Ләкин Халитҗан абзый бик акыллы, бик уңган кеше булып чыкты. Тынгысыз иде. Бер генә минутын да бушка уздырмас, арыдым дип тормас. Эт булып басудан кайтканнан соң да тагы ниндидер эш уйлап чыгарырга мөмкин. Аз гына яңгыр сибәләдеме, комбайннарны туктаталар. Кешеләр ял итә. Ә без урманга китәбез. Йә баганалык, йә киртәлек әзерлибез. Шул рәвешле бер җәй эчендә минем дә, абзыйның да киртә-кураларын яңартып, койма тотып өлгердек. Икебезгә дә мунча салырлык агач әзерләдек. Һәм мин, гомеремдә беренче кабат: «Эх, менә шушындый әтиең булсын иде!» - дип моңаерга мәҗбүр булдым.
Кызып китү, бер-береңә нәрсәдер ыргыту түгел, авыр сүз әйтешкәнебез дә булмады. Халитҗан абый шаяртырга, ирештерергә ярата иде анысы.
- Карале, син кызлар янына барганда да шулай артыңны сузып, тавык тотарга барган кебек барасыңмы ул? - дип, йөрешемнән көлә.
Көтүдән дә алданрак өйгә килеп керә дә:
- Нәрсә, сыерың кереп уятыр дип йоклап ятасыңмы әллә, тор, яп-яланаяк малай, - дип, юрганны ачып җибәрә. Әни таң беленердән үк эшкә киткәч, көтү чыгару минем өстә, ә көтүең калса, бу - гарьлек. Шуңа мин, күзне тондырып, абзарга чабам. Тик абзый кеткелдәп каршы төшә: - Ярый, көтүне кудым инде. Чәй эчеп ал да китәбез.
Кайчагында ихата почмагындагы җиргә сеңеп беткән сапсыз иске балтаны чокып чыгара:
- Бу балта монда нәрсә эшләп ята?
- Ну, белмим... Ята инде шунда...
- Синең булдыксызлыгыңны күрсәтеп ята ул. Ал, мытымыда чарлап кайтырсың. Яхшы балта бу, менә ничек чыңлап тора. Үзеңнең күз юк инде ә, шуны күрергә?
Кайчагында үчекләве үзәккә үтсә дә, үзе әйбәт кеше булгач, мин дәшмим, кәеф кенә төшә. Сер бирмәскә тырышсам да, бу сизеләдер инде, ул шундук кеткелдәп көлеп җибәрә:
- Ихи-хи-хи, ачуланма инде. Әйтеп кенә караган идем бит.
Мин аның шушы сүзен әле дә яратам. Шәп бит! Ул чакта да ярата идем, әлбәттә.
Мин ачуланмыйм. Чынлап түгел бит. Әйтеп кенә караган кешегә ачуланып буламыни?!
Кайчагында аның бу сүзләре ешрак та кабатлана:
- Һи, әйтеп кенә караган идем... Гафу ит инде.
Ачуланмыйм, әлбәттә. Гафу итәм, тик онытмыйм, чөнки кешегә үзенең җитешсезлекләре турындагы сүзне әйтеп кенә карарга да ярамый. Ул сүз дөрес булса бигрәк тә. Ләкин аның бу әйтеме миңа да йога. Үзенә дә, башка урыннарда да ялгышрак нәрсә ычкындырсам, мин дә шуны кабатлыйм: «Һи, ачуланма инде, әйтеп кенә караган идем...» Файдасы тия.
Бер мәлне Халитҗан абый каядыр киткән иде. Үзем генә суктым. Ул чорда бер-берең белән ярышып эшләү иде. Бункер тулды. Машина чакырам. Берәү якынлаша, ләкин бер «Колос» үзе аңа таба җилдерә, миннән алда эләктерергә тели инде. Ике уйлап тору юк. Мин дә, машинаны алданрак эләктерергә дип, тизлекне арттырам. Теге комбайнер белән бер-беребезгә юл куярга теләмибез. Нәтиҗәдә, машинага алданрак өлгерәм, ә көндәшем минем копнительгә килеп керә. Ким дигәндә, ярты көнлек мәшәкать инде икебезгә дә. Ремонтка төшкәч, Халитҗан абый каршылый:
- Күзең чыккан идемени, шулкадәр кыланмасаң?!.
- Һи, ачуланма инде, бер генә кыланып караган идем... - дим, үзенә охшатырга тырышыбрак. - Гафу ит инде.
Ул да көлеп җибәрә.
Комментарийлар