16+

«Хыял күккә әйдәгән чак»

Урыннары билгеле Чыңгыз ханның төрбәсе юк, Эзләнәләр, әмма тапмыйлар. Бардыр ул, бар! Чит-ятларга Күрсәтмиләр, серне саклыйлар. Күчем хан да шундый хәлдә. Беркем белми: кайда күмелгән? Аның карау алар икесе дә Балкып тора хәтер түрендә. Кирәк түгел кабер эзләү, Ләхетләре безнең күңелдә! Милләтенең данын күтәргәннәр Халкы йөрәгенә күмелә... Сыек буынлы булгач...

«Хыял күккә әйдәгән чак»

Урыннары билгеле Чыңгыз ханның төрбәсе юк, Эзләнәләр, әмма тапмыйлар. Бардыр ул, бар! Чит-ятларга Күрсәтмиләр, серне саклыйлар. Күчем хан да шундый хәлдә. Беркем белми: кайда күмелгән? Аның карау алар икесе дә Балкып тора хәтер түрендә. Кирәк түгел кабер эзләү, Ләхетләре безнең күңелдә! Милләтенең данын күтәргәннәр Халкы йөрәгенә күмелә... Сыек буынлы булгач...

Урыннары билгеле
Чыңгыз ханның төрбәсе юк,
Эзләнәләр, әмма тапмыйлар.
Бардыр ул, бар! Чит-ятларга
Күрсәтмиләр, серне саклыйлар.
Күчем хан да шундый хәлдә.
Беркем белми: кайда күмелгән?
Аның карау алар икесе дә
Балкып тора хәтер түрендә.
Кирәк түгел кабер эзләү,
Ләхетләре безнең күңелдә!
Милләтенең данын күтәргәннәр
Халкы йөрәгенә күмелә...


Сыек буынлы булгач
Чеченнарның ана телле
Мәктәбен ябып кара.
Ник тудымга төшерерләр
Батырып кара канга.
Бездә андый куркыныч юк,
Бетерәбез бик теләп.
Өстән төшкән һәр әмергә
Башны иеп, бит терәп...


Бумеранг булмасмы?
Их, бабайлар!
Равил Фәйзуллин
Бабайларны гаепләргә
Хакыбыз юктыр югын.
Ачу да килеп куя шул
Карасаң тарих юлын.
Көчләр тигез булмаган дип,
Аңлатма табып була.
Дәүләтсезлек ничә гасыр
Сулышны кыса, буа.
Көрәш әле дәвам итә.
Без исән! Шуңа шөкер.
Күсәк тоту чоры түгел,
Төп корал бүген - фикер!
Һәр мөмкинлек кулланылсын,
Эзләник, уяу торыйк!
Үзебезгә: - Их, бабай! - дип
Әйтмәслек булсын онык...


Барыбер рәхмәтлемен
Кош икәнне беләм лә мин,
Очып кына китәлмим.
Күкләр язган кагыйдәгә
Үзгәрешләр кертәлмим.
Канатым бар. Кала инде
Хыялда кагынырга:
Шундый мөмкинлек калдырган
Ходама табынырга...


Яшьләр аңлап бетерми
Җитәкчебез онытканмы
Үткән авыр чорларны:
- Алтмыш биш яшь бәйрәм түгел,-
Диеп борып чыгарды.
Үзе җитсә (...) аңлар әле,
Чын әйтәмме, юриме:
Алтмыштан соң килгән еллар
Һәммәсе дә - юбилей!


Кайчан җитлегербез?
Бер карасаң, безнең тормыш
Нәкъ балалар бакчасы.
Әнигә җыр багышлыйлар
Яше, карты - барчасы.
Сурәтләнә куллар, күзләр...
Бар елата торганы.
Тасвирланмый калды бугай
Бары аяк тырнагы.
Күпсенүдән түгел сүзем,
Түгел үпкә яңарту.
Бик табигый, күркәм гамәл
Изге затны ярату.
Кайчан балигъ булырбыз соң?
Эшләр күп бит, нишләргә?!
Вакыттыр дим әниләрнең
Итәгеннән төшәргә...


Бик тиз чистарырбыз
Командирлар солдатларны
Ялгышудан кисәтә:
- Делай как я! - диеп, әүвәл
Үзе эшләп күрсәтә.
Шәхси үрнәк мисалында
Аңлашыла күп нәрсә.
Өйрәнербез... өстәгеләр
Гадел яшәп күрсәтсә!


Икейөзлелек
- Авылларны ничек сакларга? - дип,
Гүләп тора киңәш-үгетләр.
Авторлары туксан сәбәп табып
Авылыннан (...) киткән егетләр...


Көчегез җитсә
Иген игеп, мал-туарлар карап
Сала тормышына күнеккәнмен.
Бодай сагызыннан җилем ясап
Туып-үскән җиргә береккәнмен.
Беләм, дуслар, мине яныгызда,
Биеклектә көтә күпләрегез.
Шартым бар шул: өскә - югарыга
Аулым белән бергә күтәрегез!


Теләсәң, җай табыла
Ыктан төшәм Агыйделгә,
Керәм Чулман, Иделгә.
Тарихтагы Илем аша
Барып җитәм диңгезгә.
Чыгар юлны халык таба,
Томала-томалама.
...Безне читлеккә яптым дип
Ялгышкан бер (...) томана...


Батырлык мәсьәләсе
Батырлык ул - зур максат хакына
эшләнгән ахмаклык.
Марат Кәбиров

Кызык карап ямь тапкандай,
Күпме халык тик тора.
Берәү суга ташлана да
Батучыны коткара.
Дөрләп янган утка кереп
Исән алып калалар.
Курку хисен җиңә торган
Көчне каян алалар?
Тормышта гел очрап тора
Тәвәккәллек - матурлык.
Һәркем булдыралмаганны
Эшли алу - Батырлык!


Гаепләргә ашыкмагыз
Матур сурәт гел үзенә тарта,
Туктап калып булмый күз күргәч.
Нишләргә соң безгә, янәшәдә
Чибәр кызлар шулай күп булгач?!


Ексаң ек инде
Бетерергә уйладың син мине
Яраттырып.
Күптән онытылган хисләремне
Яңарттырып.
Шунсы гаҗәп: гел генә дә килми
Карышасым.
Кыз ярәшеп йөргән егетләрдән
Калышасым.
Матур-матур сүзләр җыеп йөрим,
Тәҗелләрен.
Борчылма син. О'кэй булыр. Мин бит
Тәҗрибәле!


Гарьләнү ярдәме
Учагыңда яндырдың да
Көлемне ташлап киттең.
Үпкәләмим. Түбәнсетеп
Син мине шагыйрь иттең.


Күңел кылыбыз - исән!
Өзелсә дә башкалары -
Туктамаган, куймаган:
Паганини* сыңар кыллы
Скрипкәдә уйнаган.
Гаҗәпләнмим.
Безнең менә
Соңгы кыл да өзелгән.
Ялгый-ялгый уйнаганга,
Моң көчлерәк... түзелә...


*Италиянең виртуоз скрипкачысы.

Чиле-пешле тиз үрчи
Чыгымнардан куркып тормый,
Ашамаса ашамый;
Ябырылып концерт карый,
Милләттәшен ташламый.
Такмакчылар саны тиздән
Өч меңгә, ди, җитәсе.
Ничә «җырчы» күтәрәлер
Татар халкы җилкәсе?!


Алар өчен «борчылам»
Алда еллар бик өметле:
Юлда хәвеф бетәчәк.
Машиналарны бик тиздән
Робот «шофёр» йөртәчәк.
Кагыйдәне төгәл үтәп
Ипле, салмак чабарлар.
...Гаишниклар ришвәт-керем
Инде кайдан табарлар?


Аңлатып кара инде
Мы есть то, что едим.
Табиблар вәгазе.
Туры килеп бетми торган
Әйтемнең күптер саны.
Кытайлар ак дөге ашый,
Үзләре нигә сары?


Сыналган ысул
Чибәр ханым доктор була ала,
Уңай тавыш җыя шунда ук:
Академикларга күренәлсә,
Кандидатом сердечных наук...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading