16+

Хәния Фәрхинең «Бәйрәм» ансамбленә Дәниф Шәрәфетдинов кайтачак?!

Хәния Фәрхинең "Бәйрәм" ансамбле алга таба Дәниф Шәрәфетдинов белән эшләп карарга тели. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә "Бәйрәм" төркеме алып баручысы Ленар Насыйров әйткән.

"Әлегә Дәниф Шәрәфетдинов Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында Хәния Фәрхине искә алып үткәрелгән "Истә калсын!" концертларында катнаша алмады. "Чөнки аның Чаллыда үз концертлары бара. Әмма без аның белән сөйләштек инде. Ул риза. Дәнифнең үзенең дә безнең белән эшләп карау теләге булган. Аның Хәния апа белән җырлаган бик матур җырлары бар", - диде Ленар Насыйров.

Дәниф Шәрәфетдинов 1996-2001 елларда Хәния Фәрхи төркемендә эшләгән җырчы. Тумышы белән Актаныш районыннан. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятен тәмамлаган. Дәнифнең сәламәтлеге белән проблемалар булып вакытлыча урын өстенә калганлыгы да билгеле.

Искәртеп үтәбез, Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи 2017 елның 27 июлендә йөрәк өянәгеннән вафат булды. 23-25 сентябрьдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында Хәния Фәрхи истәлегенә "Истә калсын!" дип исемләнгән концертлар үтте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading