Юрий Гагаринның космоска очышы 1961 елда Советлар Союзына гына түгел, бөтен дөнья өчен дә гадәттән тыш вакыйга булды.
Әмма белгечләрнең игътибарын очыш кына түгел, космонавтның җиргә төшүе дә җәлеп иткән.
25 елдан соң гына Гагаринның, барысы да уйлаганча, космик корабта түгел, ә парашютта төшкәнлеге билгеле булды.
Ел саен 12 апрельдә безнең илдә Космонавтика көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә 1961 елның шушы көнендә Юрий Гагарин кешелек тарихында беренче тапкыр космик очыш ясады. Гагарин Җир планетасында 108 минут булмый торган, ә аннары, газеталар язганча, уңышлы рәвештә Саратов өлкәсенә төшеп утырган.
Космонавтны иң беренче булып җирле урманчының хатыны Анна Тахтарова һәм аның оныгы Рита күреп ала. Башта, «кызгылт сары могҗиза»ны күргәч, Анна Акимовна белән Рита тизрәк таю ягын карый. Ләкин Гагарин аларга, мин үз кеше, совет кешесе, дип кычкыра. Шуннан соң инде Тахтарова, аның кеше булуын аңлап, Гагаринга хәтта шлемын салырга ярдәм итә. Ә аннары хәрбиләр килеп җитә. Бу вакыйга күп кенә басмаларда бер генә тапкыр тасвирланмаган инде. Тик 25 ел дәвамында бер генә журналист та бер тапкыр да дөреслекне – үзебезнең космонавтның ничек төшүе турында әйтми. Киң җәмәгатьчелек Юрий Гагарин космик корабль кабинасыннан чыккан дип ышана. Хәер, нәкъ менә шулай дип совет хакимияте бөтен кешене ышандыра да инде.
Юрий Гагаринның космос корабында төшмәве турындагы шик геройны хөрмәтләүнең беренче көннәрендә үк барлыкка килгән. Гелий Сәлахетдинов үзенең «Приключения на орбитах» китабында язганча, матбугат конференциясе вакытында чит ил журналистларының берсе Гагариннан ничек төшүе турыдан-туры сораган. Космонавт, уңайсызланып, чара җитәкчесе белән нәрсә турындадыр сөйләшкән һәм хәбәрчегә җавап бирүдән качарга тырышкан. «Баш конструктор, – ди Гагарин, – корабльне утыртуның ике ысулын фаразлады: аның эчендә һәм очу аппаратыннан тыш». Гагарин үзенең җиргә төшү ысулы турындагы чын мәгълүматны бирергә хокукы булмавын яхшы аңлый. Эш шунда, Юрий Алексеевич чыннан да катапультация ясаган һәм җиргә парашютта төшкән. Ләкин ул елларда җиргә төшүнең куркынычсызрак ысулын берәү дә уйлап чыгармаган.
Бу хәл Гагаринның батырлыгын һич тә киметеп күрсәтми, ләкин телең озын булу аркасында нәрсә буласын ул яхшы чамалаган. Ни өчен кирәк булган бу серлелек? Космик очыш чынлыкта да булган бит. «Гагаринское время. 1960-1969 годы» китабы авторы Валерий Лесников раславынча, әгәр совет батырлыгына бюрократик күзлектән якын килсәләр, аның очышын космик дип санамаслар иде. Халыкара авиация федерациясе (ХАИ) таләпләренә караганда, кеше җирдән старт ясап, космоста булса һәм бер үк очу аппаратында төшеп утырса гына космик статус бирелгән. Нәкъ менә шуңа күрә СССР хакимияте Юрий Гагаринның космик корабльдән чыгып, җиргә парашют ярдәмендә төшү фактын 20 елдан артык яшергән. Бу серне чишү артык лыгырдаган кешегә иң начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин иде.
Шулай итеп, Гагарин триумфыннан соң ике ел узгач, беренче космонавтлар өчен катапульт сынаган очучыларның берсе Валерий Головин кафеда очраклы әңгәмәдәшләренә Юрий Гагаринның корабта түгел, ә парашютта төшүе турында сөйләгән. Бер айдан соң Головинны эштән читләштерәләр, ә тагын берничә атнадан соң очучы үзе яшәгән күпкатлы йортның балконыннан егылып төшеп һәлак була.
(“Русская семерка”)
Дилбәр Гарифуллина тәрҗемәсе.
Фото: https://pixabay.com/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар