16+

Хыянәтче ирне ничек кире кайтарырга?

Гомерлеккә тугры булам, дип вәгъдәләр бирешкән парларның, вакыт узгач, төрле сынаулар алдында калуы гадәти хәл. Гаиләдә савыт-саба шалтырамый тормый. Анысы бер хәл, тик кайчак гамәлләр хыянәткә кадәр барып җиткәндә, хатын-кызга нишләргә?

Хыянәтче ирне ничек кире кайтарырга?

Гомерлеккә тугры булам, дип вәгъдәләр бирешкән парларның, вакыт узгач, төрле сынаулар алдында калуы гадәти хәл. Гаиләдә савыт-саба шалтырамый тормый. Анысы бер хәл, тик кайчак гамәлләр хыянәткә кадәр барып җиткәндә, хатын-кызга нишләргә?

Сериаллардагы кебек, барысын да ташлап, горур гына, билгесезлек кочагына ташлану үзе бер ахмаклык булыр иде. «Адашкан» ирне гаиләгә кайтару һәр хатын-кыз өчен күпкә отышлырак булачак.

Монда аек акыл һәм ашыгып эш итмәү сорала. Күңелгә нык авыр булса да, үпкә, рәнҗү, гаепләүләрне онытып тору киңәш ителә. Алда ике генә юл икәнлеген онытмыйча, тагын бер кат уйлап, тиз арада карар кабул итәргә кирәк: аерылышыргамы, әллә иңгә-иң яшәгән парыгызны кире кайтарыргамы? Кеше сүзен тыңлаганчы, йөрәгегезне тыңлагыз, утка май сибеп, сезгә зыянга киңәш бирүчеләр дә табылырга мөмкин. Шуңа күрә, мөмкин булса, психолог белән киңәшләшеп алу да комачау итмәс. Әгәр ирегезне гаиләгә кайтарырга булгансыз икән, түбәндәге биш киңәш сезгә файдага булыр.

КИҢӘШ №1

Әгәр ирегезнең кабат сезнеке булуын телисез икән, берни белмәгән булып кыланыгыз. Иң үтемле «корал»­ларның берсе – үзегезне нәкъ менә шулай тоту. Көрәштә җиңеп чыгасыгыз килсә, көтелмәгән гамәлләр ясый белегез. Ир хыянәте турында белгән хатын-кыз, гадәттә, нишли? Әлбәттә, тавыш чыгара. Тик бу сезнең файдага түгел. Тыныч булыгыз һәм мескенләнмәгез.Әйе, бу авыр, тик мөмкин.

Берничә ел элек бер танышымның гаиләсенә дә шундый зур сынау узарга туры килгән иде. Иренең телефонында очраклы гына «сөек­лем» дип язылган номерны күреп алган ханымның аяк астыннан җир убылгандай була. Ул тиз арада үзен кулга ала һәм берни булмагандай йөри бирә. Әмма үзе хакында белдерергә теләгән сөяркә, танышымның номерын табып, шалтыратудан да тайчынмый. Иренең читтә чуалуы турында белгән ханым аптырап калмый: «Танышуыбызга шатмын. Иремнең сөяркәләре күп инде аның, барысын белеп тә бетереп булмый, гафу итегез. Иремне бик яратсагыз, үзегезгә алыгыз, мин аннан туйган идем инде. Барыбер фатир да, машина да минеке, мин берни дә югалтмыйм. Үзенең спид белән авыруы хакында әйткән булгандыр инде», - дигәч, теге хатын, телсез калып, телефонны ташлаган һәм бөтенләй юкка чыккан. Әлбәттә, мондый реакциягә әзер булмаган сөяркә җиңелде, ә бу ханым җиңеп чыкты. Бүгенге көндә әлеге гаилә бик матур гына яши, бер ел элек өченче сабыйлары туды.

КИҢӘШ №2

Дуслары белән мөнәсә­бәтләрегезне җанландырып җи­бәрегез: аларга шалтыратыгыз, кунакка чакырыгыз. Аларга ирегезнең хаталары турында сөйләп, елап, аны оялтырга тырышмагыз. Киресенчә, шат булыгыз һәм бәйрәм ясагыз. Ирегез, сездән киткән очракта, аларны да югалтуын аңлаячак, чөнки сезнең дусларыгыз да уртак икән бит. Ирләр бер-берләрен хупларга яратсалар да, сөяркә мәсьәләсендә киресенчә булырга мөмкин. Хатынына әллә ничә тапкыр хыянәт иткән булса да, ир кеше дустының сөяркәсе белән кунакка килүен өнәп бетермәячәк.

КИҢӘШ № 3

Ирегезнең әти-әнисе, туганнары, коллегалары белән мөнәсәбәтләрегезне ныгытыгыз. Гадәттә, гаиләсен ташлап киткән ирдән якыннары йөз чөерә. Сөяркәсе белән генә калып, төрле проблемаларга баткан ир бер көн ялгышуын аңлаячак. Элеккеге тормышын, якыннарын сагынып, ул кире кайтачак.

КИҢӘШ №4

Хыянәтче ирне кире кайтаргансыз икән, җиңел сулап, тезгенне ычкындырмагыз. Ниндидер нияте булып, аны гамәлгә ашырмаган ир теләсә кайсы вакытта шартларга мөмкин булган мина кебек: бүген булмаса, өч-биш елдан «уянырга» мөмкин. Ир кеше үзара мөнәсәбәтләрдә нәрсәнедер үзгәртергә тели икән, димәк, сезгә дә үзгәреп, «сөяркә» ролендә булырга туры килүе бар. Үзгәрмисез икән, әлеге биш киңәш икенче тапкыр сезгә ярдәмгә килмәячәк.

КИҢӘШ №5

Ирегезне тәнкыйтьләүдән туктагыз. Хатын-кыз, иренең сулга йөри башлавын белүгә, сөяркә турында ләм-мим булса да, кирәкмәсә дә бәйләнеп, аптырата баш­ларга мөмкин. Андый хатын белән яшәү түзеп булмаслыкка әйләнә. Шулай итеп, ул бертуктамый «кан эчүчедән» китәргә җыенган иргә юл гына ача һәм: «Мондый явыз белән яшәгәнче, китүең хәерле», – дип, үзеннән гаепне аударып, китәргә мөмкинлек бирә. Сез үзегезне ирегезнең дуслары да: «Юләр, шундый хатыннан китәләрмени?!» – дип әйтерлек итеп тотарга тиеш.

Аңа элеккеге ­гөнаһларын исенә төшереп тормагыз. Шу­ны да онытмаска ки­рәк: начар дигән хатынның, бик әйбәт дигән сөяркәгә караганда, мөмкинлекләре күбрәк. Иң яхшысы – әлеге киңәшләрнең сезгә кирәге чыкмасын.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X