16+

Фирдүс Тямаев: «Нигә кирәк ул җырларның стилен үзгәртү? Ул бит малайдан кыз ясаган кебек килеп чыга»

Татар эстрадасының популяр җырчысы Фирдүс Тямаев һәм аның күп җырларының авторы Сәкинә Хәйруллина журналистлар белән очрашты. Анда яңгыраган иң кызыклы сорауларга җавапларны сезгә дә тәкъдим итәбез.

Фирдүс Тямаев: «Нигә кирәк ул җырларның стилен үзгәртү? Ул бит малайдан кыз ясаган кебек килеп чыга»

Татар эстрадасының популяр җырчысы Фирдүс Тямаев һәм аның күп җырларының авторы Сәкинә Хәйруллина журналистлар белән очрашты. Анда яңгыраган иң кызыклы сорауларга җавапларны сезгә дә тәкъдим итәбез.

- Фирдүс, җырчы популяр, хакимияткә якыная барган саен аның авызы йомыла бара. Синең белән дә шундый хәл булмас дип уйламыйсыңмы?
- Беренчедән, мин хакимияткә якын кеше түгел. Иҗат дөньясы ул аерым дөнья. Мин иҗат белән кайныйм, җырлар язам, концертлар куям. Минем төп максатым шул. Сәясәткә керергә тырышмый. Анды мәсьәләләрне без генә хәл итеп бетерә алмыйбыз. Мин авыл баласы, төп нигезем дә шунда. Түбән Норлатта өч мәчет, 400 урынлык клуб бар. Ләкин соңгысы инде егерме ел ремонтка ябылган. Ә безнең авыл иң актив авылларның берсе. Йөрәк әрни. Әгәр шушы клубны ясасалар, мин ел саен бушлай концерт куяр идем. Хәер, хәзер Сабантуйны да ниндидер бер кысага керттеләр. Югыйсә, аны оештыруга үзебезнең акчабызны кертәбез. Аны уздырыр өчен дә кемгәдер ялынырга, шалтыратырга кирәк. Үзем оештырган Сабантуйга да 30 лап җырчы кайтты. Норлат халкы гомер күрмәгән Хәмдүнә апаны һәм башкаларны күрделәр. Мин үзем дә ун ел клуб мөдире булып эшләдем. Бүгенге көндә анда проблемалар бик зур. Аларның барысын да әйтә башласам, мине үзләренә бөтенләй чакырмаска мөмкиннәр, ләкин йөрәк әрни. Мин кискен, агрессив кеше. Күпвакыт проблемалар турында кычкырып әйтеп атам да, аннан соң: "Ник бу турыда әйттем инде", "Нигә кирәк булды инде бу миңа?" дип уйлыйм. Дөрес аңлагыз, тирәнгә үк кереп китәргә ярамый, чөнки минем гаиләм бар...

Районнардагы концертлар вакытында түрәләр өчен буш урыннар калдыру элек-электән килгән. Тик ни өчен бу шулай? Без бит залны тулысынча арендага бирәбез. Мәдәният бүлеге хезмәткәрләренең үз кешеләрен чакырасылары килә икән, түләсеннәр дә чакырсыннар. Без бит процентны төшермибез. Бүгенге көндә кайбер районнарда хәтта бәдрәф, юынырга урыннары юк, кыш көне бүлмәләре салкын. Ләкин процентны сыдырып алалар! Бу күп артистларның проблемасы инде... Ләкин моның белән көрәшергә кирәк. Без артистлар өчен һәр тиен санаулы. Быел 3 миллион сумга йөк машинасы алдык. Аңа ун миллионлык җиһаз тутырдык. Аны карап торырга кирәк. Бүгенге көндә төркемдә үзем белән бергә 14 кеше эшли. Аларга аена 60 мең хезмәт хакы түләргә кирәк. Быелгы яңа концерт сезонына төркемдә үзгәрешләр бар. Минем белән тулай торакта бергә яшәгән, төркемдә ун ел эшләгән Рүзил Вәлиев китте. Аның үзенең җырлары бар, театраль егет, туйлар, мәҗлесләр алып бара. Матур итеп дусларча саубуллаштык. Төркемгә яңа карашлы биючеләр килде.

- Фирдүс, синнән берничә тапкыр: "Мин беркайчан да йолдызлык чире белән авырмаячакмын", - дип ишеткәнбез бар. Аның чиге кайда соң?
- Мин ул чагында дөрес әйтмәгәнмендер. Аны төзәтеп, "йолдызлык чире белән авырырга язмасын" дип теләр идем. Аллаһы Тәгалә байлык, дан-шөһрәт белән дә, ярлылык белән дә сынарга мөмкин. Ул сынауларны безгә дөрес итеп үтәргә генә кирәк. Минем үземә кайвакыт "йолдызланасың" диләр. Ләкин, гафу итегез, кайвакыт гаиләм белән кафеда ашап утырган чагында читтән видеога төшереп утыралар. Бу тәрбиясезлек бит инде. Ә инде: "Фирдүс, синең иҗатыңны яратабыз. Синең белән фотога төшәргә мөмкинме?" - дип килеп сорасалар, күңел була. Әле хатын янында бер башка күтәрелеп тә китәм. "Күрдеңме мине ничек яраталар", - дип шаяртып алам.

- Артист җиде көн рәттән концертта тере тавышка җырлый аламы?
- Ала. Узган сезонда мин 200 концерт куйдым. Һәм тере тавышка. Нәкъ менә узган сезонда. Аннан алдагысында авырган идем, шуңа күрә узганында алдан ук саклану чараларын күрдек. Шулай да авырып, тавышым беткәч, концертны күчерергә дә туры килде. Уңайсыз, әлбәттә. Югыйсә фонограммага да чыгып җырларга булыр иде. Аның каравы, соңыннан күңел чиста. Концертыңа халык зал тутырып килгән икән, аның нинди зур бәхет икәнен сез аңламыйсыз да! Ул халәтне аңлатып булмый...

- Популярлыгыгыздан файдаланасызмы?
- (Көлә) ГАИ хезмәткәрләре туктаткач, сөйләшеп, мәсьәләне хәл итәбез инде... Файдасы бар. Ләкин: "Сезгә бик авырлык килә торган булса, штраф салыгыз, түлим", - дим. Хастаханәдә дә беркайчан да "мине кертегез" дип табиб янына чиратсыз кергәнем юк.

- Эстраданы күзәтчелек итүче орган кирәк дип саныйсыз?
- Тәртип кирәк, әмма кысарга ярамый. Бүген татар эстрадасы җырчылары үз-үзләрен туендыра, хөкүмәткә салым түли, туган телебезне пропагандалый. Быел мине "Үзгәреш җиле"нә чакырганнар иде. Анда барудан баш тарттым, чөнки "Гомер үтә" җырын джаз стилендә җырларга тәкъдим иттеләр. Нигә кирәк ул? Ул җырны халык ничек бар, шулай кабул итте. Хит булды. Ул бит инде малайдан кыз ясаган кебек килеп чыга. Мин аны ул стильдә бөтенләй күрә алмыйм. Ни үзгәрә соң? Мине яраткан тамашачым: "Фирдүс әллә нишли башлады" дип әйтергә мөмкин бит. Татар бервакытта джазны кабул итмәде. Ул безнең менталитетка туры килә торган стиль түгел. Безгә якын жанр ул - попса. Минем һәр җырым күңелемнән чыга. Сәкинә апа иҗат иткән "Ташлап китмә, әнкәй" җырын башкарганда да гел елыйсы килә. Әни аны бөтенләй тыңлый алмый. "Үзгәреш җиле" дә ул бер проект кына. Берни дә үзгәртә алмады һәм үзгәртмиячәк тә. Ул зур бер концерт кына булды. Ә елга бер тапкыр уздырыла торган концерт эстраданы үзгәртә алмый. Җырларны, җырчыларны иләк аша или торган худсоветлар булырга тиеш. Ләкин биш ел элек миңа шундый орган аша узарга туры килсә, мине эстрадага кертмиләр иде. Аннан акрын гына камилләшеп, тәнкыйтькә дә колак салып, алга барабыз. Шулай булгач, сорау туа: кирәкме ул?

***

Сәкинә Хәйруллина, җырлар авторы:
- Мин җыр сүзләрен теге яки бу категория кешесе генә язарга тиеш, дип әйтә алмыйм. Кемгәдер илһам килә икән, кемдәдер җыр туа икән, рәхим итсен. Элек җырның җыртыгы юк, дип әйткәннәр. Бу мәкальне әйткән заманда шулкадәр җыр, шулкадәр шагыйрь булыр дип уйламаганнардыр, күрәсең. Кызганычка, хәзер җырның җыртыгы бар. Мин моны җыр авторы буларак әйтмим, бәлки үземне дә шунда кертәләрдер. Эльмира Җәлилова, Гөлнара Сабирова шикелле яшь, матур, эчтәлекле, күңелгә үтәрлек итеп яза торган авторлар янәшәсенә омтылу бөтен кешегә барып та бетмидер, бәлки. Ләкин күп җырлар бер-берсен кабатлый һәм аларның я рифмасы туры килми, я эчтәлеге сай була. Хәтта мин хөрмәт иткән артистларның репертуарында да шундый җырлар очрый.



Фото: tatar-inform.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading