16+

Гаилә кору өчен идеаль яшь – ул нинди?

Сораштыруда катнашкан яшьләрнең 55 проценты кияүгә чыгу өчен идеаль яшь 21-24 дип, җавап бирде, ә 36 проценты 25 һәм тагын да соңрак, дигән фикердә. Калган 9 процент кияүгә чыгуны яшькә карап түгел, ә йөрәккә карап хәл итәргә кирәк, дип билгеләде.

Гаилә кору өчен идеаль яшь – ул нинди?

Сораштыруда катнашкан яшьләрнең 55 проценты кияүгә чыгу өчен идеаль яшь 21-24 дип, җавап бирде, ә 36 проценты 25 һәм тагын да соңрак, дигән фикердә. Калган 9 процент кияүгә чыгуны яшькә карап түгел, ә йөрәккә карап хәл итәргә кирәк, дип билгеләде.

Өйләнү мәсьәләсен шулай ук процентлар мисалында карасак, иң популяр җавап (78 процент) – 25-30 яшь аралыгына туры килде. Икенче урында (12 процент) – 30 һәм өстә. Өченче урында 21-24 яшь аралыгы. Әлбәттә, “вакыты килеп җиткәч” дигән вариантлар да яңгырады.

“Туйны ничек уздырыр идегез?” Иң еш очраган җавап (38 процент): “Якын кешеләрне җыеп, туй итеп, ә калган акчаны сәяхәт яки уртак кызыклы хыялга

тотарга теләр идем”. Барлык йолаларга таянып, туган-тумачаларны җыярга теләгән яшьләр дә бар. Андыйларның саны – 32 процент. Яшьләрнең 20 проценты туй ясап тормыйча, никах кына укыту яклы. Калган 10 процент бары тик әти-әниләр һәм шаһитләр белән ЗАГС бүлегенә барып язылышырга җыена.

“Тормыш иптәшең нинди булырга тиеш?”, – дип сорагач, егетләр күбесе: “Акыллы һәм тыйнак”, – дип җавап кайтарды. Кызларга килгәндә, алар булачак ир итеп тормышны алып бара торган, җаваплы, игътибарлы һәм юмор хисенә ия булган егетләрне күрәләр икән.

Нәтиҗә: идеаль булып булмыйдыр ул, сөясең икән, аны кимчелекләре белән дә кабул итәсең инде.

Земфира.

Фото: //pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading