16+

Фәнис Җиһаншага ни өчен кибеткә иртән йөрергә кушканнар?

Театр һәм кино артисты Фәнис Җиһанша ипигә дип кибеткә баргач аптырашта калган. Кибет киштәләрендә ярмалар калмаган ди. Сатучы да икенче юлы иртәнрәк килергә кушкан. Социаль челтәрдә ул шуның турында язып чыкты.

“Бүген көне буе чит илдәге дустым белән языштык. Дөресрәге, ул яза, бик куркытырга теләмичә генә, сак кына... сизәм.

Мин бер күзем аның сообщенияләрен укыйм, икенчесе белән кибет киштәләрен күзлим. "Ашарларга алдыгызммы?" – ди.

"Бездә берни калмады, домашний ареста утырабыз". Ә без эшлибез, тынычлык Казанда, дим. "Башта без дә ихахай-михахай йөргән идек, чума көтмәгәндә килде, өлкән артистларыгызны саклагыз" ди.

Нәрсә диим инде, Аллага тапшырдык! – дидем дә кибеткә кердем. Ипи булса да алыйм, дим. Чөнки кичке унынчы яртыда, 50-60 сумлык чүпрәсез кара ипиләрне 10-15 сумнан скидка белән саталар анда. Нинди ипи, ярмаларның бөртеге дә калмаган... ⠀ ⠀

Маска кигән кассирның иртәгә иртәнрәк килергә кушуын тыңлап, кайтып китәргә туры килде... Сез дә шикләнәсезме ул, бер айлык продукция җыючылар бармы арагызда?” дигән актер.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading