16+

Гарифҗан Мөхәммәтшин: «Калды микән уйлар – без уйламаган»

Табигатьтә тәүлегенә кырыкка кырлана торган көз. Әле генә кояш карый да бар җиһан алтынга күмелә, кинәт кенә салкын җил исеп, куырып ала, ул арада җитен яңгыр яфракларның битен юа... Язмамның герое Гарифҗан Мөхәммәтшин да бу дөньяга көзен килгән. Бер карасаң, ул үзе дә көз кебек күп төрле, күп кырлы. Анык...

Гарифҗан Мөхәммәтшин: «Калды микән уйлар – без уйламаган»

Табигатьтә тәүлегенә кырыкка кырлана торган көз. Әле генә кояш карый да бар җиһан алтынга күмелә, кинәт кенә салкын җил исеп, куырып ала, ул арада җитен яңгыр яфракларның битен юа... Язмамның герое Гарифҗан Мөхәммәтшин да бу дөньяга көзен килгән. Бер карасаң, ул үзе дә көз кебек күп төрле, күп кырлы. Анык...

«Русь, куда же несешься ты? Дай ответ!» - бу сүз­ләр Николай Гогольныкы. Гасыр ярым элек бөек язучы һәм фикер иясе йөрәк әрнүе белән куйган әлеге сорау русиялеләрнең күпчелегенә тынгылык бирми. Илнең гап-гади гражданнарыннан алып иң зур фикер ияләренә кадәр шушы сорауга җавап эзли. Таба алмагач, аптырап, Тютчев сүзләре белән «Умом Россию не понять...» дип кул селти дә, бөек Пушкинга кушылып, «...черт догадал меня родиться в России с душою и талантом!» дип көрсенеп, Лермонтов сүзләре белән «Прощай, немытая Россия!» дип, бәхет эзләп чит илләргә юнәлә яки, үз эченә бикләнеп, тормыш баткагына, Горькийча әйтсәк, «на дно» тәгәри», - дигән иде ул бер очрашуда. Кем белә, бу юлы бәлки менә шул сорауларга да җавап табарбыз.

- Халыкны яратып була, син кешене яратып кара... Бу сезнең сүзләр, Гарифҗан Садыйкович. Гомер буе халык арасында эшләдегез, инде ничә ел тарих актарасыз, узган чор кешеләре белән архив битләрендә очрашасыз, бүгенге буын инде безнең күз алдында. Кешеләрдәге нинди сыйфат дәверләрдән дәверләргә саклана, кайсын инде югалтып киләбез?

- Халыкның борынгыдан тамырдан сакланып килгән үз рухы булган. Ул хезмәт сөйгән, һөнәрле булган, бер-берсенә ярдәм иткән, бер-берсенә якын булган. Өмә белән йорт салганнар, өмә белән печән җыйганнар. Без бүген менә шушы рухны югалтып киләбез. Хәзер һәркем үз эченә бикләнгән, ул көнләшә. Аның өчен иң мөһиме - байлык, акча. Бүтән бернәрсә дә кирәкми. Дәүләт турында, аның сәясәте турында да уйлаган кеше юк. Бездә дәүләт аерым, халык аерым яши. 1861 елда крепостной хокук указ белән алынган, ләкин халыкның күңеленнән аны ничек алып атарга соң? Варлам Шаламовның «Колыма хикәяләре»ндә без моны ачык күрәбез. Кешегә ирек бирелә һәм ул югалып кала, иреге белән ни эшләргә белми. Моисей да үз халкын, коллыктан чыгару өчен, кырык ел чүлдә йөрткән дип укып беләбез. Әлбәттә, бүген безнең барыбыз­ны да тел мәсьәләсе борчый.
- Туган телне белү, өйрәнү иң беренче чиратта гаиләдә булырга тиеш түгелме?
- Гаиләгә генә кайтып кала икән, без телебезне югалтабыз. Мисал өчен, бала гаиләдә телен белә, камил сөйләшә дип әйтик. Җәмгыятьтә бу тел кирәкми икән, аның балаларында ук туган телгә ихтыяҗ югалачак. Гаиләдә генә яшәгән телнең гомере 30-40 ел. Сугыш чорын алыйк әле, бер сүз русча белмәгән татарлар сугышка кергән, нинди зур батырлык­лар күрсәткәннәр. Татарның татар булып калуы дошманны җиңүгә каршылык була алмаган кебек, һәр милләтнең үз йөзен, телен, гореф-гадәтләрен саклавы илнең бөтенлеген какшатмый, киресенчә ныгыта. Үз урынында булган җаваплы җитәкчеләрнең, ил башларының моны аңлавы кирәк.
- Гарифҗан Садыйкович, сез бик күп җитәкчеләр белән аралашкан. Җитәкче кеше нинди булырга тиеш дип исәплисез?
- Бик тә зыялы, һәр тармак буенча белеме һәм үз фикере булыр­га тиеш аның. Шундый әйтем бар: ишәккә ат йөген салмыйлар, атка - ишәкнекен. Син белгечне бу урынга куйгансың икән, тиешле йөген дә сал. Аңа ышан, фикеренә колак сал. Булдыклы җитәкче янына булдыклы кешеләрне җыя, булдыксыз, үзен узып китмәсен дип, үзеннән түбәннәрне. Шуңа күрә аның эше дә бармый.
- Кабат сезнең иҗатка кайтыйк. Шагыйрь, бик күп җырлар авторы, публицист. Соңгы елларда укучылар сезне робагыйлар аша танып белә. Бу күңел халәтеме, заман таләбеме? Ни өчен робагыйлар?
- Бүген тормыш динамик. Робагыйлар кыска гына дүрт юллыкта фикерне укучыга җиткерә. Ул хәтердә кала торган, йөрәккә керә торган фикер. Робагыйларым турында урамда килеп әйтәләр, яныма килеп тә сөйләп күрсәтәләр. Шул ук вакытта робагыйларны гади дүртьюллык белән бутарга да ярамый. Аның үзенең язу техникасы бар. Анда нәсыйхәт, фәлсәфә, юмор да булырга мөмкин. Кайберәүләр робагыйларда нәсыйхәт кенә була дип ялгышалар.
- Бу яшәеш гап-гади узыш,
ярыш.
Шул узышта калышмыйм, дип
чабып барыш.
Финишка да калган инде тик
бер карыш,
Йөрәгемә әйтәм карыш,
карыш.
Робагыйларда фикергә өс­тенлек бирелә, шигърияттә хискә дисәк...
- Сүз дә юк, шигырьдә лирика көчлерәк, шул ук вакытта анда фикер дә булырга тиеш. Кайбер шагыйрьләрне тыңлап хәйран каласың, фикерен әйтеп бетергән, әле аннан соң да биш-алты куплет дәвам итә. Әнә шунда туктарга тиеш иде югыйсә. Хәтерлим, бер вакыт Шәүкәт абый Галиев шигырь укыганда мине: «Җитте, тукта, үз фикереңне әйттең бит инде», - дип, усал һәм кискен итеп әйтеп туктаткан иде.
- Сез үзегез бүген остаз булып, яшьләргә менә шундый шелтә белдерә аласызмы?
- Әйтәм, нинди әйтмәгән. Кайберләренә сәгатьләр буе аңлатасың, сөйлисең. Башка берәүнең фикеренә колак салу юк, һәр каләм тибрәтүче үзен бик бөек саный. Бәлки замана да бозадыр, таләп кую юк.
- Моны ничек аңларга? Бүген без демократия, сүз иреге, һәркем теләгәнчә иҗат итә ала дибез түгелме?
- Иң элек демократия сүзенең мәгънәсен дөрес итеп аңлау юк. Бездә демократияне нәрсә эшләсәң дә ярый дип аңлыйлар. Яз көне болынга чыккан бозау шикелле, кая барып бәрелергә белмиләр. Бәлки бу идеология юклыктандадыр. Тормышка җиңел караш, таләп юк. Пәйгамбәребезгә мөселман нинди булырга тиеш дип сорау биргәч әйткән бит. Мөселман кеше теле белән дә, гамәле белән дә беркемне дә кимсетергә тиеш түгел дигән. Демократия дә ул иң беренче чиратта башкаларны хөрмәт итү, рәнҗетмәү.
- Кайчан һәм кайда күңелегез һәм җаныгыз белән ял итәсез?
- Башның ял иткәне юк. Соңгы вакытта үзем дә шуңа игътибар итәм. Гел уйланам, борчылам. Абыйлар исән вакытны сагынам, рәхәтләнеп бер сөйләшергә иде... Иҗатымның юл башында акыллы фикерләрен биргән олпат язучылар бар иде.... Хәсән Туфан белән бер тәүлек сөйләшеп сүзләребез бетмәде. Фикерләшергә алар җитми...
Калды микән уйлар - без уйламаган,
Калды микән утлар - без уйнамаган...
Кабатлыйсы мәллә, туган, бу гомерне,
Кала күпме гүзәл без туйламаган...
* * *
Бер уйласаң, бу мәхәббәт харап инде,
(Мәхәббәт бакчасында без карак инде),
Тфу-тфу, үткәннәргә-сүткәннәргә
Абзагызда өч мәртәбә талак инде.
* * *
Без яшь чакта шактый гына мутлы идек,
Кыз-кыркыннар арасында хутлы идек,
Тик шуларның берсе - гомер юлдашым
Кырт кистерә, сөйләмәче юкны, диеп.
* * *
Ике яры тора кочып инешне -
Һәр инешкә ике яры тиешле,
Безнең кебек егетләргә тик бер яр -
Бу гаделлек түгел инде, кәнишне.
* * *
Кайчакларда җор булам мин -
Әлмәндәрме?
Кайчакларда хәтерләтәм
Пәйгамбәрне,
Әлмәндәр дә, Пәйгамбәр дә булып,
йөрәк,
Ахыргача барыр синдә дәрман бармы?
* * *
Һәркөн саен арта бара югалтулар.
Юатма син, кирәк түгел юатулар,
Югалтулар арткан саен янәшәдә
Авырая бара икән юл үтүләр.
* * *
Яшьлегемдә нидер калган онытылып
Изге эшләр - өлгермәгән мин кылып,
Нидер көткән күзләр калган моң тулып
Хыялларым - ирешмәгән омтылып...
* * *
Әллә соң без төшеп калган егетме,
Егетләрнең егете без - элитный,
Чибәр кызга караганда тик менә
Баш әйләнә, тел бәйләнә - ни җитми?
* * *
Әткәй сүзе - ир була бел, намус сатма,
Нәфес ауда йөргән чакта йөрәк сакта.
Сорый кебек әткәй көн дә күзгә карап
Егет була алдыңмы, дип кирәк чакта?

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading