тынычлык та юкка чыкты. Кеше рухи, дини, милли мирасны финанс кыйммәтләргә алыштырды. Кеше мал артыннан куып, үзенең бу дөньяга килүенең төп максатын онытты да, бер-бер артлы сынауларга дучар булды. Монда бик күп фәлсәфә кылып була, әмма хакыйкать - ул хакыйкать. Күңелдә иман һәм Аллаһы Тәгаләгә таяну булган очракта гына, җанга тынычлык алып була. 
Безгә эшне игелек кылудан башларга кирәк. Тиздән изге Рамазан айлары җитә. Шушы айда ялгыз, ятим, авыру,  авыр хәлдә булган кешене сөендерик. Әби-бабаларыбыз безнең шушындый тормышыбызны күреп, безне бәхетнең иң югары ноктасында яши, дип уйларлар иде. Әмма бу алай түгел. Безнең тормышыбызда шөкер итү, рәхмәт әйтү җитми.

Хәтта иң якын кешеләребез өчен дә рәхмәт сүзләрен кызганабыз. Кайвакыт әшәкелек кылучыларны күреп: “Бу шуның кадәр әшәкелек кыла, ничек җәза килми соң моңа?”, - дип әйтәбез. Әмма шушы урында бер кыйссаны әйтеп узасы килә. Көннәрдән бер көнне дин галиме янына күп гөнаһ кылучы килә һәм әйтә: “Менә сез гөнаһ кылмаска кушасыз, Аллаһ җәзасы белән куркытасыз. Ә менә мин гөнаһ кылам, ә җәзасы юк”, – дип әйтә. 

Галим аның бу сүзләренә җавап итеп: “Ә син күңелеңдә тынычлык, гыйбәдәтләреңдә - ләззәт, эшләгән изгелекләреңдә - рәхәт, эшләп алган ризыгыңда - бәрәкәт сизәсеңме?". Теге бәндә башын аска ия. Ә галим: «Күрдеңме? Аллаһ сиңа күктән таш та яудырмады, аяк астыңда җирне дә ярмады. Ә сине фәкать Аллаһ рәхмәтеннән ерагайтты”, - диде.

Безнең рухыбыз бар. Тәнгә ризык кирәк булган сыман, рухи ризык та кирәк. Тәннәребезне матурлыйбыз, яхшы гельләр белән юынабыз, матур кием киенәбез. Җанда да шундый тәрбия һәм хөрмәт кирәк. Игелек кылган саен, калебебез каралыктан арына, чистара бара. Бигрәк тә  Рамазан аена кергәндә, шул хакта уйланыйк. Аллаһ каршысына чиста калеб белән барган очракта гына без җәннәтле була алабыз! 

Финанс кризиста Адәм баласы малын, ә рухи кризиста күңел тынычлыгын югалта. Безгә мал югалтудан курку урынлы булмас, Аллаһы Тәгалә инде күптән тиешле ризыкны билгеләде, безгә сәбәбен генә кыласы. Ә инде рухи ризыкны без гыйбәдәтләр, изгелекләр аша алабыз. Иң мөһиме – калеб вә тән сәламәтлеге, калганын Аллаһ Тәгалә Үзе җайлап бирә!

Алмаз Галимҗанов.
Фото: https://pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading